16+

Элек «Ләйсән», «Рамил», «Алинә» юк иде, барысына бер исем – «Сельпо кибете» иде

Дистә еллар тарихы булган «Татпотребсоюз» берлеге кибетләре республиканың уналты районында бөтенләй юк. Ничаклы биналары, җиһазлары, тәҗрибәле кадрлары булган тулы бер системаны таралды дияргә дә була. Сельпо кибетләренең ишегенә йозак эленгән бер вакытта, шәхси эшмәкәрләр, үзләренең сату нокталарын ачып, көйле генә эшләп киттеләр. Халык саны аз булган кечкенә авыллар гына нәүмиз...

Элек «Ләйсән», «Рамил», «Алинә» юк иде, барысына бер исем – «Сельпо кибете» иде

Дистә еллар тарихы булган «Татпотребсоюз» берлеге кибетләре республиканың уналты районында бөтенләй юк. Ничаклы биналары, җиһазлары, тәҗрибәле кадрлары булган тулы бер системаны таралды дияргә дә була. Сельпо кибетләренең ишегенә йозак эленгән бер вакытта, шәхси эшмәкәрләр, үзләренең сату нокталарын ачып, көйле генә эшләп киттеләр. Халык саны аз булган кечкенә авыллар гына нәүмиз...

Дистә еллар тарихы булган «Татпотребсоюз» берлеге кибетләре республиканың уналты районында бөтенләй юк. Ничаклы биналары, җиһазлары, тәҗрибәле кадрлары булган тулы бер системаны таралды дияргә дә була. Сельпо кибетләренең ишегенә йозак эленгән бер вакытта, шәхси эшмәкәрләр, үзләренең сату нокталарын ачып, көйле генә эшләп киттеләр. Халык саны аз булган кечкенә авыллар гына нәүмиз бүген. Республиканың якынча 900 авылында кибет бөтенләй юк. Сәбәбе - шәхси эшмәкәрләр өчен кечкенә авылларда кибет тоту үзен акламый. Бу авыллар өчен дәүләт контролендәге «Татпотребсоюз» кибетләренең торгызылуы кирәк.
Балтач районыннан Нурания Гыйльмуллинаның сәүдә өлкәсендәге хезмәт стажы кырык ел. Товаровед хез­мәткәре булып эшкә килеп, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә. Ун ел элек үзенең шәхси кибетен ачкан. Район үзәкләрендә кибетләр күп, бер-берсенә терәлеп диярлек торалар, көндәшлек җитәрлек. Нурания ханымның сәүдә үзәген Казан «Бәхетле»сенең райондагы күчермәсе дияргә була. Шушында ук камыр ризыклары пешереп, салатлар ясап, халыкка тәкъдим итәләр.
- Ни өчен «Татпотребсоюз» кибетләре бетте дигән сорауга җавапны бик ерактан эзлисе түгел, минемчә, - ди Нурания ханым. - Кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге ту­ганнан соң, шәхси кибетләр ачыла башлады. Болар эшкә үземнеке булсын дип тотынган кешеләр. Кулланучылар җәм­гыяте кибетләре конкуренциягә каршы тора алмадылар, бары шул гына. Әлбәттә, тырышканда, халыкка кирәкле булуның юлларын табарга була иде. Ни генә димик, кулланучылар җәмгыяте кибетләре әллә ничә дистә еллар буе халыкның ышанычын яулаган сатып алу нокталары булдылар.
Сәүдә эше уңганлыкны, тырышлыкны, җитезлекне ярата. Кибетче кеше психолог булырга тиеш, һәр сатып алучының кү­ңеленә үтеп кереп сөйләшә белергә кирәк. Район җирендә сатып алучының ышанычын бер югалтсаң, кире кайтару авыр, һәркем бер-берсен белә. Зур шәһәрләрдә, юл буенда урнашкан кибетләрдә генә сатып алучылар гел яңа, бездә шул бер үк кешеләр.
Нурания ханым, мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак, дип, безне кибет буйлап сәяхәткә алып китте.
- Бары тик сезнең өчен генә, диде ул, безнең күңелне күтәреп. - Югыйсә цехларга беркемне дә алып кермибез, серләрне дә ачып бетермибез.
Хәер, бирегә бишенче каналдан «Ревизор» тапшыруы килсә дә, бернинди дә кимчелек таба алмас иде, мөгаен. Һәркайда тәртип, ризыкларның һәркайсы аерым зоналарда саклана, суыткычлар да аерым. Көндәлек куллану товарлары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен аерым заллар. Җирле халык үстергән яшелчәләрне, районның сугым цехында әзерләнгән итләрне дә үзләрендә саталар. Без Нурания ханым белән сәүдә серләренә төшенә торганда, хезмәттәшем Дилбәр Гарифуллина кухняда мастер-класс та алырга өлгерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading