Чит илдән кайтартылган чүлмәктәге гөлләрнең туфрагыннан сары черек авыруы табылган. Республикадагы кайбер хуҗалыклардагы сөтлебикәләрнең кан анализы начарланган, каротин күләме - 0,23-0,25 (норма 0,79-1,168 мг процент), селена - 2,1-3,5 (норма 4,7-11,0 мкг процент). Әлеге күрсәткечләрнең түбән булуы рационның бик яхшы булмавын дәлилли һәм бу терлекләрдәге матдәләр алмашуына начар йогынты ясарга мөмкин....
Чит илдән кайтартылган чүлмәктәге гөлләрнең туфрагыннан сары черек авыруы табылган. Республикадагы кайбер хуҗалыклардагы сөтлебикәләрнең кан анализы начарланган, каротин күләме - 0,23-0,25 (норма 0,79-1,168 мг процент), селена - 2,1-3,5 (норма 4,7-11,0 мкг процент). Әлеге күрсәткечләрнең түбән булуы рационның бик яхшы булмавын дәлилли һәм бу терлекләрдәге матдәләр алмашуына начар йогынты ясарга мөмкин. Быел җәй башында ук халыкның котын алган кара черки, зур кара чыршы мыеклачы («Большой черный еловый усач) карантинга ябылырга тиеш. Иректә очып йөргән бөҗәкне ничек итеп карантинга ябарга мөмкин? Россельхознадзорның Татарстан бүлекчәсенә караган «Татарстан төбәкара ветеринария лаборатория»сенә баргач, үземне беренче сыйныфта укый торган сабый төсле хис иттем. Бу лаборатория шул кадәр киңкырлы эшчәнлек алып бара ки, алынган мәгълүматны кыска вакыт эчендә истә калдырып та булмый. Баш миендә кайнаган «Нәрсә? Кайда? Ни өчен?» дигән сорауларны рәткә китереп бетермәле түгел. Алар терлек һәм үсемлек дөньясының куркынычсызлыгын, җитештерелгән ризыкның сыйфатын, авыл хуҗалыгы тармагының үсешен кайгырталар. Колорадо коңгызы кебек берәр корт басуларыбызны яулап алса, яисә, Аллам сакласын, берәр йогышлы авыру авылдагы сыер көтүендә таралса, кибет киштәсендәге казылыкта чир табылса, дигән уйлар гына да куркуга сала. Боларны булдырмас өчен, ничаклы җаваплылык, төгәллек, таләпчәнлек кирәк икәнлеген күз алдына китерү кыен түгел. «Татарстан төбәкара ветеринария лаборатория»сендә алып барылган эшчәнлек, тикшерүләр, эзләнүләр боларның барысына да киртә булып тора. Лаборатория Удмуртия, Чувашия, Ульяновск, Киров һәм Нижгар өлкәләренә хезмәт күрсәтә. Кыскача гына һәр бүлекнең эшчәнлегенә тукталып карыйк.
Токсикология, биохимия, микология бүлеге
Барыбыз да ишетеп белә һәм курка торган гормоннар, антибиотиклар, пестицидлар, микотоксиннарны биредә билгелиләр. Флюорат приборы суда һәм туфракта нефть продуктларының барлыгын күрсәтә. Авыр тозларны, макро һәи микроэлементларны да шушында «эзләп табалар». «Гамма Плюс» комплексы радионуклидларны контрольдә тотарга ярдәм итә. Радионуклидларның организмда булуын халык радиация нурланышы алу дип әйтә. Аның нәтиҗәләре - куркыныч авырулар, генетик тайпылышлар. Бүген моның өчен атом электр станциясендә булу кирәкми. Кеше организмына радионуклидларны кертүче булып икмәк, сөт, бәрәңге дә тора ала. Аларны йөгәндә тоту менә ни өчен кирәк.
Вирусология, генно-молекуляр диагностика
Кешеләр генә түгел, сыерлар да, кошлар да вируслар ияртәләр. Алар инде, үзләре генә авырып калмыйча, безгә дә йоктырырга мөмкиннәр. Үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын, дип шаяртсак та, кайдан нинди ит сатып алганыңны белмәсәң, Аллам сакласын, ризык дигәнең чир булыр. Әлеге бүлектә алып барылган лаборатор тикшерүләр кош һәм дуңгыз гриппларын, туберкулез белән беррәттән тагын бик күп авыруларны тиз арада ачыклыйлар.
Туфракны тикшерү, орлыкларның сыйфатын билгеләү
Бармакларымны бөгеп санап бардым - туфракны 15 төрдәге күрсәткеч буенча тикшерәләр. Әле аларның бүлекчәләре дә бар. Барлык анализлар алынганнан соң, нәтиҗә ясала һәм туфракны уңышлы итү өчен кирәкле булган тәкъдимнәр кертелә. Өч ел буе бәрәңге яки кишер үстерә алмасаң, юкка жир казыганчы, бу бүлекне эзләп табуың кулайрак булыр.
200 грамм мәрҗән кебек вак рапс орлыгын берәмтекләп тикшереп утыру өчен күпме сабырлык кирәк икән?! Орлыкларның сыйфатын билгеләү өчен, нәкъ менә шуның хәтле орлыкны карап чыгарга кирәк. Монда орлык санап утыручыларны күргәч, четерекле ювелир хезмәте искә төште.
Фитосанитария, фумигация
Бөҗәкләр, үләннәр, җимеш һәм чәчәкләр дә карантинга эләгергә мөмкин. Фитосанитария, фумигация бүлегендәге эшчәнлек карантин объектларын ачыклауга юнәлдерелгән. Бу бүлек хезмәткәрләрен чик сакчылары белән чагыштырсаң да була. Чит илдән, башка төбәкләрдән керә торган һәр товар белән, йогышлы авырулар белән беррәттән, кырлар өчен куркыныч чүп үләннәре, зарарлы, корткыч бөҗәкләр, аларның личинкалары да керергә мөмкин. Зыян китерергә мөмкин объектларны билгеләп, аларны республикага кертүне тыючылар шушы бүлектә эшли.
Бактериологик, ветеринар-санитар экспертиза
Биредә, микробиологик, патолого-морфологик, гистологик тикшеренүләр үткәреп, бактериаль инфекцияләрне ачыклыйлар. «Мини-Видас» бактерияләр анализаторы сальмонелла авыруын 72 сәгать тулганчы билгеләү мөмкинлеген ача.
Өстәмә белем бирү
Фәндәге ачышлар яңа мөмкинлекләр ача. Эшне тәҗрибәгә таянып, бүгенге көн яңалыкларын кулланып оештырганда, уңыш та озак көттерми. 2012 елда гамәлгә кертелгән өстәмә белем бирү бүлеге ветеринария, фитосанитария, фумигация, туфракны тикшерү, орлыкларны эшкәртү өлкәсендә квалификацияне күтәрү, һөнәри әзерлек һәм стажировка үтүне күз алдында тотып оештырылган. Белгечләр арасында бу укулар зур кызыксыну уята, курсларга Россия төбәкләреннән дә киләләр.
Сүз уңаеннан:
Һәр бүлекнең эшчәнлеген өстән генә язып чыктым да куркудан тетрәнеп куйдым. Ничаклы куркыныч афәт янәшәдә генә икән. Күренми торган афәт. Ул синең каршыңа поезд булып та ыжгырып килми, корал тотып та чыкмый, ә аяктан ега. Тикшерү органнарын күпләребез хуплап бетерми, алар гел тырнак астыннан кер эзли сыман тоела. Үз кадеребезне үзебез белеп, сирәк кенә булса да товарлар тикшерү үткәнме, сатарга рөхсәт алганмы дип кызыксыну бик кирәк икән. Лабораторияне үз күзләрем белән күрү ышаныч та уятты. Мондагы тикшерүләр иң алдынгы җиһазлар белән башкарыла һәм иң төгәл күрсәткечләр алына. Лабораториядә микроскопка текәлеп утырган ак халатлы белгечләр күрермен дип барган идем. Ак халатлары бар, микроскопларын гына күрмәдем диярлек, күзәнәкләрне, микро, макроэлементларны хәзер компьютерлар саный, шөкер, алар сирәк ялгыша.
Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм, Сезгә бәхет һәм иминлек телим!
Мин Сезне Яшел Үзән муниципаль районы хакимиятендә хезмәт куйган елларыгыздан ук беләм. Юбилей көнегездә Сезнең шәхси һәм эшчәнлегегезгә бәйле булган сыйфатларыгыз, шулай ук һөнәр өлкәсендәге бай тәҗрибәгез өчен рәхмәт сүзләре җиткерү аеруча күңелле. Идарә итү - алдан күрү, ә алдан күрү - бик күп нәрсәләрне белү ул. Сезнең «Татар төбәкара ветеринария лабораториясе» ФГБУ җитәкчесе постындагы гаять четерекле хезмәтегез, сүз дә юк, бөтен көчне туплап, үз-үзеңне аямый эшләүне, вакыт-вакыт бик буталчык мәсьәләләрне хәл итүгә сак якын килүне таләп итә. Сүз кешеләрнең сәламәтлекләрен, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының иминлеген саклау максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү турында бара бит.
Рәис Галимҗанович! Әлеге матур көндә Сезгә ныклы сәламәтлек һәм озак елларга җитәрлек энергия телим. Тормышыгыз коллегаларыгызның ихтирамы һәм хуплавы, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның җылы кайгыртучанлыгы белән тулып торсын!
Ә Сезнең белән безнең хезмәтләр, бәхәссез, илебезнең һәм, аерым алганда, Татарстан Республикасының азык-төлек, ризык һәм биологик куркынычсызлыгы сагында булачак.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Н.Н.Хәбипов
Комментарийлар