16+

Ел да кабатлансачы

Сабан туе мәйданы гөрли: күпертелгән батутларда сикергән балаларның чыр-чуыннан, моңлы гармун тавышыннан, дәртле көйләрдән тирә-юнь яңгырап тора. Август аенда нинди Сабантуй инде дисезме? Соңгы арада аеруча активлашып киткән норлатлылар бу юлы авыл көне уздырырга булганнар икән. Норлатка 800 ел тулу уңаеннан авыл җирле үзидарәсе, мәдәният йорты белән берлектә, бәйрәм оештырган.

Ел да кабатлансачы

Сабан туе мәйданы гөрли: күпертелгән батутларда сикергән балаларның чыр-чуыннан, моңлы гармун тавышыннан, дәртле көйләрдән тирә-юнь яңгырап тора. Август аенда нинди Сабантуй инде дисезме? Соңгы арада аеруча активлашып киткән норлатлылар бу юлы авыл көне уздырырга булганнар икән. Норлатка 800 ел тулу уңаеннан авыл җирле үзидарәсе, мәдәният йорты белән берлектә, бәйрәм оештырган.

Бәйрәм азан тавышы белән башланып китте. Барлык җыелган халык «Мөслимә» мәчетенең имам хатибы Хәмзә Мөхәммәтшинның вәгазен тыңлады. Кичәнең төп кунаклары - авылның аксакалларына урын түрдән иде. 20 яшеннән толлык ачысын татыган, сугыш авырлыкларын кичергән 98 яшьлек Сәтирә әбигә сокланмый мөмкин түгел. Авылда иң карт 93 яшьлек Габдерәхим бабай да игътибарга лаек. Атаклы балта остасы салган йортлар, бизәкле эшләнмәләр күпләргә үрнәк. Шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән парларны да тәбрикләделәр. Балалары, оныклары аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов исә юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Әнә 60 ел иңне иңгә куеп яшәүче Саймә апа белән Фәрит ага Насыйбуллиннар. 1953 елда кырда көлтә бәйләгәндә таныша яшьләр, бер-берсенә гашыйк булып, соңрак никах укыталар. Кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып, бүгенгә кадәр мәхәббәт учакларын сүндерми саклап калган бу парларны күреп сөенеп куясың. Хәзер дә бер-беренә хөрмәт белән, ягымлы, яратып карый алар.
Кичә төрле уеннар, ярышлар, чыгышлар белән үрелеп барды. Сиксәнне узган Әминә апа Заһидуллинаның шулай оста биегәненә яшьләр дә гаҗәпләнеп кул чапты. Норлат авылыннан чыккан танылган шәхесләрне искә алдылар. Норлат авылында туып үскән ТРның атказанган артисты Ринат Шаһидуллин исә авылдашларына дәртле җырларын бүләк итте. Мин үз чиратымда «ШК» газетасынын истәлекле бүләкләрен тапшырдым.
Соңгы елларда авыл көне дигән бәйрәм аеруча популярлашып китте. Күп кенә салаларда уздыралар аны. Бәйрәмнәр болай да җитәрлек анысы. Тик менә авыл көне дигәненең үзенә генә хас үзенчәлеге, күркәмлеге бар. Буыннар белән буыннарны очраштыра ул, күптән күрешмәгән туганнарны, дусларны бергә җыя, яшьлеккә, балачакка алып кайта. Ә андый бәйрәмнәр ел саен уздырыла торган күркәм бер гадәткә әйләнсә, бер дә начар булмас иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading