Республикабызда авыллар юкка чыга бара, шәһәргә күченеп китүчеләр саны һаман арта. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең коллегия утырышында яңгыраган саннарга гына карыйк: бүгенге көндә республикабызның 49 авылында бер кеше дә яшәми. Ә Татарстанның һәр дүртенче авылында кеше саны 50дән дә артык түгел. Ни өчен авыллар юкка чыга бара, халык...
Әминә Харисова, Арча:
- Төп сәбәп эш булмауда, дип уйлыйм. Эше булса да, хезмәт хакын түләмичә азаплыйлар бит әле аның. Авылда рәхәт, тыныч булса да, хәләл көч белән тырмашып тапкан хезмәт хакыңны да ала алмагач, бер дә күңел үсми шул инде. Ярый әлегә мәктәп бар, әмма балалар аз булгач, аны да ябып куйсалар, шәһәргә чыгып китми нишлисең инде?! Бөтен кешедә дә фермерлык осталыгы, тәвәккәллек юк бит. Авыл балаларының да күбесе шәһәргә рәхәттән түгел, ә чарасызлыктан китеп бара инде. Медицина, белем бирүне бик начар дип әйтмәс идем анысы. Хәзер бөтен кешедә машина, балаларын төрле түгәрәкләргә районга алып бара алалар. Мәдәни чаралар да районда гел үтеп тора. Дөрес, бөтенләй авыл тормышына җайлаша алмаган кешеләр дә юк түгел. Авылда көчле, тырыш, нык ихтыярлы, кул хезмәтен яраткан кешеләр генә яши аладыр ул. Шәһәр кешесе өйгә кайткач ял итә, ә авыл кешесе үз хуҗалыгын карый.
Илфар Нәкыйпов, Казан:
Нәрсә дисәгез дә, авыл шәһәр түгел инде ул. Барыбер ул арттарак бара. Эш тә булмаса, нишләргә кирәк анда, карьера үсеше дә юк дигән сүз. Авылда калганнарның да күбесе читкә чыгып эшләп йөри дип беләм: төзелешләрдә күпчелек авыл халкы. Уңайлыклар ягыннан хәзер авыл шәһәрдән бер дә ким түгел - анысын сәбәп дип әйтеп булмый. Ә авылны яратабыз үзе, кайтып торабыз - кунакка гына инде, билгеле. Һавасы гына ни тора. Соңгы вакытта авылларга игътибар арта бара кебек: юлларны, медицина ягын кайгырталар һ.б. Бетмәсен иде инде авыллар, гөрләп торсыннар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар