16+

Дуңгызларны нишләтәбез?

Дуңгызны безнең татар яратмый, әлбәттә, кемнәрдер асрый да, ашый да, шулай да, гомумән алганда, Африка чумасына бәйле рәвештә дуңгыз асрауларны шәхси хуҗалыкларда чикләү мәсьәләсен күпләребез бик тыныч кабул иткәндер дип уйлыйм. Татар авылларында да дуңгыз ят хайван түгел анысы. Бер чорда мөселманга хәрам булган бу мал белән мавыгучылар шактый иде,...

Дуңгызларны нишләтәбез?

Дуңгызны безнең татар яратмый, әлбәттә, кемнәрдер асрый да, ашый да, шулай да, гомумән алганда, Африка чумасына бәйле рәвештә дуңгыз асрауларны шәхси хуҗалыкларда чикләү мәсьәләсен күпләребез бик тыныч кабул иткәндер дип уйлыйм. Татар авылларында да дуңгыз ят хайван түгел анысы. Бер чорда мөселманга хәрам булган бу мал белән мавыгучылар шактый иде,...

Дуңгызны безнең татар яратмый, әлбәттә, кемнәрдер асрый да, ашый да, шулай да, гомумән алганда, Африка чумасына бәйле рәвештә дуңгыз асрауларны шәхси хуҗалыкларда чикләү мәсьәләсен күпләребез бик тыныч кабул иткәндер дип уйлыйм. Татар авылларында да дуңгыз ят хайван түгел анысы. Бер чорда мөселманга хәрам булган бу мал белән мавыгучылар шактый иде, файдасыз, керемсез дип соңыннан баш тарттылар. Ә менә Балтач районының Чепья авылы ветеринария бүлеге җитәкчесе Илгиз Гыйльмуллин: «Безгә караган 23 авылның 13 шәхси хуҗалыгы дуңгыз асрый, - ди. - Бу авылларда мари, удмурт, рус, керәшен милләтеннән булган халык яши. Алар өчен дуңгыз ите төп азыкларның берсе дисәм дә ялгыш булмас. Дөрес итеп аңларга кирәк, алар гомер буе дуңгыз тоткан. Монда, бүтән асрамагыз, бетте-китте, дип кырт кисеп кенә булмый. Һәрбер шәхси хуҗалыкка йөреп чыктык, аңлату эшләре алып бардык. Әлбәттә, аңларга да тырышалар, шул ук вакытта күз яшьләре белән елап җибәрүчеләр дә бар. Кемнәр өчендер дуңгызчылык - төп керем чыганагы да, яшь дуңгызларны сатуны сайлаган хуҗалыклар да бар. Ә инде күмәк хуҗалыкларга килгәндә, монда эшләү күпкә җиңелрәк. Дуңгызны бик аз гына тоткан бер хуҗалык бар иде, алар сатып бетерделәр. Икенчесендә исә ул хәзергә калып тора, биредә дуңгызчылык белән шөгыльләнергә шартлар тудырылган. Ишеткән бар, укыган бар, күргән юк дигәндәй без турыдан-туры Африка чумасын күргән кешеләр түгел, инде күрергә язмасын дигән теләктә калыйк».
Дәүләт ветеринария берләшмәсенең Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Шакиров: «Безнең районда аерым хуҗалыкларда дуңгыз асраучылар юк дәрәҗәсендә, -диде. - «Татмид Агро» ЯАҖ комплексында 40 мең баш дуңгыз бар һәм монда бөтен саклык чаралары да иң югары дәрәҗәдә куелган. Безнең белән ызандаш булган Кукмара районының Яңа Комар авылында шәхси хуҗалыклар дуңгыз асрый иде. Бу авылга «Татмид Агро» ЯАҖ җитәкчелеге белән барып халык белән очраштык һәм аларга дуңгызларын сатарга тәкъдим иттек. Шәхси хуҗалыкларга моны кабул итү бик җиңел генә түгел, ияләшкәннәр, җайлашканнар. Шулай да тырышканда була. Африка чумасының ничек куркыныч булуы турында фильмнардан күрсәтәбез. Бу афәт килсә, әлеге җирлектәге сөтне, итне, хәтта бәрәңгене дә читкә чыгарып булмый дигән сүз. Монысын да аңлатабыз. Инде килештек, килешү нигезендә шәхси хуҗалыклар үз дуңгызларын «Татмид Агро»га бирделәр, көзгә итләтә алачаклар. Бүгенге көндә Теләче районында сөйләшү, аңлату эшләре алып барабыз».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading