16+

“Бәрәңгенең бәясе 40 сумга җитәргә мөмкин, язлый 50 сум да булмагае”

Быел бәрәңге начаррак, елына күрә ярыйсы дип әйткән кешеләр дә, бик вак, дип зарланучылар да бар. Уңыш аз булгач, бәясе артасын көт тә тор инде. Шушы көннәрдә, бәрәңге бәяләренең югары булуын язып, Чирмешән районында бер капчыгын 1600 сумга сатуларын хәбәр иттеләр.

“Бәрәңгенең бәясе 40 сумга җитәргә мөмкин, язлый 50 сум да булмагае”

Быел бәрәңге начаррак, елына күрә ярыйсы дип әйткән кешеләр дә, бик вак, дип зарланучылар да бар. Уңыш аз булгач, бәясе артасын көт тә тор инде. Шушы көннәрдә, бәрәңге бәяләренең югары булуын язып, Чирмешән районында бер капчыгын 1600 сумга сатуларын хәбәр иттеләр.

Газета укучыларыбыз арасында уздырган сораштыруда да, Лаеш районында бер капчык бәрәңгенең бәясе 1400-1800 сум тирәсе, диделәр. Баулы белән Әлмәттә 10 литрлы чиләк 500 сум икән. Нурлатта 300-350 сум тирәсе. Түбән Камада 5 литрлы чиләге 200 сум булып чыкты.

Яшел Үзәндә шәхси хуҗалыклар 40-50 сумга саталар. Стәрлетамакта яшәүче укучыбыз, бездә гомумән яңгыр булмады, бәрәңге юк дип әйтерлек, базарда килограммын 60-70 сумга саталар, дип язды. Шунда ук берсе теләгән кешегә капчыгын 1000 сумнан сатуын хәбәр итте. Базардан 45-50 сумга, кибеттән 60 сумга сатып алып ашаучылар да бар. Казан кибетләрендә 26 сумнан башлап 47 сумга кадәр. Базарда да шул тирә. Узган елгы бәяләрдән әлбәттә аерылып торалар.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров бәрәңгенең килограммын 30 сумга сата, чиләге 300 сум булып чыга. Ул атнага бер тапкыр базарга сөт продуктлары, бәрәңге һәм башка яшелчәләр сатарга йөри.

– Халык, бәрәңге уңышы аз булды, ди. Кичә генә өч-дүрт чиләк алып барган идем, җитмәде, килеп сораучылар күп. Әллә кайсы районнардан шалтыратып, орлыклык бәрәңге алыр идек диләр. Бәясе 40 сумга җитәргә мөмкин, язлый 50 сум да булмагае. Бөтен әйбергә бәя күтәрелә. Үткән елны шушы вакытта икмәкне 7-8 сумга алган идек, быел 15 сум, ул әле юк, сатам дип торучы юк, – ди ул.  

Шәкүровлар бәрәңгене бер гектар да 80 сутый мәйданда игә. Җәй буе елгадан насос белән сиптергәнлектән, уңышы әйбәт чыккан. Рәис абый халыкка, Луговской һәм Удача сортлы бәрәңгеләр утыртырга куша, алар корылыкка чыдам, нинди ел килсә дә, яхшы уңыш бирәләр. Хәзер дә сабаклары ямь-яшел булып утыра, кырау да алмады, ди Рәис абый. Бәрәңгене ныклап торып октябрьдә генә алачаклар икән.

Арча районының Айван авылы фермеры Нәфил Гатауллин да без шалтыратканда, бәрәңге алырга өлгермәдек әле, яңгырлар эшне бүлеп тора, диде.
– Сигез буразна казып караган идек, уңыш азрак. Су сипкән урыннарда яхшы, су эләкмәгән урында начар. Яңгырлар явып тора, бераз масса җыярлар дип өметләнеп торабыз. Үзебезнекеннән кала, бәрәңгене халыктан да җыя идек. Быел сатарга теләүчеләр күренми. Авыл кешеләре үзләре, синнән сатып алыр идек, дип килә, – ди фермер.

Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, бәрәңгенең бәясе кимендә 20 сум торырга тиеш дигән фикердә ул. Ягулык бәясе арта, симәнәгә дигән яңа сорт бәрәңгеләрнең килограммы 60-80 сум тора ди. Өч елга бер сортларны да алыштырып торырга кирәк. Әле бәрәңге чүпләргә дә кеше эзлисе бар, дип авыр сулый Нәфил.

Шимбә көнне булган кадәр бәрәңгесен Казанга ярминкәгә алып барган. Килограммын 25 сумнан саткан.
– Авыл хуҗалыгы министрлыгы 18 сумнан сатарга тәкъдим итә. Ә мин барыбер 25тән саттым. Кисәтү ясалгач, бөтенләй сатмый башладым. 18 сум минем чыгымнарымны, хезмәтемне акламый. Ярминкәдә сату өчен бәрәңгеләрне бишәр кг итеп сеткаларга тутырдым. Сеткасын сатып алдым, бәрәңгене аерып тутырып утырдык. Бу әле ярминкә алдыннан гына куелагн хезмәт. Ә яздан башлап күпме көч түгелә. 25 сумга да рәхмәт әйтеп ала халык, чөнки алар бәрәңгенең бәясе алга таба күтәреләчәген белә. Көненә егермешәр кеше шалтыратып сорый. Ә мин сатуны туктаттым. Бәясе артканын көтәм. Быел җәй көне кишернең бяәсе 100 сумнан артып китте. Фермерлар күпме хезмәт куеп та әҗере булмагач, аны чәчми башлады. Әйбер булмагач, бәя арта, читтән кертелә. Бәрәңге белән дә шулай булмагае. Үзен акламагач, фермер бу эшкә алынмый, – ди ул.  

Буа районының Аксу авылы фермеры Фирдүс Салаватуллин бәрәңгеләрен сатып бетергән дә инде. Июльнең соңгы атнасында ук казый башлаганнар. Килограммын 18 сумнан сатканнар. Шул бәядән башладык, ахырга кадәр шулай саттык, алыпсатарлар алып китте, без шуңа да риза, ди фермер. Елына күрә уңышын әйбәт дип бәяли. Ә менә авыл халкында бәрәңге начаррак икән.
– Без сатканда әле алар ала да башламаган иде. Уңыш начар буласын алдан белеп булмый бит. Бәрәңгеләрен казып алгач, азсындылар. Кыш чыгарга җитмәс дип борчылып, килеп сораучылар да бар, ә безнең сатарга бәрәңге калмады, – ди Фирдүс абый.

Халыкка бәрәңгесез калабыз дип борчылырга кирәкми. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, халыкны бәрәңге белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми. 11 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, бәрәңге 800 га мәйданда (21 процент) җыелган, уртача уңыш – 155 ц/га. Бүгенге көнгә 12 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Һәр шимбә зур шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Ярминкәләрдә арзан бәягә бөтен төр яшелчәне сатып алырга була. Татарстанның фермерлар ассоциациясе әлеге ярминкәләрне ел әйләнәсе үткәрергә тәкъдим итә. Ассоциация башлыгы Камияр Байтимеров «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның «Галстуксыз интервью» программасына шулай дип белдерде. «Без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мондый ярминкәләрне ел әйләнәсе үткәрү тәкъдимен җиткердек, ведомство безне хуплады. Безгә беркетелгән базар (ул Казанның Дементьев урамында урнашкан) ел буе эшли», – диде Байтимеров.

*
Укучыларыбызның фикерләре:

garafieva1. Бәрәңгенең бәясе әле дә очсыз ул. Иң беренче 1000 сум биреп сукалатабыз (безнең бәрәңге җире 10 сутый). Аннан соң җирне йә яллап себертәбез, йә үзебез тимер себерке өстерәп, җирне тигезлибез. Әле ел сикертеп тирес кертәбез. Шуннан горчица яисә арыш сибеп калдырабыз, кемдер известь сибә. Ярар, көздән шулай. Язын культивациягә 1000 сум, көрәк белән утыртмасаң, тракторга тагын 500 сум. Чүбен җәй буе утарга, төбенә ике тапкыр өяргә. Бәрәңге чәчәк атканчы, агу сиптерергә. Яңадан бәрәңге өлгергәч, казырга, араларга, базга тошерергә, салкын тидермичә саклап, язын тагын чыгарасың. Аннан яровайлаштырып утыртырга. Урыс әйтмешли, а вам слабо? Авыл кешесенең үзенеке, барысы да. Ә хезмәт, чыгымнар?

guliuzemmannapova. Авыл кешесе дә хәзер күп утыртмый инде бәрәңгене. Зур-зур бакчаларда яшел газон, чәчәк үсә. Авыл кешесе дә шәһәрдәгеләрне уздырып матур итеп яши, ял итә белә.

dili.ai. Бөтен әйбернең бәясе артканда, бәрәңгенеке дә артыр инде. Мин бәрәңге үстеручеләр өчен шат. Хезмәтләренең куанычын күрсеннәр. Кыйммәтсенгән кеше үзе үстерсен. Авыл кешеләренең хезмәте тиешенчә бәяләнмәгәнгә, җитештергән продуктларның бәясе арзан булганга, авыллар бетте дә инде.

yarullina_raila26. Бәрәңгенең килосы 80 сумнан ким булырга тиеш түгелэ Үстергән кеше үзе генң белә. Авыл фермерларын заставить итеп, көз җитүгә тиен-миенгә бәрәңге сатарга ярморкага куа башлыйлар, ә шәһәрләр бер дә авылларга килеп очсызга товар алып килгәннәре юк, бөтен авырлык авыл кешесенә төшә.

albina_gilamova. Яшелчә кибетеннән 35 сумга алып ашыйбыз. Алдагысын Аллаһ белә. Бәрәңгесез елларны күп күрдек, исәнлек булсын.

saniya_gazina. Бездә гомумән яңгыр булмады. Бәрәңге юк дип әйтерлек, килограммын 60-70 сумга саталар, магазинда түгел, базарда, үстерүчеләр үзләре сата.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә Барда районында (Перм ) бәрәңге бик яхшы, килеп аласыгыз килмиме, оргаинизуйте как то, пока тышта җылы чакта. А то алар идән астында, ишекләрен томалаганчы. Хакы түбән, оптом очызрак, 15-20 сум

    Мөһим

    loading
    2
    X