16+

Бу – минем җирем!

Кайсы гына авылда җир, ызан бүлешеп, ызгыш-талаш чыкканы юк һәм, уртак фикергә килә алмыйча, күпме күрше-күлән дошманлашып бетмәде икән?! Ике күршенең еллар буе койманы кем кемнең өлешенә кереп корганлыгы турындагы бәхәсләр һәрберебезгә таныш диярлек. Үзебезнең күршедә торучы бер әби дә икенче як күршесеннән гел зарлана иде. Тегесе ел саен, син...

Бу – минем җирем!

Кайсы гына авылда җир, ызан бүлешеп, ызгыш-талаш чыкканы юк һәм, уртак фикергә килә алмыйча, күпме күрше-күлән дошманлашып бетмәде икән?! Ике күршенең еллар буе койманы кем кемнең өлешенә кереп корганлыгы турындагы бәхәсләр һәрберебезгә таныш диярлек. Үзебезнең күршедә торучы бер әби дә икенче як күршесеннән гел зарлана иде. Тегесе ел саен, син...

Җир теркәү эше ничек башкарыла, аның өчен нинди документлар әзерләргә кирәк - боларның барысын да Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең дәүләт бюджет оешмасы Федераль кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча филиалының Балтач районы бүлеге җитәкчесе Зифа ЗАРИПОВАдан сорадык.
- Безнең учреждение дәүләт кадастр исәбен алу эшен башкара, ягъни без җир участогын исәпкә алабыз, кадастр мәгълүматларында булган хаталарны төзәтәбез. Аннан җирнең кадастр паспортын, территориянең кадастр планын эшлибез. Шулай ук техник план нигезендә капиталь төзелеш объектын кадастр исәбенә куябыз, милек объектында булган үзгәрешләрне исәпкә алабыз һәм исәптән төшерәбез. Болардан тыш, дәүләт кадастр исәбендә торган җир һәм капиталь төзелеш объектлары хакында мәгълүмат та бирәбез. Ә 2009 елдан бирле безнең учреждение йорт-җирләрне теркәүгә (регистрация узарга) гаризалар кабул итә.
- Зифа Радиковна, җирне теркәтү өчен, нинди документлар әзерләргә кирәк?
- Башта шунысын билгеләп узыйм: җир хуҗасы җирнең мәйданы белән риза булган очракта, элегрәк инвентаризация вакытында исәпкә куелган җирләрне кабат үлчәтү кирәкми. Әгәр дә җир хуҗасы җир мәйданы белән риза булмаса, ул, җирләрне үлчәүче кадастр инженерларына мөрәҗәгать итеп, башта ызан планы ясатырга тиеш. Аннары, шуның нигезендә, дәүләт базасына үзгәреш кертелә. Җир кишәрлеген барлык үзгәрешләр кертелгәннән соң теркәргә була. Моның өчен түбәндәге документларны алып килергә кирәк:
1. Хуҗалык кенәгәсеннән өземтә, әлеге документны авыл җирлеге бирә;
2. 200 сум дәүләт пошлинасы түләгәнлек турындагы квитанция;
3. Милек хуҗасы үзе килә алмаса, ышаныч кәгазе сорала;
4. Мөрәҗәгать итүченең паспорты
.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узасым килә: йортларында үзгәреш булмаса, БТИ (техник инвентаризацияләү бюросы) тарафыннан ясалган документлар безгә тапшырылып, дәүләт базасына кертелгән булса, йортка яңадан техник план ясатырга кирәкми. Регистрацияне шул килеш тә узарга мөмкин. Бу вакытта да җирне рәсмиләштергәндә таләп ителгән документлар кирәк.
- Авылда ялгыз гына яшәүче әби-бабайлар да бар бит. Җир теркәү артыннан алар үзләре йөри алмый. Андый кешеләргә нишләргә?
- Үзләре йорт-җирләрен терки алмаучы кешеләр өчен, ышаныч кәгазе нигезендә, алар исеменә теркәлү (регистрация) уздырып бирергә мөмкин. Бу кеше аның туганы, күршесе яки бөтенләй дә башка кеше була ала. Шушы ук эшне авыл җирлеге хезмәткәрләре дә башкарырга мөмкин. Авыл җирлеге башлыкларына гариза белән мөрәҗәгать итсәгез, авыл җирлеге башлыгы йә, аның карары нигезендә, авыл җирлеге хезмәткәре, үзләре үк йөреп, җиргә, йортларга үзгәрешләр кертергә, исәпкә куярга яки, үзләре терки алмый торган кешеләргә ярдәм итеп, йорт-җирләрен теркәү өчен, документларын тапшырып, теркәү таныклыгын алып бирә ала.
- Документлар артыннан йөрү бер дә җиңел эш түгел. Еш кына чиратларда күп вакыт уздырырга туры килә. Бөтенләй бушка йөреп кайткан чаклар да булгалый. Бу эшне ничек булса да уңайлырак итеп булмыймы?
- Соңгы елларда, кадастр исәбенә куюны тиз һәм сыйфатлы итеп башкару өчен, заманча технологияләр кулланыла. Кадастр палатасы белән Росреестр порталы аша (www.rosreestr.ru) эш итү турында әйтүем. Җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә куюга тапшырылган гаризаларның күбесе кадастр инженерлары аша электрон рәвештә килә (моның өчен җир хуҗасы алар белән килешү төзи). Болай эшләгән вакытта, кадастр инженеры һәм гариза бирүче кеше түбәндәге схема буенча эшли. Җир кишәрлегенең хуҗасы, беренче эш итеп, кадастр инженерына мөрәҗәгать итә. Аннан соң кадастр инженеры электрон рәвештә ызан планын әзерли һәм портал аша, кирәкле документлар күчерелмәсе белән кадастр мәгълүматларын үзгәртү өчен, гариза җибәрә. Җирнең хуҗасы исә кадастр исәбенә кую органына портал аша, кадастр инженеры җибәргән гариза номерын күрсәтеп, кадастр мәгълүматларын үзгәртергә гариза һәм вәкаләтләрен раслый торган документ тапшырырга тиеш була. Әмма шунысы бар: җир хуҗасы кадастр палатасына тиз арада мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу эшне аның ышанычлы кешесе түгел, ә үзе башкару мәҗбүри. Әгәр дә ул үзе килеп, документларын кадастр палатасына вакытында тапшырмаса, кадастр теркәве закон нигезендә кире кагылачак. Интернет аша эшләү кадастр исәбе вакытын 3-4 тапкырга киметә (20 көн урынына 7 көн вакыт кына таләп ителә). Өстәвенә ул хаталар ясау мөмкинлеген дә чикли.

Сорау-җавап:
- Кадастр паспортын ничә ел саен яңартырга кирәк?
- Законда билгеләнгәнчә, кадастр паспортының кулланылыш вакыты чикләнмәгән.
- Дәүләт хезмәтләре порталында җир кишәрлекләренең кадастр бәясен ничек карарга була?
- Моны дәүләт хезмәтләре порталында (www.rosreestr.ru) «Хезмәтләр» - «Онлайн режимда күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат» бүлегендә карарга мөмкин. Җир кишәрлеген исә кадастр номеры, җирнең адресы һәм шартлы номер буенча эзләргә кирәк. Эзләү барышында сезгә кирәк булган җир кишәрлеге буенча мәгълүматлар чыгачак. Җирнең кадастр бәясен карар өчен, күчемсез милек дәүләт кадастры бүлегенә (ГКН) күчәргә кирәк булачак.
- Кадастр исәбенә куюны сорап гариза язганнан соң, аның каралуының нинди стадиясендә булуын ничек белергә мөмкин?
- Моның өчен, дәүләт хезмәтләре порталына (www.rosreestr.ru) кереп, «Хезмәтләр» - «Сорау статусын тикшерү» бүлеген карарга була. Бары тик номерыгызны күрсәтеп, «Тикшерү» дигән төймәгә генә басарга кирәк. Биредә гариза тикшерелүнең бөтен тарихын күрергә мөмкин.
- Миңа җиремнең чикләрен билгеләтергә кирәк, әмма аның өчен күршеләремне табасы бар. күршемдәге җирнең хуҗаларын интернет аша гына табып буламы?
- Дәүләт хезмәтләре порталында әлеге мәгълүмат бирелми. Аның өчен сез күчемсез милек дәүләт кадастр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Биредә күршеләрегез турында мәгълүмат булса, ул, үз чиратында, кадастр өземтәсенә язылачак.
- Мин яңа гына җир кишәрлеге алдым һәм аның чикләрен билгеләтергә телим. Моны ничек сыйфатлы итеп эшләргә була. Кадастр инженерлары турындагы мәгълүматны кайдан таба алам?
- Тәҗрибәле кадастр инженерлары турындагы мәгълүматны kadastr.tatarstan.ru сайтыннан «кадастр инженерлары турында мәгълүмат» бүлегеннән табарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading