16+

«Эш булганда, бәхәскә урын юк»

Кама Тамагы районының Келәнче авылына беренче генә килүем түгел. Бер килгән вакытта читтәрәк тау итәгендә калкып утырган ак түбәле озын бинага игътибар иткән идем. Баксаң, ул шәхси гаилә фермасы икән. Бу юлы туры шунда юл тоттык.

«Эш булганда, бәхәскә урын юк»

Кама Тамагы районының Келәнче авылына беренче генә килүем түгел. Бер килгән вакытта читтәрәк тау итәгендә калкып утырган ак түбәле озын бинага игътибар иткән идем. Баксаң, ул шәхси гаилә фермасы икән. Бу юлы туры шунда юл тоттык.

Көн кичкә авышкан булуга карамастан, ферма хуҗасы Рамил Сафин мал-туары янында мәш килә. Хәер, авыл кешесе өчен гадәти күренеш инде бу - иртәнге биштә уяналар, төнге уникеләрдә генә башларын мендәргә төртәләр. Рамил абыйның 58 баш эре терлеге бар икән. «2010 елларда, гаилә фермасы дигән төшенчә авыл хуҗалыгы өлкәсенә әле яңа гына килеп кергән чакта, районга мөрәҗәгать иттем. Бу хакта күптән хыяллана идем. Мәрхүм әти белән күптән проектларын, планнарын да төзеп куйган идек инде. Үзем зоотехник бит мин. Күңелемә якын эш - ферма булдыру. Җитәкчеләр бусагасын шактый таптый торгач, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә банктан кредит бирергә булдылар. Ай саен 70 мең түләп барырга тиеш идем мин. Тик зур керемем, залогка куярга бернәрсәм дә юк, кыскасы, бу акчаларны алып булмады», - дип сөйли Рамил абый. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Күп тә үтми Сафинны, тагын берничә кешене район хакимияте чакыртып ала. Бу юлы җитәкчелек үзе гаилә фермалары төзергә үгетли. Берәү дә әлеге эшкә алынмый, ә менә Рамил абый тәвәккәлли. «Ноябрь азагы, кар явып тора. Районнан төзелеш материаллары кайтарта башладылар. Бер үгеземне суйдым, шабашниклар алып кайттым. Төзелешне башлап җибәрдек. Декабрьдә 5 сыерымны яңа сарайга күчердем. Яз көне терлекләр саны 13 башка җитте. Хәзер савым сыерлары 24әү».
- Мал-туарга азык запасын кайдан юнәтәсез соң, - дим, ферма янәшәсендә өелеп торган печән түкләренә ишарәләп.
- Монда 100 рулон. 45 тонна ашлык суктырдым. Быелгы азык запасын былтыргыдан 50 процентка артыграк әзерләдем. Коры килгән еллар күп нәрсәгә өйрәтте. Запас тупларга, алдан чарасын күрергә тырышабыз. 78 гектар җирем бар. Лизинг программасы белән миллион сигез йөз меңлек техника алдык. Кырда улым Алексей эшли.
- 24 сыердан күпме сөт савасыз?
- Көненә 280-300 литр сөт тапшырабыз.
- Сыерларны кем сава соң?
- Хатыным Таня белән киленем Лида. Миндә бит Италия җиһазлары. Сөтне күрми дә алар.
Ферма эченә, сөт саклана торган бүлмәгә узабыз. Монда чын заманча ферма. Сөт торбалар аша махсус савытка тула. Зур гына суыткычта саклана. Тирес җыю өчен махсус җайланма бар. Бар да уңайлы.
- Сөттән кергән табыш кредитларыгызны капларга җитәме соң?
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән район хакимияте берәр миллион сум биргән иде. Калганын үземә табарга туры килде. Ходайның рәхмәте, кредит дип алай акчасыз интеккәнем юк. Район хакимияте башлыгы, дусларым, танышларым гел булышып тора. Хәзер ай саен 40 мең сум кредит түлим, айлык керемем 100 мең тирәсе дип исәпләсәм, 60 меңе янда да кала әле. Бер елдан үземә генә эшләрмен дип уйлыйм.
Сыерлар арасында берничәсе әллә кайдан игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Саргылт төстәге зур колаклы бу сыерлар джейшир токымыннан икән. Аларны Рамил абый Оренбург якларыннан кайтарткан. Әллә ни күп сөт бирмәсәләр дә, майлылыкны арттыралар. Безнең сөтнең майлылыгы 3,6 процент. Бу югары сортлы сөт булып санала. Аның өчен хөкүмәт һәр литрга өстәмә бер сум бирә.
- Димәк, төп ярдәмчеләрегез гаилә әгъзалары...
- Ялларга кешесе юк бит аның. 10 мең хезмәт хакы белән эш тәкъдим иткән идем, беркем килми. Әнә көтүчем Анатолий да Югары Осланныкы. Кеше эшләргә иренә диимме шунда...
Сыерлардан тыш, Рамил абый әтисеннән мирас булып калган 30 баш умарта үрчетә, 50 каз, 12 дуңгыз асрый. Өстәвенә ул - Кама Тамагы районында аучылар җәмгыяте рәисе. Мәскәү Авыл хуҗалыгы университетында соңгы елын укый. Үзе аучылыктан баш тарткан. «Җитәрлек кан койдым. Булды, туйдым. Хәзер законсыз аткан браконьерларны аулыйм», - ди, елмаеп.
- Киләчәккә планнарыгыз?
- Улым 25 яшендә. Өйләнгән, ике баласы бар (балалары өчен үги әти булса да, ул аларны үзенекедәй якын күреп тәрбияли). Гаиләсе белән миңа булышалар. Аларга Келәнчедә йорт алып биргән идем, әмма алар ике катлы зур йортта яшәргә тиеш. Тораклы итәсем бар әле үзләрен.
Рамил абыйның саубуллашканда әйткән сүзләре күңелемнән озак китми йөрде: «Эш булганда, бәхәскә урын калмый. Килен белән каенана да дус, ир белән хатын да тату».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading