16+

«Бәпкә чыгарсын өчен, казларны яратырга кирәк»

Авыл урамы дигәч, еш кына күз алдына ямь-­яшел чирәмдә сап-сары бәпкәләрен иярткән ана каз килеп баса. Ни генә дисәң дә, бәпкәле казлар - авыл күрке, авыл яме шул. Кызганыч, бәпкә чыгарган ана казлар бик аз бүген.

«Бәпкә чыгарсын өчен, казларны яратырга кирәк»

Авыл урамы дигәч, еш кына күз алдына ямь-­яшел чирәмдә сап-сары бәпкәләрен иярткән ана каз килеп баса. Ни генә дисәң дә, бәпкәле казлар - авыл күрке, авыл яме шул. Кызганыч, бәпкә чыгарган ана казлар бик аз бүген.

Бөтен авылның бер-ике хуҗалыгы гына мактана аладыр мондый булдыклы кошлар белән. Хәзер авыл халкының күбесе бәпкәләрне инкубатордан сатып алып үстерә бит. Тырыш казлар өчен март ахыры-апрель ае -кызу эш чоры. Аларның йомырка салып, аны 30 көн дәвамында кадерләп саклап, бәпкәләр чыгарасы бар.

Зөлфия Зиннәтуллина, Мамадыш районы, Югары Кыерлы авылы, гомер буе каз асраучы:
- Йомырка салыр алдыннан, казның туклануына игътибар итәм. Гыйнварга кадәр җиңелчә көрпәләр белән тотсам, аннан соң ипи ашата башлыйм, аз-азлап кына бодай, бәрәңге бирәм. Бодайны бик күп бирмәскә кушалар, чөнки йомырка кабыгы каты булып, бәпкәләргә чыкканда кыенлык тудырырга мөмкин. Каз хуҗасы әзерләгән ояны яратмый, шуңа күрә, гадәттә, билгеле бер урынга салам куям да ояны ата каз белән икәүләп коралар.

Февральдә ата казның тавышы үзгәрә, шул вакытта ана каз да йомырка сала башлый. Йомырка салу вакыты табигатьтәге үзгәрешләр, көн озынлыгы белән бәйле, быел да нәкъ былтыргы вакытта сала башлады. Гадәттә, уникене сала иде, быел сигез генә булды. Моны башта җылы, аннары салкын көннәр тору белән бәйлим. 30 көн бас­каннан соң, май башында, Алла боерса, бәпкәләр чыгарга тиеш. Казыма 13 яшь инде, соңгы өч елда икешәр тапкыр баса башлады. Беренче басканы майда чыга, бераз түл җыйганнан соң, икенче катка йомырка салып, басарга утыра, ә ата каз ул вакытта бәпкәләрне үстерә. Гадәттә, икенче партия бәпкәләр июль башында чыга. Аннан соң шунысы бар: ана каз инкубатор бәпкәләрен үзенекеләргә кушканны яратмый, башта бик чукый, каты каурыйлар чыкканнан соң гына үз итә. Моннан тыш, ата казыбызның бер кызык гадәте бар, ана каз белән бәпкәләрне беренче тапкыр күргәндә, ул каңгылдый-каңгылдый «бии».

Равилә Кәлимуллина, Балтач районы:
- Казның йомырканы никадәр салуы ашатуга да бәйле. Йомырка сала башлаганчы тәрбия­лим, икмәк бирәм. Әмма ризыкны артык күп тә бирергә ярамый, каз йомыр­каны күп салырга, әмма соңыннан утырмаска мөмкин. Гадәттә, бер сезонга, көнаралаш салып, 9-12 йомырка җыела. 25 йомырка салган вакытлары да булды. Ә аталану ихтималы - 50-80 процент. Йомырка салу өчен йорт казы 275 көндә өлгерә. Бу аның биш-алты айлык чорына туры килә. Индоүрдәкләрем дә бар. Алар, казлар белән чагыштырганда, җылы яратучан. Каз йомыркада 30 көн утырса, индоүрдәкләргә вакыт күбрәк кирәк. Аннан соң, борынлагач, аларның бәпкәләре барысы берьюлы чыгып бетә.

Ирек Хәмәдишин, Татарстан кошчылык фермерлары берләшмәсе җитәкчесе, Мөслим райо­ны:
- Шәхси хуҗалыкта һәм фермаларда каз асрау күпкә аерыла. Без үз фермаларыбыздагы казларны фәнгә нигезләнеп карыйбыз, тукландырабыз, бәпкә чыгарабыз. Узган ел бер ана каз 43 йомырка салган иде. Быел бу күрсәткечне 44кә җиткерү бурычын куйдык. Безнең казлар салган йомыркаларның 80 проценттан артыгы бәпкәле. Йомырка каз астына салынгач, билгеле бер температура, дымлылык режимында 30 көн торырга тиеш. Бу көннәр аралыгында ул үзгәреп тора. Бәпкә чыгу өчен бу да төп шарт. Яңа технология­ләр белән ясалган инкубаторларның мөмкинлеге бик зур. Шунысын да һәрвакыт истә тотарга кирәк: бәпкә чыгарсын өчен, казларны яратып карарга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading