Шәһри Казан

Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың

Трактор гөрелтесе бу көннәрдә республиканың барлык районнарында ишетелә. Игенчеләр чәчүдә. Һава шартлары начар тору аркасында кыр эшләре бер атнага соңрак башланса да, аны вакытында тәмамларга тырышалар. Ә географик өстенлекле кайбер районнар исә башкалардан алдарак кереште. Аксубай шушы исемлектә. Азнакай, Сарман, Зәй, Нурлат, Чистай игенчеләре белән берлектә иң беренчеләрдән булып җиңнәрне...

Трактор гөрелтесе бу көннәрдә республиканың барлык районнарында ишетелә. Игенчеләр чәчүдә. Һава шартлары начар тору аркасында кыр эшләре бер атнага соңрак башланса да, аны вакытында тәмамларга тырышалар. Ә географик өстенлекле кайбер районнар исә башкалардан алдарак кереште.
Аксубай шушы исемлектә. Азнакай, Сарман, Зәй, Нурлат, Чистай игенчеләре белән берлектә иң беренчеләрдән булып җиңнәрне сызгандылар. Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың, дигән халык. Алдан чәчәргә аларга табигать ярдәм итте. Чөнки район көньякта урнашкан. Эре инвесторлар да, крестьян-фермер хуҗалыклар да бертигез кереште эшкә.
- Техникага йөк зур. 82 мең гектар чәчүлек җирләре бар. Монда көзге культуралар да, күпьеллык үләннәр дә, шикәр чөгендере, солы, борчак, арпа керә. Көзге культуралар кышны әйбәт чыкты. Яңадан чәчәргә туры килмәде, - ди Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.
Кырларда, күңелләрне сөендереп, трактор гөрелтесе ишетелә, эш кайный.
- Көзге культураларны тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләрен инде узган атнада тәмамладык (районга 30 апрельдә барган идек. - Ред.). Солы чәчәбез. Орлыклар барысы да тикшерү узды, чәчүгә яраклы. Барлык агрегатлар кырда, - дип эш кырын күрсәтә «Актай» хуҗалыгы рәисе Иван Шугаев.
Соңгы еллардагы сынаулар аларга кагылмый үтмәгән, менә ике ел инде яфрак асты тукландыруын башкаралар. Бу чара корылык вакытында югалтуларны киметергә ярдәм итә.
Авыл хуҗалыгына яңа ел белән яңа сынаулар да килә. Ел башында икътисади кризис дип борчыдылар. Әмма дәүләт, тармактагы югалтуларны киметер өчен, шактый ярдәм күрсәтте. Ташламалы ашлама алу өчен субсидия бирде, ягулык материаллары белән нефть компанияләре тәэмин итте.
- Борчулар юк түгел, бар иде. Әмма дәүләт ярдәме, шулай ук сөт, ит сатудан кергән барлык акчаны язгы кыр эшләренә җибәрдек. Хәзер барлык техника кырда. Эш ике сменада алып барыла. 14 майга төгәлләргә уйлыйбыз, - ди Камил Гыйльманов.
Яз кояшы ашыктыра
Гыйльфан Әхмәтов, Саба районы Олыяз хуҗалыгы җитәкчесе:
- Яз соңгарак калып килде. Әлегә чынлап торып чәчүгә керешмәдек, басуларыбыз урман буенда булганга өлгереп җитмәде. Бүгенге көндә дым каплатуны тәмамлап киләбез. Кыштан уҗымнар яхшы гына чыкса да, бүгенге һава торышы алар өчен бик уңай тэсир итә дип әйтмәс идем.
Шәйдулла Сәләхов, Арча районы «Ак Барс Агро» хуҗалыгы җитәкчесе:
- Җир тигез өлгереп килә, дым беткәнче, чәчеп өлгерергә кирәк. Кояшлы, җилле көннәр эшне тагын да ашыктыра. Техникалар да төзек, кешеләр дә җитәрлек, эшләргә генә кирәк. Табигатькә тел-теш тидерәсем килми, күптән түгел генә яңгырлар да яуды. Ходайдан узып булмый, хәерлесе булсын.
Радик Зиннәтов, Питрәч районы «Ак Барс Питрәч» хуҗалыгы җитәкчесе:
- Эшнең бик кызу чагы - «полный разгар». Эш мәйданы шактый зур, хуҗалык карамагында күпьеллык печәннәрне кертеп, 25 мең гектар чәчүлек җирләре бар. Тырмалауны, ашлама кертүне тәмамладык. Чәчүнең якынча 35 проценты беткәндер. Һава торышына килсәк, май ае ноябрь аена туры килә. Ул айда явым-төшем булмады, май да коры килмәсә ярар иде дигән шик бар. Иң мөһиме - тырышып эшләргә кирәк, Аллаһы Тәгалә безнең тырышканны күрми калмас.
Ләйсән Сабирова,
Зөлфия Хәлиуллина,
Дамир Бәдриев әзерләде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: