16+

Бизәкләремне сакларга, заманның ялтыравык калаена кызыкмаска дип васыять итәм

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында элек барлыгы 14 бизәкле йорт булган, диләр. Шуның икесе игез, ягъни бер төсле итеп эшләнгән. 

Бизәкләремне сакларга, заманның ялтыравык калаена кызыкмаска дип васыять итәм

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында элек барлыгы 14 бизәкле йорт булган, диләр. Шуның икесе игез, ягъни бер төсле итеп эшләнгән. 

Болганчык еллар, заман үзгәреше әнә шул “байлыкны” тарих киштәсенә күчергән. Истәлекләр телдән-телгә күчеп сөйләнсә дә, даны бүгенгә җиткән матурлыкны җуярга теләми Ринат ага Ибраһимов. Мәңгәрлеләр данын кире кайтарып, элеккеге осталарча йорт-җирен бизәкли – капка-коймалары, тәрәзә яңаклары да агачтан. Һәммәсен дә хушны алырдай итеп үзе чәчәкләгән, бизәгән! 

Булганына сокланып яши белми Ринат ага, һаман да остаханәсендә, баш күтәрми агачка бизәк төшерә!

– Капканың бизәкләрен үзгәртәм әле... Тамбов агач осталарының берничә үрнәген күрдем дә, тукта әле мин әйтәм, безнең авыл осталары да кайнаштырган моның ишене. Милли бизәкләрне җуярга ярамый. Капка йөзенә аю да өстим. Безнең нәсел бит аю кушаматлы! – ди Ринат ага. 

Кемдер иген игә, мал үрчетә, ул әнә пычкы чүбенә батып агач юынып, мәш килә. Һәр останың үз ипие!

– Оста барда дөньяны эше ямьләр, соңыннан даны яшәр, дигән борынгылар. Мин дан казаныр өчен эшләмим. Тик тора белмим. Нигеземдә Айрат улымның гаиләсе яши, аларның балалары үсеп килә. Читтәге оныкларым да гөр килеп кайтып йөриләр. Бабайның нигезе якты да, матур да, җылы да булырга тиеш ул! Иншаллаһ, оныкларым кулына калдырасы мирасым затлы, дип куанып эшлим. Бизәкләремне сакларга, заманның ялтыравык калаена кызыкмаска дип васыять итәм. Ә каерып алган иске бизәкләрне, кабул итсәләр, музейга бирәм. Бер дә булмаса мунча диварына элермен, – ди Ринат ага.

Шаярта әлбәттә. Әллә мунчасы йортыннан калышкан дисезме? Тик бер нәрсә кызык, коймаларын таштан койган ул. Басуда тәгәрәп яткан ташларны җыеп кайткан да, ипләп кенә кирмән дивары сыман өйгән. Татар авылына хас төзелеш түгел әлбәттә. Хикмәте – яшьлегендә ул Үзбәкстанда яшәгән. Андагыларның бер гадәте. 

– Дөньялар да чуалгач, сагына да идек, олыгаю ягында авышкач, хатыным Гөлфия белән туган якка кузгалдык. Өч балабызны монда аякка бастырдык, – ди Ринат ага.

Ипле картлыгында ул, шөкер, үз җирендә яши. Борынгылар әйтмешли, авылының солтаны! Олы Мәңгәрдәге иң матур йорт хуҗасы сүз дә юк, читтә дә шундый ук өй салып керә алыр иде. Ләкин, татар йортларына гына хас милли бизәкләрнең ямен читтә күрерләрме, тансык матурлыкка сокланып яши белерләр идеме?.. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading