Шәһри Казан

Безнең таулар кемнеңдер кесәсенә «алтын йомырка» сала

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның «Чупай халкы өчен борчылам» дигән язмасы күңелдә йөргән бик зур борчу йомгагын чишеп җибәрде. Ә йомгакка мәсьәләләр чорнала башлаганга да унберенче ел киткән.


Әлмәт районы Чупай урта мәктәбен тәмамлап, 2001 елда мин Казанга укырга килдем. Тәнем башкалада булса да, җаным туган авылда калды. Укыткан мөгаллимнәрем, туган мәктәбем сагындырды. Ул вакытта без мәктәптә йөзгә якын укучы белем алдык, төрледән-төрле чараларда катнашып, тирә-якта шөһрәт яулап, җиңүләргә ирештек. Быел тулаем мәгариф системабызны пыран-заран китергән «шартлау» безнең Чупай мәктәбен дә унбер еллыктан башлангычка әйләндерде. Әлбәттә, җирле халык белән киңәшү, ниндидер җыелыш җыю булмады. Җитәкчелек мәктәпне «рентабельле түгел», «зыянга эшләүче» дип тапты. Халыкта да элекке еллардагы үҗәтлек, үз кисәгең өчен башкаларның бугазын чәйнәргә әзер булу шактый сүрелде. Кемдер балаларын күрше авыл мәктәбенә озатты, кемдер бөтенләй күчеп китте.
Мәктәп Чупай авылының мәдәният үзәге дә иде. Чөнки без үскәндә үк инде Хәлил Мәхмүтов телгә алган мәдәният йортын җимереп ташладылар. Моңа 20 еллап вакыт үткән. Авылга клуб салу турындагы махсус «программа» эшли. Анда «5 елдан 5 елга килеп, авыл үзәгендә клуб салу өчен махсус бүлеп бирелгән җирне казыштырып торырга» дип язылган бугай. Юкса йә ул җирне ике хуҗалык утырырлык итеп сатарлар, йә биредә клуб төзерләр, 5 ел саен килеп чокуны модага кертмәсләр иде. Тик бу урын һаман, чүплек оясына әверелеп, кычыткан-тигәнәк үстереп, авыл үзәгенең ямен бетереп утыра бирә. Инде мәктәбе, яшьләре булмаган авылга аның кирәге бармы икән?! Республиканың ничәмә-ничә шәһәренә төзелеш өчен таш биргән авыл үзенә бер клуб кына сала алмыйдыр шул.
Әйе, Хәлил абый, Сез эшләгән еллардагы таш карьеры хәзер юк инде. Аның урынына «чүп базасы» ясамакчылар иде. 90 нчы елларда халык саклап калды. Урынына таш һәм таш чыгаручылар музее урнаштырырлык җирләр хәзер шулай исраф булып яталар. Экспонат булырдай корал-техника да юкка чыгарылган. Ә авылның егермеләп сыеры кәҗәләр кебек тау кыяларында йөрергә, биредә тупланып хәл җыярга өйрәнгән инде!
Авыл тирәсен әйләндереп алган таулар, чыннан да, кемнеңдер кесәсенә «алтын йомырка сала». Комны, щебенканы «гаскәре Чыңгыз кеби» тезелгән «КамАЗ»лар ташып кына тора. Тиздән «Арча кыры»нда утырган кебек, яп-ялангач калабыз бугай. Картлар: «Безнең авыл чокырда, таулар астында булгач, җил-давыл тими», - дип шатлана иде.
Хәлил абый! «Авылны су басмасмы?» - дип борчылгансыз. Юк, булмас! Чөнки узган ел ничә чишмәбез, коебыз кипте, буа-күллекләр корып бетә язды, инештә каз-үрдәк тамак чылатырлык су калмады. Төбәгебездән, гомумән, су кача. Җирле халык: «Су бетсә, нишләрбез, нәрсә эчәрбез?» - дип пошаманга калды.
Проблемалар зур, мул һәм киңкырлы. Авылга халык хуҗа түгел. Барысының да башы шуңа барып тоташа. Чупай мәктәбендә белем алган укучылардан икебез 2009 елда кандидатлык диссертацияләре якладык, бу мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе, югары белем алып, төрле мәртәбәле урыннарда эшли. Ә 2011 елдан бу мәктәп тиешле белем бирми торганнар исемлегенә кергән икән! Менә тамаша! Димәк, без фән кандидатлары да тиешле белем алмаганбыз булып чыга инде бу! Гарьлек!
Әбинең сеңлесе мәрхүмә Сәйдәнур апа сөйли торган иде: «Ташны ничә еллар кул белән төядек, беләкләр дә таш булып катты. Биек кузовларга күтәреп ыргытканда, аска сиеп җибәргән чаклар аз булмады...» Ике таш төялгән машина арасында калып, баш сөякләре чәлпәрәмә килгән, ел буе хастаханәдә ятып, көчкә исән калган Сәйдәнур апайның маңгай җөйләренә карау авыр иде... Менә шулай төзегән ул сала кызлары - бахыркайлар хәзер авылны йота барган шәһәрләрне. Ә үз оныкларына кичке уенга чыгарлык бер клуб салырга таш алып кала алмаганнар.
Вәгъдәләр күп. Ышаныч та юк түгел. Бәлки, безнең бертуган Туйкиннар, Ф.Кәрими, Р.Фәхретдин, Җ.Рәхимов, Г.Рәхим, Җ.Дәрзаман кебек милләт улларын биргән төбәкнең үзәгендә утырган Чупайны да игътибарсыз калдырмаслар.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    545
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    456
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    342
    0
    0
Ночной режим