16+

Без бит Арча яклары

Узган атнада Кәрим Тинчурин театрында арчалылар очрашты. Арча - татар халкына берсеннән-берсе олуг язучыларны, укымышлы, зыялы шәхесләрне биргән төбәк. Шөкер, бүгенге буын да үзенең асылыннан аерылмый, фойеның иң түрендә зур китап күргәзмәсе иде.

Без бит Арча яклары

Узган атнада Кәрим Тинчурин театрында арчалылар очрашты. Арча - татар халкына берсеннән-берсе олуг язучыларны, укымышлы, зыялы шәхесләрне биргән төбәк. Шөкер, бүгенге буын да үзенең асылыннан аерылмый, фойеның иң түрендә зур китап күргәзмәсе иде.

Күңелне яулаган кү­ренеш Шурабаш авылыннан ветераннар ансамбле булды. Килгән кунакларны каршы алып, тәнәфестә һәркемне биетеп, җырлатып торган бу абый-апаларда күңелгә бик тә тансык һәм кадерле булган эчкерсезлек, киң күңеллелек, тапкырлык, сабырлык һәм уңганлык сыйфатларының һәркайсын күрергә була иде.

- Арча ягы татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, милли рухын саклый. Елга бер мәртәбә Казанда менә шулай очрашу күптәннән килә торган матур традиция. Үзара аралашу, якташларның бер-берсен барлап торулары бик кирәк. Моның өчен әллә ни чыгымнар да сарыф итәсе юк, иң мөһиме, теләк, - ди Вагыйз Мингазов, Дәүләт Советы депутаты, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе.

«Арча якташлыгы» җә­мәгать оешмасының барлыкка килүенә 12 ел, соңгы ике елда аны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Казанбашта туып үскән Фәнис Мөсәгыйтов җитәкли.

- Якташлар җәмгыятенең төп эшчәнлеге туган авылларыбызга, аның кешеләренә ярдәм итүне күздә тота. Аралашу безне берләштерә. Соңгы вакытта сайтны яңарта башладык, апрель ахырына әзер булыр, дип уйлыйбыз. Аның аша да якташлар аралашып, бер-берсенең хәлләрен белешеп торырлар. Арчада яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга булышу йөзеннән, хәйрия концертлары үткәрдек. Хәзер Казанда яшәүче һәм укучы арчалыларны барлыйбыз. Хәтта эшкә урнаштыруда ярдәм итүне сорап килүчеләр дә бар. Мөмкинлектән чыгып, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Шуңа күрә инде без якташлар, - ди Фәнис Мөсәгыйтов.

Иҗадилык арчалыларның канындадыр инде ул. Район башлыгы Илшат Нуриев та райондашларына булган җылы мөнәсәбәтен шигъри юллар белән белдерде.

- Бездән бик күп таныл­ган шәхесләр чыккан. Без аларның барысын да яратабыз һәм хөрмәт итәбез, - диде ул. - Кеше нинди генә үрләр яулап, нинди генә зур уңышларга ирешсә дә, туган ягын, туган нигезен, балачагын онытмый. Мин үзем дә күңелемдә гел шул шук малайдырмын сыман. Арча районы республика икътисадына үзенең саллы өлешен кертә. Арча үзе дә үсә, ныгый, анда бик күп төзелеш эшләре бара. Рөстәм Миңнеханов та җиде ел ­Арчада эшләп киткән кеше. Бүген дә без аның ярдәмен бик нык тоя­быз. Ул бүгенгәчә андагы һәркемне исемләп белә, һәркайсының хәлләрен сорашып тора. Министрларның өчесе безнең районнан, - диде ул.

Очрашу Арчада чыккан сәхнә йолдызлары һәм районнан килгән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Залда утыручылар арасында да республикада билгеле олпат шәхесләр бихисап иде.

Арча районы якташлыгы концерт-тамашасыннан фото-репортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading