16+

Әбигә мырауҗан һөҗүм иткән

Йомгак кебек йомарланып йомшак урында мыр-мыр килеп йоклап ятучы песи ерткыч юлбарыс нәселеннән, имеш. Ай-һай, дия идем моңарчы.

Әбигә мырауҗан һөҗүм иткән

Йомгак кебек йомарланып йомшак урында мыр-мыр килеп йоклап ятучы песи ерткыч юлбарыс нәселеннән, имеш. Ай-һай, дия идем моңарчы.

Соңгы тапкыр авылга кайтып килгәч, фикерләр үзгәрде. Әле соңгы араларда гына да ике песи хуҗаларына ташланган. Күрше авылда туксан яшьлек әбине, яраткан песие тешләп, хастаханәгә үк илтеп салганнар. Менә шуннан соң әйт инде песи юлбарыс нәселеннән түгел дип.
Монысы, әлбәттә, бераз шаярту гына, төп сәбәп песинең үз асылына кайтырга талпынуында түгел, ә котыру авыруы белән чирләвендә. Инде хәзер, йорттан йортка йөреп, песиләргә прививка ясыйлар. Сыерлар, сарыклар, хуҗасы ишеген ачмаса, абзарыннан беркая да китми. Ветеринария табибы киләсе бар дип, песи өйдә торамы икән соң? Балтач районының Арбор авылы Чепья участок ветеринария дәвалау йортына карый. Аның җитәкчесе ветеринария табибы Илгиз Гыйльмуллинга да шушы ук сорауны бирдем.
- Киләсебезне белдереп, авылларга алдан ук игъланнар элеп куябыз, - ди Илгиз Гыйльмуллин. - Котыру чире ияртеп берәүнең дә хастаханәгә кереп ятасы килми. Зурлар бер хәл, балаларга зыян салса, нинди зур борчу. Шуңа күрә халык, бу мәсьәләне аңлап ярдәм итәргә тырыша, песиләрне тотып, ябып куялар, ә вакциналар дәүләт тарафыннан бушка бирелә.
- Ни өчен нәкъ менә песиләр куркыныч тудыра, бер уйласаң, этләр усалрак кебек?
- Этләр күп вакыт бәйдә һәм алар хуҗалыктан бик ерак китми. Песи ул йөрергә ярата, чыгып китсә, әллә кайларга барып җитә, кыр тычканнарын аулап, басу-кырларны әйләнә. Тычканнар исә котыру авыруын таратучыларның берсе. Алар үзләре авырмыйлар, ә башкаларга ияртәләр. Песиләрнең үзләренә төлкеләр дә ташланырга мөмкин, алар арасында котыру авыруы нык таралган. Элекке елларда көтүгә йөри торган терлекләргә генә вакцинация ясала иде, хәзер хуҗа кеше теләк белдерсә, аркандагы хайваннарга да ясыйбыз.
- Ялгышмасам, Балтач районында котыру авыруы очраклары шактый еш очрый. Моның сәбәпләре нәрсәдә икән?
- Чыннан да, төньяк районнарда котыру чире ныграк таралган. Сәбәбен үз тәҗрибәмнән генә чыгып әйтә алам, рәсми расланган сүз түгел. Балтач районы Киров өлкәсе, Мари Эл республикалары белән чиктәш. Беркемгә дә сер түгел: ул төбәкләрдә ветеринария хезмәте безнең Татарстандагы кебек оештырылмаган. Икенче сәбәбе - җир эшкәртүдәге яңа алымнар. Соңгы елларда саламның күбесе туралып җирдә кала һәм җирнең өске катламы гына эшкәртелә, бу тычканнарга үрчү өчен менә дигән шарт тудыра. Котыру авыруы йоктырган терлекләрне дәвалап булмый. Аларның газаплануын күрү бик кызганыч күренеш, шуңа күрә саклану чараларын күрү бик мөһим.
Авыл җирендә мөгезле эре терлекләр, савым сыерлар гаилә әгъзасы кебек якын. Ул ашатучы-туендыручы да, керем чыганагы да. Хуҗалыкта сыерга зыян килсә, гаилә бюджетына шактый сизелерлек суга. Сыерымны югалтмыйм дисәң, песиеңне тотып, ветеринария табибын көтеп тә утырырсың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading