16+

Быелгы мул уңышны урнаштырып бетерә алмыйлар, хәтта басуга бушату очраклары да бар?!

Быелгы мул уңышны урнаштырып бетерә алмыйлар, хәтта басуга бушату очраклары да бар?!

«Быелгы мул уңышны урнаштырып бетерә алмыйлар, хәтта басуга бушату очраклары да бар икән. Бу дөресме?» - дип сорыйлар бездән газета укучыларыбыз.

Кырга бушатмыйлар!

Бүгенгә Татарстанда 1 218 мең га мәйданнан 4 218,6 мең тоннадан артык бөртекле культуралар җыйнап алынган, бу - 83 процент дигән сүз. Уртача уңыш - бер гектардан 34,7 центнер, үткән елның шушы чорына карата 22 процентка күбрәк. Алдан ук сентябрь яңгырлы дигән фаразлар булса да, кояшлы матур көннәр кайбер хуҗалыкларны артык тынычландырып җибәрде бугай. Кама Тамагы районында - 62 процент, Менделеевск районында - 70, Югары Ослан, Бөгелмә районнарында - 71, Тукай районында 73 процент мәйданда гына уңыш җыелган. Шул ук вакытта Аксубай районы - 93, Әтнә - 91, Зәй, Спас, Нурлат, Саба районнары 91 процент мәйданнан уңыш җыеп алырга өлгергәннәр. Инде газета укучыбызның соравына килсәк, чыннан да, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, ашлыкны кабул итмиләр, дигән мөрәҗәгать булган.
- Ашлыкны кабул итмиләр дип, безгә Әлмәт районында эшләүче фермер мөрәҗәгать итте, - диде министрлыкның азык-төлек базарларын үстерү бүлеге җитәкчесенең урынбасары Ренат Сөләйманов. - Фермер «Акташ бөртеклеләрне әзерләү һәм эшкәртү комбинаты»на ашлык тапшырырга теләгән булган, тик, урын юк дип, кабул итмәгәннәр. Аларның, дөрестән дә, кабул итү мөмкинлекләре юк. Акташ комбинатында 45 мең тонна ашлык саклап була, бүгенге көнгә алар инде 50,5 мең тонна кабул иткәннәр. Без әлеге фермерга янәшәдә генә урнашкан Бөгелмә элеваторын тәкъдим иттек. Аның исә нәкъ менә Акташ белән эшлисе килә, ул аларга ышана. Фермерны да аңларга була, үзе үстергән икмәкне бары тик ышанычлы кулларга гына тапшырасы килә. Ә инде ашлыкны кырга бушаталар дигән сүзгә килсәк, ул дөреслеккә туры килми.
Ренат Сөләймәнов әйтүенчә, фермерлар өчен быелгы урып-җыю күпкә катлаулырак.

- Быелгы уңышны киптермичә булмый, ә фермер хуҗалыкларның мондый мөмкинлекләре юк. Әлбәттә, без аларга ярдәм итәбез, кайда күпме буш урын бар, кайсы якынрак, кая тапшырырга була - тәкъдим итәбез, - диде ул. - Бөтен уңышны диярлек үзләрендә киптереп, үзләрендә саклау мөмкинлеге булган районнар да бар. Мәсәлән, Балтач районы суктырылган уңышның бары тик 1 процентын гына элеваторга тапшырган. Аларда хуҗалыклар нык, һәркайсы үзләре үк киптерәләр.



Яңгырларга кадәр дә уңышның дымлылыгы 30 проценттан югары иде, хәзер инде ул тагын да артты. Республикада бер тәүлек эчендә 177 мең тонна ашлык киптерелергә тиеш, әмма ашлыкның дымлылыгы артык зур булган очракта нибары 90 мең тоннага якын ашлык киптерү мөмкинлеге бар. Ренат Сөләйманов Арча элеваторы мисалында ашлык киптерү өчен күпме вакыт кирәклеген дә санап бирде. Арча элеваторы 70 мең тонна икмәк саклый ала. Бер көнгә 2,5 тонна киптерә дисәк, амбарларын тутыру өчен аңа 28 тәүлек эшләргә кирәк икән.

Коркачык амбары

Элеватор эшенең торышын, эшне оештыруны үз күзләребез белән күреп кайту өчен, Биектау районында урнашкан Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенә юл тоттык.

- Безнең элеваторга 40 мең тонна ашлык сыя. Бүгенгә аның 42,5 проценты тутырылган, - ди предприятиенең генераль директоры Нияз Гарипов. - Җәй башыннан ук диярлек безгә министрлыктан, быел уңыш күп булачак, бөртеклеләрне кабул итәргә әзерләнегез, дигән хатлар килеп торды. Мин үзебезнең эшне дүрт этапка бүләм: ашлык кабул итәргә әзерләнү, кабул итү, саклау, озату. Бөтенесе дә безнең өчен бик мөһим.
Ул безне элеватордагы эш тәртибе белән таныштырды. Ашлык килүгә, ул иң элек лаборатория аша үтә, аннан соң үлчәүгә салына. Урып-җыю чоры булганга, элеваторны башкачарак күз алдына китергән идем. Бөтен җирдә тау-тау ашлык, көрәк тоткан апалар, абыйлар эшлиләр, тыз-быз машиналар йөридер дип. Көрәк тоткан кешеләрдән кала, барысын да күрдем үзе. Хәзерге заманда бар да автоматлаштырылган, көрәк белән көрәп ашлык суырткан чорлар артта калган. Биредә алтмыштан артык кеше эшли дисәләр дә, арлы-бирле йөргәннәре күренмәде, һәркем үз эшендә.



- Эш тәүлек буе туктатылмый. Урып-җыю чорында эшчеләрне үзебезнең ашханәдә бушка ашатабыз, хәтта төнге сменага да ризык әзерләнә, - ди директор.
Элеватор тимер юлга якын, бу өстәмә мөмкинлекләр бирә. Ашлыкны киптереп алып китүчеләр дә, биредә саклаучылар да бар икән. Киптерү, чистарту, саклау бәясенә килсәк, аны министрлык билгели.
Элеваторда моңарчы бер дә таныш булмаган «рыжик» дигән культураны да күрдем. Ул майлылыгы буенча рапстан калыша, үстерү артык мәшәкатьләр тудырмый, шуңа күрә терлекләргә азык буларак, бәлки, киләчәктә аны күпләп үстерә дә башларлар.

Авыл баласының кайсысы гына колхоз амбарында эшләмәгән икән. Хәзерге замана техникасы җиһазлары бу эштән балаларны күптән азат итте, санаулы кешеләр генә җәлеп ителә. Коркачык элеваторында йөргәндә, истәлекләр кабат яңарды, таныш күренешләрне таба алмасам да, ындыр табагына таралган икмәк исен, шөкер, әлегә бернәрсә дә алмаштыра алмый.



Республикада 2016,4 мең тонна бөртекле культуралар сак-лау урыны бар. 1396,5 мең тоннасы инде салынган, бу - 69,3 процент дигән сүз.
Татарстанга терлекләргә ашату өчен 3 млн 800 мең тонна ашлык кирәк. Он әзерләү өчен - 320 мең тонна, «Татспиртпром» компаниясе 140 мең тонна ашлык ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading