Җәй аена, гомумән, табигатькә мәдхия укысак та, тормыштагы бар нәрсәләр дә син теләгәнчә генә булмый. Булмаячак та!
Шунлыктан, барлык җәйләр дә бик җиңел, җиләк-җимеш, яшелчә генә ашап, ял итеп, кояшта арт ягыңны кыздырып ята торган гына булмый. Без бала вакыттагы җәйне языйм әле.
Иң башта яз башлану белән кыш дәвамында яуган карлар салам түбәле лапас-кура өсләреннән аска төшерелә. Соңынтын аларны икенче кат сарай стеналарыннан читкә табарак атасың. Урман, урман як басуларыннан төшкән язгы сулар өчен өй каршындагы урганак, бакча башындагы кара мунча яннарында да канаулар казыла.
Бәрәңге бакчасындагы җирләр кипшенә башлау белән, ел буена сыер, сарыклар тарафыннан барлыкка китерелгән тирес носилкалар ярдәмендә бәрәңге үсәчәк җирләргә түгелә. 15 сутыйлык бакча, кул көрәге белән казылып, бәрәңге утыртыла.
Бу вакытларда язгы чәчү эшләре төгәлләнеп, авылларда сабан туйлары уза. Сабан туйлары узу белән халык печәнгә төшә. Безнең Саба якларындагы туфрак кызыл балчыклы – көлсу. Басулар ерганаклар белән капланган. Мишә елгасы буендагы болынлыклар юк дәрәҗәсендә. Кеше кайдан таба ала, шуннан печән юнәтә. Урман тирәсенә барып йөрерлек хәле булмаган карт-коры кукуруз басуындагы эт эчәгесе, алабута, кишер үләне, сөтле билчән, күкчәчәк кебек үләннәрне йолкый. Көз җиткәч, бәрәңге сабакларын урып киптерәләр. Шушы сары чәчәкле сөтле билчәнне йолкырга минем дә йөргәнем булды. Тачкамның як-ягына берәр чиләк эләм. Яланкул йолкыганлыктан, билчәннең энәләре кадалып, уч төпләре яна, кызыша башлый. Әмма ике чиләк үләнне бер оя каз балалары бер утыруда ашап бетерә. Үзара нәрсәдер сөйләшеп, каңгылдашып куялар. Әтинең узып барган чагы булса: “Кара син аларны. Сиңа болар рәхмәт әйтәләр ич”, - дип салпы ягыма салам кыстыра. Мин ышанырга да, ышанмаска да белмим. Әмма шул сүзләрдән соң бик рәхәт булып кала. Без хәтта аерым елларда 40-60 башка җиткән үрдәк балаларына имән чикләвеге дә алып кайтып ашата идек. Олыраклары бер ашауда 14 чикләвек йота һәм су буенда рәхәтләнеп ята. Аларның итләре искиткеч тәмле. Чәйнәп торасы да юк – авызда эреп кенә китә. Эшләгәндә бик өлгерлек күрсәтмәсәк тә, ашаганда шактый зур тырышлык күрсәтә идек.
Без ел саен, нарат кәлшәләре утыртылган бер урман посадкасы алып, шуннан бер трактор йөге кипкән печән алып кайта идек. Бу күләм мал лапасларының ярты өлеш түбәсен дә тутырмый. Калган өлешен ике тәгәрмәчле кул арбасында ташыдык. Һәр көнне урман ягына ике юл. Алты яшьтә җигелеп, арбаны унынчы сыйныфны тәмам иткәнчегә кадәр тартырга туры килде. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, әмма мин шул ике тәгәрмәчле арбабызны сагынам. Әти аны бик матур, җиңел, уңайлы итеп ясады. Әти ничек кенә итеп булса да безнең хәлне җиңеләйтергә тели иде. Шунлыктан, арбаның күчәрен солидол белән гел майлап торды. Ул арба минем төшләремә керә.
Бу хәлләргә ярты гасырдан артык вакыт узган. Шул еллар арасында Җиләк елгасын актарып бетергәннәр. Ул танымаслык. Анда инде җиләк, какы, кузгалаклар үсми. Анда бары тик ак таш... Инде мин үзем дә шәһәр кешесе. Ләкин җәйге иртәләрдә күктәге якты кояшка, газоннардагы яшел үләннәргә күзем төшкәндә, иң башта әти, арба, урман юлы искә төшә. Әти чапкан чакта чыккан үлән исе борыныма килеп бәрелә. Шул чакларда искиткеч рәхәт булып, аяк буыннарыма чаклы турая төшәләр. Мин яшәреп китәм. Күңел түрендә олы бер сөенеч йөрәгемне сыйпап уза. Ул исләр мине үзләре белән балачагыма ияртеп китәләр. Инде җитмешнең аръягында басып торсам да, күңелем белән мин әле һаман да сабый. Күпчелек кордашларым пенсиядә ветеран булып, хөрмәтле кешеләр исәбендә. Ә мин һаман яшь. Ул картлык миңа килер микән?
Миңа калса, әнә шул балачак хатирәләренең мине үзләреннән җибәрәселәре килмидер сымак. Бәлкем, әтиемнең күктәге рухы үзенең төпчек улын саклап, яклап, хәленнән килгәнчә ярдәм итеп торадыр? Шулай хыяланып торган чакларымда авылда иң яхшылардан саналган атын колхозга биргән, Совет властен яклап гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашкан инвалид әтиемне кызганам. Совет хөкүмәте, аның җирле органнары әтине онытты. Ул безне ияртеп, титаклап булса да ике тәгәрмәчле кул арбасы белән утын, печән ташып, тормышын алып барды. Ирләре сугыш кырларында ятып калган карчыкларга хәленнән килгәнчә ярдәм итеп яшәде. Без югары белем алып, әтиләрнең тырышлыклары аркасында тормышта үз юлыбызны таптык.
Печән эшләре арасында бәрәңге бакчасындагы чүпләр уталып, аларның төпләре иң кимендә ике кат өелделәр. Печәннән соң кышлык утын хәзерли башлыйсың. Өч морҗа башы – өй, мал өе һәм мунча. Кара мунчабыз үзебезнең очтагы кешеләрнең дә юыну урыны иде. Безгә нилектәндер гел карама агачының утыны туры килде. Бу агач бик зур авырлык белән генә ярыла. Агач утын тукмагы, агач һәм тимер чөй, кувалда чүкече, иң мөһиме – кул пычкысы безнең кораллар нисбәтеннән булдылар. Шушы эшләр арасында яшелчә, җиләк-җимешләргә дә су ташып сибәсе була. Тугызынчы сыйныфта укыганда карлыганнар өчен суны җилкә саен берәр көянтә, кулларыма да чиләкләр тотып, бер юлы алты чиләк су алып кайтуым исемдә. Ике тапкыр чишмәгә төшсәң, унике чиләк – 120 литр су кайта дигән сүз.
Шулай итеп, печән, утын, җиләк, шомырт, миләш, урман чикләвекләренә дә барып йөри торгач, бәрәңге казу эшләре башлана. Мәктәптә укыганда, иң башта колхоз-совхозларныкын алып бирәсең. Ял көннәрендә үзебезнең бакчаныкын чүплисең. Менә шулай итеп яши торгач, ямьле җәйләрнең узып киткәне сизелми дә.
Нинди рәхәт, күңелле һәм искиткеч файдалы булган ул минем балачак. Аның урмандагы арба тәгәрмәчләре ясаган чокырлардагы меңнәрчә кортлар мыжлап торган суын баштагы кепка белән сөзеп эчү искиткеч истәлек. Белсәгез иде балачактагы шул болганчык, аксыл-кызгылт төстәге суның тәмлелеген. Андый суларны син бүгенге көннең “иң крутой” супермаркетларында да таба алмыйсың. Әнинең әйтүе буенча, ул су белән җиләк, чикләвеккә йөрүче карчыклар тәхәрәтләрен дә яңарткан. Булсын. Әллә нәрсә булсын, искиткеч су, көч бирә торган үзе болганчык, үзе кортлы су...
Урманда пешкән аш, урманга менгәч куян ипиенә әйләнгән, авыл мичендә пешкән икмәк, какланган каз ите, өлгергән беренче кыяр, самавыр эчендә пешкән тавык йомыркалары, калак белән каерып ала алмаслык авыл каймагы. Бу ризыклар шул еллардагы иң тәмле, затлы ризыклардан саналды.
Шул чаклардагы иң читене – печән чапканда тир белән тәнгә ябышкан күлмәк аша кигәвеннең тәнеңне умырып алуы. Бер тешли, ике, өч... Түзмисең, ачу белән бар көчеңә китереп сугасың. Эссе көннәрдә урман һавасы болай да парлы, сулыш алулары читен. Ә сиңа әллә нәрсәләр булып бетсен – печәнеңне чабарга, киптерергә, чүмәләләргә салып куярга кирәк. Монда сиңа: теге-бу төшем авырта, хәлем бетте... кебек графаларга урын юк. Бу – авыл кешесенең яшәү рәвеше. Ничек кенә авыр булмасын, кеше түзә.
...Матур җәйләр бернәрсәгә дә карамыйча, үз вакыты җиткәч, килеп җитә. Ул элекечә, безнең балалык елларындагы сыман матур итеп, ямьсез дөньяны да матурлап, аллы-гөлле чәчәкләренә төренеп килә.
Укучым! Сезгә матур, бәхетле һәм бәрәкәтле җәйләр теләп калам.
Габдулла Исмәгыйлев
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар