Шәһри Казан

Бөләсең килсә, чабышкы ал?..

Авылларда гөрләп Сабан туйлары үтте. Йөзләгән чүлмәкләр чәлпәрәмә килде, тәкәләр батырлар җилкәсенә менде, яшел үзәннәрне иңләп атлар чапты... Мәйдан читендә тамаша кылып торганда: «Атлар нәзакәтле хайваннар инде ул», - дигән сүз ишеттем. Арба һәм сука таккан атларны гына күреп күнеккәнгәдер, беренче карашка бу сүзләр бераз гына сәеррәк сыман да тоелды....

Реклама

Авылларда гөрләп Сабан туйлары үтте. Йөзләгән чүлмәкләр чәлпәрәмә килде, тәкәләр батырлар җилкәсенә менде, яшел үзәннәрне иңләп атлар чапты... Мәйдан читендә тамаша кылып торганда: «Атлар нәзакәтле хайваннар инде ул», - дигән сүз ишеттем. Арба һәм сука таккан атларны гына күреп күнеккәнгәдер, беренче карашка бу сүзләр бераз гына сәеррәк сыман да тоелды. Ә инде чабышкы атлар турында аз гына кызыксына башласаң, аларның нәзакәтле дә, бераз гына нәзберек һәм шактый гына кыйммәтле шөгыль дә икәнлегенә төшенәсең. Республикада нәселле атларны үрчетү белән шөгыльләнүчеләр күп түгел. Болар Казандагы һәм Нурлаттагы ат заводлары, Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Аксубай кебек берничә райондагы аерым фидакарьләр. Шуларның берсе - Аксубайдан «Актай» ЯАҖ җитәкчесе Иван Шугаев белән очрашып, атлар турында әңгәмә кордык. Иван Шугаев - киң колач белән эшләүче җитәкче. Алар җәмгыятендә икмәк комбинаты, терлекчелек һәм игенчелек тармаклары бар. Шулай да, Иван Николаевич өчен иң кадерлесе, җаны һәм күңеле өчен дигәне, мөгаен, атлардыр.
- Татарларда шундый әйтем бар бит: «Бөләсең килсә, чабышкы ал. Булышмадымы, авыл хуҗалыгы белән шөгыльлән», - диләр. Ә бездә авыл хуҗалыгы тармагы да бар, чабышкылар да тотабыз. Халык телендәге бөлүнең әле өченче сәбәбе дә бар, анысын инде әйтеп тормыйм, - дип, ул сүзне шаяртудан башлады.
- Ә без аның өченчесенең сөяркә икәнен беләбез. Иван Николаевич, чабышкы атлар эшмәкәрлек тармагы була аламы?
- Элегрәк ат безнең өчен, бәлки, эшмәкәрлек булгандыр. Сатып аласың да ярышны отасың, аннан кыйммәткәрәк сатып җибәрә аласың. Акчаны бер кулың белән алдың, икенчесе белән бирдең... Бу кызык түгел. Ә тайның күз алдыңда үсүе, аңа бар күңелеңне бирү - бөтенләй башка! Бүген без Россиянең иң яхшы ат заводларыннан бияләр алып үрчетәбез. Троицк (Орел өлкәсе), Чуашстан, Кубань һәм Смоленск ат заводларыннан бияләр кайтардык. Мәскәү ипподромы белән дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Ясалма орлыкландыру ысулларын кулланабыз.
- Республикада 18 ат спорт мәктәбе бар, ике меңгә якын кеше ат спорты белән шөгыльләнә икән. Сез Татарстанда ат спортына булган мөнәсәбәтне ничек бәялисез?
- Бәлки, бүгенге көнгә хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр дә бардыр, ә гомумән алганда, республика җитәкчелегенең ярдәмен тоеп яшибез. Аерым мәсьәләләрне хәл иткәндә дә Авыл хуҗалыгы министрлыгына, шәхсән Марат Готовичка мөрәҗәгать итәбез. Казан ипподромында ат асрауның бер өлешен дә Татарстан үз өстенә ала. Безнең 25 баш атыбыз шунда тора. Ипподромда тиешле шартлар тудырылган. Җәйге чорда һәр атнаның җомгасында ярышлар була. Атна саен ярышларга Аксубайдан тикле килеп булмый, нәтиҗәләр белән ипподромның сайтыннан танышабыз.
- Үзебездә үстерелгән чабышкылар халыкара ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешми дип ишетеп беләм. Европада иң яхшы ипподромнарның берсе Казанда булуга карамастан, призларның күпчелеген килгән чабышкылар яки читтән сатып алынган атлар ала. Үзебезнең атларга игътибарны ныграк юнәлтергә кирәктер бәлки.
- Хәзер Татарстанда туган тайлар өчен бәйгеләрне ешрак үткәрергә җыеналар. Шулай итмәсәк, тиздән Сабан туйларына чабышкылар калмавы да бар. Җөмһүриятебезнең күп районнарында хәл мөшкел. Әгәр Татарстанда ат спортын юкка чыгарсак, нәрсә була?! Милләтебезнең элек-электән килгән матур традициясе бит ул. Бездә ат спортын үстерүдә бик зур потенциал бар дип уйлыйм.
Иван Николаевич, безнең татар милләте, аның атлары, дип, кайнарлана-кайнарлана сөйли. Үзебезнең татарлар күп очракта кануннарны үтәми, ә бу кешегә сокланмый мөмкин түгел. Аларның икмәк комбинаты каршындагы кибеткә эленгән элмә-такта да саф татар телендә генә язылган. Чыгарылган һәр продукциянең ярлыгына да татар кызлары төшерелгән, аңлатмасы татар телендә.
Аксубайдан атларга яңа караш белән кайттык. Хәзер «юк-юк» дигәндә дә чабышкыларның нәтиҗәләре белән интернет аша танышып барабыз. Әлбәттә инде, иң кызыксындырганы - «Актай» ЯАҖ атлары. Алар хәйран уңышларга ирешәләр. Сөяркәләрне белмибез, ә менә атлар хуҗаларын бөлдермиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: