16+

Эшкә яшь мишәйт итми

Танышыма кунакка баргач, ул мине тәмле кекслар белән сыйлаган иде. Буа якларына барабыз дигәч тә, син яратып чәй эчкән кексларны миңа Буадан күчтәнәч итеп китергәннәр иде, шуларны пешереп сату белән шөгыльләнүче Әлфия Алтынбаеваны күрми кайтма инде алайса, дип озатып калды. Ничек итсәк иттек, кексчы Әлфияне күрми китмәдек без Буадан. Аның...

Эшкә яшь мишәйт итми

Танышыма кунакка баргач, ул мине тәмле кекслар белән сыйлаган иде. Буа якларына барабыз дигәч тә, син яратып чәй эчкән кексларны миңа Буадан күчтәнәч итеп китергәннәр иде, шуларны пешереп сату белән шөгыльләнүче Әлфия Алтынбаеваны күрми кайтма инде алайса, дип озатып калды. Ничек итсәк иттек, кексчы Әлфияне күрми китмәдек без Буадан. Аның...

Үз бизнесын булдырган дигәч тә, безнең күз алдыбызга урта яшьләрдәге бер ханым килеп баскан иде. Машинадан бөтерчек кебек, кечерәк буйлы нечкә генә бер яшь кыз бала төшкәч, аптырап киттек. Иң беренче соравыбыз да «сиңа ничә яшь соң?» иде.

23 яшендә генә булса да, Әлфия, бу бизнесыннан кала, тагын бер җирдә эшли. Үзенең әйтүе буенча, эшкә вакыты кала, ә укырга юк, шуңа да университетның юридик факультетында читтән торып кына укырга туры килә, ди.

Цехны Әлфия арендага алган. Узган елның кышында башланган эше бик тиз җайланган. Баштарак Апас районына барып эшләгән булсалар, хәзер цехны үзләрендә ачканнар.

- Тортлар пешереп сату ул әниемнең иптәш кызының идеясе иде. Аның белән бергәләшеп башладык бу эшне. Әмма Апаска гел йөрү авыр булды, бөтен нәрсәне контрольдә тотып та булмады, юлга гына да вакыт күп китә иде. Бизнесның уртак булуы да кыенлыклар тудырды. Шуңа да без әни белән цехны үзебезнең Буада ачарга булдык. Апаста бисквит тортлар гына пешереп сатсак, монда ассортиментны арттырдык. Камыр җәю, камыр басу, токмач кисү, кекс пешерү җайланмаларын, товарларны ташу өчен кредитка «Газель» машинасы алдым, - ди ул.

Цехта барысы дүрт кондитер эшли.

- Кызлар пешергән кекс, чәч-чәкләрне бик яратып алалар. Аларны үзебезнең Буада, күрше Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында сатабыз. Һәр районда үз базаларыбыз бар, алардан заказлар җыябыз да кызлар шуларны пешерә. Бу эштә төп ярдәмчем әнием. Ул бер сәүдә фирмасы товарларын таратучы, тирә‑як авылларны биш бармагы кебек белә, кибетләр белән элемтәләр урнаштырырга аның ярдәме зур булды. Ә мин исә аның өметен акларга тырышам, - дип дәвам итә Әлфия.

Киләчәктә бизнесын тагын да җәелдерергә, ассортиментны баетырга исәпләп тора. Шушы көннәрдә генә Казаннан оста кондитерларны чакырып, мастер-класслар уздыру уе белән йөри.

Буа якларындагы кешеләр белән аралаша торгач, кексчы Әлфияне белмәгән кеше юк икән дигән фикер калды бездә. Иренгәннең җаны чыга, тырышканның даны чыга, диләр шул андыйлар турында. Буа якларына барып чыксагыз, кексчы Әлфиянең тәм-томнарыннан авыз итми китмәгез.

Фото: Зөлфия Хәлиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading