16+

Биектауда 3 000 баш умарта оясы үлеп беткән

Шушы көннәрдә Биектау районы умартачыларының бал кортлары кырыла башлаган. Алар моны кырларны эшкәрткән химикатлардан күрә. «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Алмаз Шакиров сүзләренчә, бер умартачының ике баш, икенчесенең ике дистә, калганнарының аннан да күбрәк корт оясы агуланып беткән.

Биектауда 3 000 баш умарта оясы үлеп беткән

Шушы көннәрдә Биектау районы умартачыларының бал кортлары кырыла башлаган. Алар моны кырларны эшкәрткән химикатлардан күрә. «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Алмаз Шакиров сүзләренчә, бер умартачының ике баш, икенчесенең ике дистә, калганнарының аннан да күбрәк корт оясы агуланып беткән.

Иң зур зыян Ташлы Кавал авылында яшәүче Хәбибуллиннар умарталыгына килгән. Аларның 200 корт оясы агуланган.
–    Аларның умарталары кышны чыга алмастыр, кортлар бик көчсезләнгән. Исән калганнары да үлеп бетәр дим. Биектау районының ярты умарталыгы агуланды дияргә була. Шуман авылыннан Нагорный бистәсенә кадәрге участокта урнашкан алар. Ике атнадан бирле умартачылар кортлары үлүе турында хәбәр итә. Хәтта буе ике метр булган ир-ат та елап шалтыратты. Умартачылар моны Бөреле хуҗалыгының расп кырларын агулавы белән бәйләп аңлата. Куркынычлыгы беренче класслы булган агу кулланалар дигән фараз бар. Югыйсә авыл хуҗалыгы шул кортлар аркасында яши. Кырда гына түгел, урманда үсә торган үсемлекләрне дә кортлар серкәләндерә. Менә шуларны аңлап эш итсәләр иде. Үсемчелек белән шөгыльләнүчеләр арасында умартачылар белән килешеп эшләүчеләре дә бар, әлбәттә. Фермер Марат Хәмдиев карабодай кырына 3 нче класслы химикат сибәсен хәбәр иткәч, кортлар үләчәк бит дип, бу уеннан кире кайтырга өндәдек. Шуннан ул башка куркынычсыз препарат белән эшкәртте. Кортлар да исән, карабодай да үсеп утыра. Теләгәндә, аңлашып була бит. Аның кебек егетләребез күбрәк булса иде, – ди Алмаз Зәкәриевич. 

Әңгәмәдәшем кырларны агулауның кешеләр өчен дә куркыныч булырга мөмкинлеген кисәтә. Бигрәк тә җиләк, гөмбә чорында, кешеләр йөри торган басуларга да эләгергә мөмкин бит ул агу, ди умартачы.  

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, узган ел Мәскәүдә бәя куючылар бер умарта оясының хакын 32 мең сум дип бәяләгән. 200 башны акчага күчереп сиәпләгәндә, Хәбибуллиннар 6 миллион сумнан артык зыян килгән. 

Эльмира Хәбибуллина белән элемтәгә кереп караган идек, ул бу турыда сөйләшәсе килмәвен әйтте. Бу аңлашыла да, берничә көн эчендә шуның кадәр кортың үлеп бетү умартачы өчен әйтеп бетерә алмаслык зур хафа. 

Сүз уңаеннан: бу көннәрдә бал кортлары Питрәчтә, Азнакайда һәм Лениногорскида да үлгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading