16+

“Бүгенге вазгыятьтә чит илдән кергән техниканы үзебездә җитештерелгәнгә алыштыру эше алып барыла”

Быел республикада чәчү мәйданнары 2,72 миллион гектарны тәшкил итәчәк. Аларның 1,6 миллион гектары – бөртеклеләр, техник культуралар – 375 мең гектар, бәрәңге, яшелчәләр – 6,6 мең гектар. Соңгыларының мәйданнарын быел 10 процентка арттырырга ниятлиләр.

– Орлыклар белән тәэмин ителешкә килгәндә, бөртеклеләр – 115 процент, кукуруз – 92 процент, шикәр чөгендере – 77 процент, көнбагыш – 75 процент, азык культуралары– 761 мең гектар, – дип белдерде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәбаров журналистларга.

Язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 770 чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Аларның әзерлеге – 96 процент.
– Республикадагы тракторларның 10 проценты һәм туфрак эшкәртү, урып-җыю машиналарының 30 проценты чит илдән кайтарылган. Аларны ремонтлау өчен ел саен якынча 4,5 миллиард сум сарыф ителә. Аның 2,7 миллиард сумы чит илдән кертелгәннәргә. Билгеле сәбәпләр буенча, запас частьләргә бәяләр артты. Килеп туган вазгыятьне истә тотып, чит илдән кергән техниканы үзебездә җитештерелгәнгә алыштыру, башка илләрдән кертү каналларын эзләү эшләре алып барыла. Республикада чит илдән кайтарылган техникага ике меңнән артык деталь эшли ала торган предприятиеләр бар, аларның бәясе ике-өч тапкырга кимрәк, – диде министр.   

Чәчү кампаниясе өчен 35 мең тонна дизель ягулыгы таләп ителә.
Фото: https://agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading