16+

Элеккеге колхозчы шәһәр урамын себерә

Тарих кабатлана дигән сүзнең дөреслегенә елдан-ел инанасың: элек, авылда колхозчыларның таякка эшләп йөргән елларында, күп кенә авыл кешеләре, шәһәргә китеп, ат караучы, урам себерүче булып эшләгән. Бүген инде тарих китапларыннан Мәскәү урамнарын себерүчеләрнең күбесе татарлар икәнен беләбез. Татар халкы эштән курыкмый, чисталык-пөхтәлекне ярата. Һәр җирдә авыл кешесенең тырышлыгын белгәнгә, аларны...

Элеккеге колхозчы шәһәр урамын себерә

Тарих кабатлана дигән сүзнең дөреслегенә елдан-ел инанасың: элек, авылда колхозчыларның таякка эшләп йөргән елларында, күп кенә авыл кешеләре, шәһәргә китеп, ат караучы, урам себерүче булып эшләгән. Бүген инде тарих китапларыннан Мәскәү урамнарын себерүчеләрнең күбесе татарлар икәнен беләбез. Татар халкы эштән курыкмый, чисталык-пөхтәлекне ярата. Һәр җирдә авыл кешесенең тырышлыгын белгәнгә, аларны...

Тарих кабатлана дигән сүзнең дөреслегенә елдан-ел инанасың: элек, авылда колхозчыларның таякка эшләп йөргән елларында, күп кенә авыл кешеләре, шәһәргә китеп, ат караучы, урам себерүче булып эшләгән. Бүген инде тарих китапларыннан Мәскәү урамнарын себерүчеләрнең күбесе татарлар икәнен беләбез. Татар халкы эштән курыкмый, чисталык-пөхтәлекне ярата. Һәр җирдә авыл кешесенең тырышлыгын белгәнгә, аларны эшкә алырга курыкмаганнар. Инде яңадан шул вакытларга әйләнеп кайтабыз түгелме соң?!
Авыллардагы буш өйләрнең саны арта бара. Зуррак авылларның яшәвендә өмет булса да, кечерәкләре күз алдында «эри». Авыл җирендә шул укытучылар һәм азмы-күпме гаилә фермерлары гына калып бара: умартачылар да терлек асраучылар. Терлек асраучылар дигәндә, үз тракторлары, чәчкечләре, печән чапкычлары, сукалары һ.б. булган хуҗалыклар турында сүз бара. Алар үз җирләрендә үзләренә җитәрлек терлек азыгы әзерли, шуның белән көн күрә. Боларының да тагын күпме торасы билгеле түгел, бүген-иртәгә бетерәбез дип торган мәктәпнең дә киләчәге бар дип уйлап булмый инде. Ә менә гади колхозчыга эш урыннарының бетүе көн кебек ачык: фермаларны бетереп, авыллардагы барлык терлекне якын-тирәдәге зуррак хуҗалыкларга алып киткәч, аларга бер генә эш урыны да калмады. Ә авыл халкының эшсез утырырга йөрәге түзәме соң инде?! Шуңа күрә дә гаиләләр бер-бер артлы шәһәргә китү ягын карый башлады: булган малларын сатып, йортына йозак элә дә чыга да китә. Ә шәһәрдә эшнең бетәсе юк: гади хезмәткәрләргә биредә һәрвакыт кытлык. Элеккеге колхозчы шәһәргә киткәч, нигездә, урам себерүче яки төзелешкә кара эшче булып урнаша. Шәһәрдә дә авыл кешеләрен икекуллап алырга әзерләр: эшне җиренә җиткереп эшләүче, тырыш, җаваплы хезмәткәрләрне бөтен җирдә дә үз итәләр, билгеле. Аннан соң торырга бүлмәсен бирәләр, азмы-күпме хезмәт хакын түләп баралар. Авылда бернәрсә дә эшләмичә, биржа акчасына өмет итеп яту түгел инде, һәрхәлдә. Күптән түгел генә авылдан Түбән Кама шәһәренә килгән Асия апа да подъездлар җыештыручы булып эшкә урнашкан. «Гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләдем. Менә күптән түгел генә бөтен сыерларны да күрше авылга ташып бетерделәр. Эшсез калдым. Аерым бер кешеләргә эш табылды инде үзе. Аларны хәзер көн саен, автобус белән, күрше авылга эшкә йөртәләр. Ә миңа эш калмады. Шуңа шәһәргә киттем дә инде. Ирем сантехник булып эшли, ә мин подъездлар җыештырам. Шәһәргә ияләнүе җиңел булмады, эше бар аның каравы. Ә без эштән курка торганнардан түгел. Ял көннәрендә гел авылга кайтабыз. Җәй көне нишләрбез тагын, белмим. Авылга кайтасы бик килә дә бит, ләкин анда кайтып ач утырып булмый шул - эшләргә кирәк. Пенсиягә кадәр дә ерак әле...» - ди ул.
Бикләнгән өйләрнең хуҗалары, пенсиягә чыккач, бер әйләнеп кайтыр әле, бәлки, тик җәйгә кадәр бала-чага чыр-чуы гына ишетелмәс шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading