16+

Быел бәрәңге бакчасында бөҗәкләр аз

Узган кыш салкыннар күзәтелмәгәнлектән, җәе ничек килер икән, дип борчылган идек.

Быел бәрәңге бакчасында бөҗәкләр аз

Узган кыш салкыннар күзәтелмәгәнлектән, җәе ничек килер икән, дип борчылган идек.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк, шөкер, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява. Җәй матур!
Ләкин, гайре табигый ягъни сәеррәк хәл күзгә ташлана быел. Балык Бистәсе районындагы Күки һәм Балтач авылларында, мәсәлән, колорадо коңгызы сирәк. Бу вакытта башка елларда бәрәңге бакчасы кура җилге аланлыгын хәтерләтер: һәр сабакны кызыл личинкалар сырып алган булыр, яфракларда колорадолар балкыр иде. Агу сиптерергә өлгермәсәң, бәрәңге бакчасын коры сабакка калдырачак, мөртәтләр.

Колорадо бөҗәге, гадәттә, туфрактан борын төрткән бәрәңге яфрагын бишәүләп көтеп торыр иде. Бәрәңге сабакларында колорадо булмагач, шомландыра, хәтта. Ахырзаманда бал кортлары, ә диңгезләрдә балыклар юкка чыгачак, имеш. Табигатьтә нинди дә булса бер тереклекнең юкка чыгуы –планетада җитди үзгәрешләр башлануы билгесе бит инде ул. Колорадо коңгызы юкка чыкса, сөенер генә идек әле.
Татарстанда авыл халкы 1970 еллар урталарына кадәр колорадо коңгызының нәрсә икәнлеген белмәде дә. Корылыклы 1975 елда республикага Украинадан һәм Волгоградтан вагоннарда салам кайтартыла. Балык Бистәсе районындагы элекке “Татарстан” колхозына кергән Күки, Ямаш һәм Балтач авылларына да шул саламга сәлам булып бәрәңге кортлары ияреп кайтты. Авыл халкының: “Тавыклар да, кошлар да ашамый үзләрен. Америкада лабораториядә чыгарылган бөҗәк икән, астыртын рәвештә Польшага самолеттан ташлаганнар икән”, - дип сөйләнгәннәре хәтердә.

Дөрестән дә, кошлар да ашамый шул, колорадо коңгызы һәм аның личинкаларын. Әмма, личинкаларны фазан, күркә, мисыр тавыгы ашый икән. Рәхмәт төшкере, камка да колорадо бәрәңге яфракларына салган күкәйчекләр белән туклана икән. Ләкин, камка кына җиңәрлек түгел инде ул колорадо армиясен.

Колорадо коңгызы Америкада чыгарылган һәм “шпионнар” безгә махсус тараткан икән, дигән сүз бик үк дөреслеккә туры килми. Американың Колорадо штатында 1859 елда таныш булмаган коңгыз бәрәңге басуларын тар-мар иткән. Шуннан соң әлеге бөҗәккә “колорадо коңгызы” атамасы тагылып калган. Бу коңгызның туган, ягъни ботаниклар тәүге мәртәбә тапкан җире – Мексиканың төньяк-көнчыгыш төбәге. Европага ул 1876-1877 елларда йөк корабларындагы товарларга ияреп күченгән. Элекке СССР чикләренә 1940 елда килеп җиткән. Колорадо коңгызлары эссе җәйдә һәм көз алдыннан “олы күченеш” ясый, җил уңаена дистәләрчә чакрым араны очып узып, яңа җирләрне басып ала. Россиядә бәрәңге кортлары 2000 елдан инде Приморье краенда да хакимлек итә. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading