16+

Бәрәңге туфракта пешә?

Айлар буе торган эссе һава бәрәңгенең дә башына җиткән, авыл халкы бүген аларның туфракта пешеп ятуыннан зарлана. «Бәрәңге казып алып кергән идем, кайберләре тәмам йомшарып беткән, әллә соң аны ала башларгамы», - дип шалтыратты безгә Мамадыштан Мәдинә апа. Бер коллегам да, сабаклары тәмам корып беткән, бәрәңгене казып алырга исәпләп торам,...

Бәрәңге туфракта пешә?

Айлар буе торган эссе һава бәрәңгенең дә башына җиткән, авыл халкы бүген аларның туфракта пешеп ятуыннан зарлана. «Бәрәңге казып алып кергән идем, кайберләре тәмам йомшарып беткән, әллә соң аны ала башларгамы», - дип шалтыратты безгә Мамадыштан Мәдинә апа. Бер коллегам да, сабаклары тәмам корып беткән, бәрәңгене казып алырга исәпләп торам,...

- Көннәр бик эссе торганга, туфракта фузариоз дигән гөмбәчек активлаша. Фузариоз туфракта һәрвакытта була, аның төп вазифасы - органиканы таркату, әйтик, ул үлән калдыкларын таркатырга булыша. Югары температурада, коры һава торышы торганда, артык активлашып китеп, тере тукымаларны да җимерә, шул исәптән бәрәңгегә дә зыян сала башлый. Гөмбәчек аңа туклык­лы матдәләр, су килүне туктата. Нәтиҗәдә бәрәңгеләр йомшара, шиңә башлый. Андый бәрәңгене ашар өчен кышка саклап та, киләсе елга утыртып та булмый. Казып алырга ашыкмагыз, дип киңәш итәр идем. Температура һич югы 20-25 градуска төшкәнен көтегез. Яңа казып алынган бәрәңгене шунда ук подвалга урнаштырып булмый, аны киптереп алырга кирәк. 30 градуслы эсседә бәрәңгене киптерәм дип, зыян гына салырга мөмкиннәр. Сатуга яки ашый торырга дигән бәрәңгене исә алырга да була, - диде ул.

- Ул гөмбәчек калган яхшы хәлдәге бәрәңгеләргә дә күчмиме соң?
- Әлегә кадәр гөмбәчекне эләктермәгән икән, калганнарына бернәрсә дә булмый. Гөмбәчек бер бәрәңгедән икенчесенә күчми, ул туфрактан гына күчә бит.

- Бәрәңгенең ботаклары кипкән, аларын чаба торырга буламы?
- Ботагын чабып алганнан бәрәңгегә берни дә булмый. Иртә өлгерә торган бәрәңгеләрнең ботаклары кибеп бетте инде. Фузариоз активлашып китмәсен өчен, җирне гел дымландырып торырга кирәк. Бәрәңгегә суны төне буе агызсаң да була.

Зенон Сташевскидан быел бәрәңге уңышы ничегрәк булыр икән дип тә кызыксындым.

- Узган елгының яртысы кадәр генә булыр дип уйлыйм. Соңгы айлардагы корылыкның тәэсире булмый калмас, - диде ул.

«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях та эсселек аркасында бәрәңгеләрнең шиңә башлавына борчылуын белдерде.

- Моның сәбәбе климатик шартлар яки фузариоз гөмбәчек белән бәйле, - ди ул. - Бәрәңгенең ботагы кипкән булса, аны алырга кирәк. Бәрәңге өлгерү өчен туксан көн җитә. Бәрәңгенең кабыгы каты булса, бер дә уйламыйча алырга да була, - ди ул.

Хезмәттәшләрем белән сөйләшә торгач, язын «Прес­тиж» препараты бе­лән эшкәртеп утыр­тучыларның бәрәңгеләре яшел сабакта утыруы билгеле булды. Әңгәмәдәшемнән мин әлеге бәрәңгене утыртканнан соң ничә көн үткәч ашый башларга була дип сорадым.

- Алтмыш көннән ашарга була. Әмма мин бәрәңгене аның белән эшкәртергә киңәш итмим. Берничә ел рәттән бәрәңгене шуның белән эшкәртеп, аны гел бер урында чәчүчеләр бар. Бу очракта бәрәңгене тикшертергә кирәк, чөнки ул зыянлы булырга мөмкин. Аның турында бик сөйләргә теләмиләр, шулай да, истә тоту кирәк. Зур булмаган территория­дә үзләре өчен бәрәңге үстерүчеләрнең «Престиж» куллануын мин бөтенләй аңламыйм. Чиста продукт үстереп ашауга ни җитә?! Кибеттә сатыла торганнарның химикатлар белән үстерелүе дә җиткән, - ди Галина Полях.

Берочтан танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдиновка да шалтыратып алдык. Ул исә бәрәңгене унынчы августтан ук ала башларга була дип шаккатырды. 20-25 августларга күпләр бәрәңгесен алып та бетерә инде, ди ул. Аңа да, бәрәңгебез туфракта ук йомшарды, ди зарланучылар булган. Фарсель абый әйтүенчә, бу җир кызу аркасында килеп чык­кан. Үзе исә, мәйданы кечкенә булгач, һәрдаим бәрәңгеләренә су сибеп торган. Дымландырып торгач, йомшармадылар, ди. Әңгәмәдәшем бәрәңгенең кыйммәтләнәчәген дә әйтте. Урыны белән корылык булган җирләр күп булды, бәрәңге дә азрак булыр кебек. Продукт аз, сорау зур булганда, икътисад законы буенча, бәяләр кыйммәтләнә, ди ул.

Белгечләрнең сүзләрен түкми-чәчми авылдагыларга да хәбәр итим дигән идем, мин шалтыратканда, бәрәңге алып бетереп кергәннәр генә иде. Бәрәңге уңышы узган елгы кебек уртача чыкты, булганы кадәр җитәр, диделәр.

Ә сез бәрәңге аласызмы?
Илмира Равилова, Кама Тамагы, Олы Кариле:
- Без бәрәңгенең иртә өлгерешлесен алдык инде. 9 майда ук утырткан идек. Ел да шулай иртә утыртабыз, иртә алабыз. Бәрәңге туксан көндә өлгерә ул. Чыгышы әйбәт үзенең, тик менә ваграк. Дым җитмәгәнгә шулай булгандыр дибез. Узган елны да уңышы шулай булган иде, ул вакытта бәрәңгеләр эрерәк чыкты. Ел да шул «Адретта» дигән иртә өлгерешле сортны утыртабыз. Тәме безгә бик ошый. Соң өлгерешле бәрәңгене сентябрьләрдә алырбыз дип уйлап торабыз.

Фәнис Мостафин, Арча, Утар Аты:
- Бәрәңгеләр ямь-яшел сабакта утыра, сентябрьнең уннарыннан соң гына алачакбыз. Уңышы әйбәт булырга охшаган. Авылдашларның сүзләренә караганда да, бәрәңге өметле күренә.

Рифкать Шәфыйков, Теләче:
- Әле генә бәрәңгенең сабагын чаптырдык, шушы ике көндә трактор кертеп, бәрәңгесен дә алырга уйлап торам. Уңышы әйбәт, бик эреләр. Бакчадагы күлемнән җәй буе насос белән су суыртып сиптердем. Шуның файдасы булды.


Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге азрак, ә менә күмәк хуҗалыкларда ничегрәк икән дип, Биектау районының «Березка» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Сабитов белән элемтәгә кердек. Аларда да бәрәңге уңышы начаррак икән.
- Яңгырлар аз булды, көннәр гел кызу торды, бәрәңге бит ул 25 градустан артып киткән эсселекне яратмый, - диде ул безгә.
Фәрит абый сүзләренчә дә, бәрәңгегә бәя күтәреләчәк.
- Узган ел бәрәңге әйбәт булды, бәясе түбән иде. Быел киресенчә булыр дип торам, - ди ул.
Хуҗалык бәрәңге алуга сентябрь башларында керешергә ниятли.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading