Әлмәт каласының Чупай ташыннан салынуын күпләр белә, ә менә ул таш чыга торган карьерның халык хәтеренә Әхмәт бай булып кереп калган Хаҗиәхмәт Әхмәтов тарафыннан ачылуын белүчеләр бармак белән генә санарлык. Авылда байның шул таштан салынган өе әле дә дә саклана.
Архив документлары буенча Чупай авылына 1680 елда нигез салына. 19нчы гасыр азагында ук биредә мәктәп-мәдрәсә, мәчет, ике су тегермәне, кибетләр булуы билгеле, сишәмбе саен зур ярминкәләр узу хакында да мәгълүмат саклана. Авыл халкы электән үк иген үстергән, мал-туар асраган, таш чыгарган.
Чупай авылы уртасында урнашкан ак таштан корылган мәһабәт бина авылның бизәге генә түгел, тере тарихы да. Аны 20нче гасыр башында Хаҗиәхмәт Әхмәтов салдыра. Ул чорның осталары тарафыннан эшләнгән бина байның өе дә, шулай ук биредә хуҗаның кибетләре дә була. Әхмәт бай ачларны – ашлы, эшсезләрне – эшле, тораксызларны тораклы иткән меценат буларак билгеле.
Истәлекләрне яңартырга уйлап бер төркем авыл яшьләре үз теләкләре белән Әхмәт байның тормышын чагылдырган тарихи вакыйгаларны тергезергә уйлый. Идея авыл клубы директоры Дамир Идрисовныкы. Үзе кебек үк туган як тарихына битараф булмаган яшьләр белән бергәләп алар чараны оештырып республикага танытырга уйлый.
– Тарихи реконструкция ясау күптәнге хыялым иде. Идеямне авылдашларым хуплап алды. Авыл мәктәбе укытучысы Хәмдия Маннапова электән дә Әхмәт бай хакында мәгълүматлар җыйган булган, шулар нык ярдәм итте. Сәхнә күренешләрендә авылдашлар катнашты, барысына зур рәхмәт, – ди Дамир.
Совет власте урнашу, гражданнар сугышына бәйле вакыйгалар җиле Әхмәт бай нәселенә дә кагылган. Иң башта туган якларын кече улы гаиләсе белән өлкән Хаҗиәхмәт бай ташлап китә. Юлда гаиләнең асыл ирләрен тиф ега: аталы-уллы Благовещенск җирендә ятып кала. Кече Әхмәт байны исә 1930 елда гаиләсе белән, халык дошманы ярлыгы тагып, Себергә сөрәләр. Алар Красноярск өлкәсендә урман кисә. Әхмәт бай биш елдан соң сукыраеп вафат була. Аңа нибары 45 яшь була. Байның варислары югалып калмый, мисал өчен Үзбәк исемле улының улы Илай Әхмәтов Ачинск каласының мэры була. Чупайлылар алар белән аралашып торалар икән. Авылда да бүген Әхмәт байның нәсел дәвамчылары бар. Нәсыйх Вафинның әнисе – Әхмәт байның оныгы. Аның сүзләренчә, әнисе бабасы турында сөйләргә яратмаган: кулак ярлыгы бөтен нәселне озак еллар куркуда тоткан. Данлы нәсел дәвамчысы икәнен дә Нәсыйх ага олыгайгач китаптан гына белгән.
«Кайтаваз» исеме астында узган чараны сәхнәләштерүне Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров башкара, егетләргә «Тамырлар» фонды җитәкчесе Марат Туйкин, Ямаш авылы клубы директоры Дмитрий Столяров та олы ярдәм күрсәтә. Чыгымнарны Идрисовлар гаиләсе үз өстенә ала. Шул чор вакыйгаларын тергезеп, егетләр һәр тамашачының күңел түрендә булган ярасын кузагытты дисәм дә ялган булмас: һәрберебезнең нәселендә репрессия корбаннары булган якыннарыбызның исемнәре саклана шул.
– Чупай, Мәмәт, Кичүчат, аларга өстәп кече авыллардан саналган Сәмәрканд, Бикмораз, Дәүләт авыллары кешеләре бер нәселдән ишәеп, тора-бара туганлык, кода-кодагыйлык җепләре белән бәйләнгән. Бу авыллардан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен бер китапка җыйган идек заманында. Бүгенге күркәм чарадан соң туган авылларыннан сөрелгән, куылган, күчеп китәргә мәҗбүр булган якташларыбызның хатирәләрен дә бергә тупласак, әйбәт булыр иде дигән фикер туды әле миндә. Чараны ел саен зурдан кубып уздырырга кирәк, – ди чарада тамашачы буларак катнашкан Ризаэтдин Фәхретдин музее директоры Диләрә ханым Гыймранова.
Совет чорында әле мәктәп, әле колхоз идарәсе, әле телефон станциясе, әле авыл китапханәсе булып чупайлыларга озак еллар хезмәт иткән Әхмәт бай йортын авылдашлар Татарстан Республикасының мәдәни мирасы итеп күрәсе килә. Бу чара да, башлыча, шул максаттан оештырылган. Бина кайчандыр авыл хуҗалыгы балансында булып, бүген бөтен җирләре белән инвестор кулына бирелгән.
– Авыл халкы белән Әхмәт бай йорты тирәлеген карап торабыз, кулдан килгәнчә кышын карын чистартабыз, җәен печәнен чабабыз. Ләкин еллар үзенекен итә, тәрәзәләре ватыла, түбәсе туза. Инвестор Сергей Владимиров белән сөйләшкән бар иде бу хакта, аның әлеге бинага карата үз планнары да бар дип беләм. Ләкин авыл халкы аны Әхмәт бай утары итеп саклап калырга тели, – ди Мәмәт авылы башлыгы Илсөя Зөбәерова.
Чупай авылы карьерыннан чыгарылган таш нефтьчеләр башкаласы Әлмәтне кала булып тергезә. Дөрес, ул йортлар күптән инде заманча тышланган, Чупай ташының хатирәләре бары тик фотоларда гына саклана. Итексез итекче кебек, Чупайның үзендә генә шул таштан салынган бердәнбер йорт Әхмәт байныкы. Ул да бүген төзекләндерү сорый. Авыл халкының болай кубуы хәерлесе белән тәмамлансын иде – репрессия корбаннарының тере шаһиты булган бина варисларга кайтырга тиеш. Өметләнәбез әле...
Рәдифә Ногманова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар