16+

Чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен орлыклар җитә

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында аграрийларның язгы чәчү эшләренә әзер булуны белдерде. 

Узган ел коры булу сәбәпле, уңыш аз чыгуны күздә тотып: “Быел кар күп булды. Яз үз җае белән килеп, карны акрынлап эретсә, кар сулары туфракка сеңәр дип өметләнәбез”, – диде ул.

Узган елдагыча, быел да чәчү эшләре 2,7 миллион гектарда башкарылачак. Орлыклар белән тәэмин ителеш 115 процентны тәшкил итә. Шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз орлыклары белән тәэмин ителеш – 95 процент. Әлегә вакыт бар, алар акрынлап килеп җитәчәк, диде министр.   
Ашламаларның Россиядә җитештерелүен ассызыклап, алар белән тәэмин ителешнең график буенча баруын һәм узган ел ахырында аларга бәяләрнең фиксацияләнүен хәбәр итте.   

Техника белән дә проблема булмаячак. Тракторлар үзебезнең Петербургта җитештерелә. Шулай ук Белорусь заводыннан да алып була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading