Шәһри Казан

Чирмешән районы Керкәле авылында яшәүче бакчачы сарымсак үстерү серләре белән уртаклаша

Керкәледә яшәүче Миләүшә Ханнанова көздән 10 чиләктән күбрәк сарымсак чәчеп калдырган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» район газетасы яза.

Реклама

- Сарымсакның бик отышлы ягы бар - аны төп бакча эшләре төгәлләнгәч, сентябрь азагында – октябрь башында, салкын көннәр башланганчы, җир туңдырганчы утыртабыз. Сарымсак үстерү катлаулы түгел, ләкин үз нечкәлекләре бар. Утырту өчен мин үзем үстергән 4-5 тырнаклы сарымсакларны сайлап алам. “Теш”ләре алтыдан күп булса, уңыш вак булырга мөмкин. Сарымсак күләгәле, юеш җирдә начар үсә. Шуңа да сарымсак түтәлләре өчен кояшлы урын сайлыйбыз. Сарымсакны бер утыртып куйсаң, эше дә әллә ни күп түгел, чүбен утыйсың да, туфрагын йомшартасың, үзе үсә ул, - ди Миләүшә Ханнанова сарымсакның отышлы якларын санап.

Сарымсакны, нигездә, август башында җыеп алалар икән. Казып – йолкып алынган сарымсакларны түтәлләрдә киптерәләр, тамырларын һәм сабакларын кисеп, бәйләп куялар.

Оста бакчачыдан сарымсакны саклау ысуллары белән дә уртаклашты:  - Аны кем ничек саклый инде. Кайберәүләр суган кебек толымлап үреп, салкынча урынга элә. Коры ком эченә салып, базга куючылар да бар. Мин сарымсакның бер өлешен коры чиләккә салып, базга куям. Шулай ук иттарткыч аша чыгырап, вак кына савытларга тутырам да, туңдыргычкакуям. Кирәк булган саен алып кулланабыз, бик уңай.

 

Фото һәм материал: nashcheremshan.ru дан алынды


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: