16+

Чишмә суының татлысын күгәрченнәр дә белә

Балык Бистәсе районындагы Юлсубино (Балтач) авылына 840 ел. Татар халкының тарихы тамырлары өзгәләнгән агач кебек. Ләкин, милләт агачы калган кадәр тамырлары белән тирәнгә үтеп, үзенең асыл-башлангычын табырга һәм барларга омтыла. 

Чишмә суының татлысын күгәрченнәр дә белә

Балык Бистәсе районындагы Юлсубино (Балтач) авылына 840 ел. Татар халкының тарихы тамырлары өзгәләнгән агач кебек. Ләкин, милләт агачы калган кадәр тамырлары белән тирәнгә үтеп, үзенең асыл-башлангычын табырга һәм барларга омтыла. 

Тарихчы Нурулла Гариф эзләнүләренә караганда, хәзерге Юлсубино авылы урынында Бөек Болгар чорларында да кешеләр яшәгән. Борынгы авыл Сафа (Сапа) чишмәсе тирәсендә урнашкан булган. Күгәрчен чишмәсе исә, Юлсубино авылыннан көньяк тарафта торак җирлектән 500 метр читтәрәк ага. Күгәрчен авылы ягында гөрләп аккангадырмы, әллә күгәрчен кошкайлар шунда кунып су эчкәнгәдерме – чишмәгә “Күгәрчен чишмәсе” атамасы тагылган. Эшкуар Хәлим Мостафин әлеге чыганакны төзекләндерүгә кереште, проектның инде беренче этабы тәмамланды.

– Башка шәһәрдә яшәсәм дә, әтием – Юлсубино, ә әнием күршедәге Күки авылыннан минем. Аллаһы Тәгалә Коръәндә игелек кылырга куша. Туган ягымдагы чишмәне төзекләндерүгә алынуымны бәхетле гамәлем итеп саныйм. Булышлык күрсәткән балтачлыларга зур рәхмәт! Кешеләр, киленнәр Күгәрчен чишмәсенә кабат йөри башласын, саф суын алсын, ял итсен, – диде чишмәне ачу тантанасында Хәлим Мостафин.

– Авылда бүген су үзәкләштерелгән үткәргечләр буенча һәр өйгә кергән, шунлыктан чишмәләр берара игътибардан читтә калып торды. Әмма авыл эчендәге чишмәләрне төзекләндердек. Инде авылдан читтәге Күгәрчен чишмәсен дә матур итеп төзекләндерүгә керешкән Хәлим Мостафинга рәхмәт! – диде Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов.

 – Чишмәләрдән зур күлләр ясала. Игелекле эшләребез, тырыш хезмәтләребез чишмәләр булып агып, Татарстанның һәм Россиянең куәтен арттырсын. 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы. Чишмәләрне яңарту, мәдәни мирасыбызны саклап, яшь буынга тапшыру бик әһәмиятле, – диде Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина. 

Юлсубино авылына 840 ел тулу һәм Күгәрчен чишмәсе ачылу шигарендәге тантана Сабантуй рухында Чошы елгасы тугаенда дәвам итте. Авыл халкы һәм иганәчеләр бүләкләрне тау кадәрле китергән. Уен-бәйгеләрдә катнашучыларга, үзешчән артистларга әлеге “бүләк тавыннан” истәлек өлеше эләкте. Ун метр озынлыктагы, баш-башлары ачык полиэтилен “капчык” эченнән ике кешенең капма-каршы чыгуы, яңа төр уен булгангадыр, халыкка үтә дә ошады. Ике полиэтилен “капчыкта” ике команда тизлеккә ярыша. Карап торганда бик ансат кебек, тик ярышучылар “капчык” эчендә буталып-чуалып бетә, оештыручылар гына коткара үзләрен. Халык тәгәрәп көлә “капчык” эчендә чапаланган уенчылардан.

 Бәйрәм программасында бил алышу да була, дигәч, көрәшчеләр бөтен Татарстаннан җыелган. Салават Губаев 18 яшькә кадәргеләр, Фәндүс Зарипов 75 килограммга кадәргеләр арасында җиңү яулады. Юлсубино авылының баш батыры булып 130 килограмм авырлыктагы баһадир Фәнил Тимергалиев калды. 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading