16+

Бәрәңге дә авырый...

Күпләрнең бакчаларында инде бәрәңге тишелеп, бөтен куәтенә үсеп утыра. Бәрәңгене утырттым да эше бетте түгел шул, җәй буе карарга, тәрбияләргә кирәк. Кызганычка, соңгы елларда халык бәрәңгедән әллә ни уңмый. Күпләрнең бакчаларында бәрәңге сабагы инде июльдә үк корып та бетә. Гадәттә, без аның сәбәбен һава торышына, колорадо коңгызына сылтап калдырабыз һәм...

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстандагы филиалы белгечләре аңлатуынча, уңыш кимү бәрәңгенең орлыгын алмаштырмау, җирне тиешенчә ашламау белән дә бәйле. Бәрәңгегә зыян сала торган күптөрле авырулар да җитәрлек. Бәрәңгегә зур зыян сала торган шундый авыруларның берсен фитофтора гөмбәчеге барлыкка китерә. Бу вакытта үсемлекләрнең аскы яфраклары, таплар белән күмелеп, көрән төскә керә, яфракларның аскы өлешендә ак кунык барлыкка килә. Авыру тиз арада бөтен үсемлекне чолгап ала. Бәрәңгедән тыш, ул яшелчәләргә дә зыян сала әле. Фитофтороз дымлылык югары һәм температура 14-16 градус булганда үсеш ала. Шуңа күрә яхшы уңыш алыйм дисәң, бәрәңгене фунгицидлар белән эшкәртергә кирәк, ди белгечләр. Фитофтороздан саклау өчен, алдагы 5 көндә яңгырлы салкын һава торышы булачагы фаразланса, бәрәңге чәчәк атканчы, аны ридомил голд - МЦ, ә чәчәк атканнан соң акробат МЦ, сектин, браво, пенкоцеб кебек препаратлар белән эшкәртү файдалы. Бәрәңгедә тагын альтернариоз авыруы да була, ул да аны корыта. Моңа каршы шулай ук фунгицидлар куллану зарур. Химик препаратлар кулланырга теләмәгән кеше, биологик препаратларны файдалана ала.
Менә шулай: бәрәңге ашыйм дисәң, аны төрле авырулардан дәваларга да туры килә әле...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading