Шәһри Казан

Эзләмәгез Сәярне, ул чәчәкләр үстерә

«Мин синең яшел күзләреңә гашыйк», - дип җырлап, кызларны үзенә караткан Сәяр соңгы вакытта дискәтүкләрдә, татар яшьләренең күңел ачу чараларында күренми башлады. «Югалттык без аны», - диләр кызлар. Ә мин Сәярне таптым! Ул хатын-кызларның йөрәген башка юл белән яуларга булган һәм... авылга кайтып чәчәкләр үстерә башлаган.

Реклама

Аның бу гамәлен, кыскача итеп, ул үз асылына кайткан дип аңлатып булыр иде, чөнки Сәяр, авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, агроном белгечлеге алган егет. Ни өчен иген икмәгән, чәчәкләр үстерә башлаган икән дисәгез, сәнгатькә гашыйк күңел нәфислеккә тартыла инде ул.
- Казанда үтә торган концертларга гел чакырып торалар, бик сирәк катнашам. Бүген инде минем өчен башка нәрсә мөһимрәк. Сәхнә минем яшьлек мавыгуым иде, - ди Сәяр Шакирҗанов. - Практиканы Сарапул шәһәрендә чәчәк үстерү базасында үткән идем, бу эш мине бик кызыксындырды. Әти-әниемнең туган авылы Балтач районы Шода авылына кайтып, чын-чынлап чәчәк үстерү белән шөгыльләнергә карар кылдым. Әлеге юнәлеш безнең республикада өйрәнелмәгән дисәк тә була. Ә чәчәкләргә сорау бик зур: үткән елны 8 март көнне һәр сәгать саен 800 данә лалә сатылды дигән иде бер сатучы. Чәчәкләр бездә чит илдән, башлыча Голландиядән кайтартыла.
- Ни өчен нәкъ менә лаләләр?
- Лаләләр бик нәфис гөлләр, озак торалар һәм аларны кызлар бик ярата. Бу чәчәкләр нәкъ менә хатын-кызлар бәйрәменә - 8 Мартка дип махсус үстерелә.
- Лаләләрне үстереп билгеләнгән көнгә чәчәк аттыру бик җиңелләрдән түгелдер?
- Монда инде гади кызыксыну гына җитми, чын белгеч булырга кирәк. Температура режимы (көн дәвамында ул берничә төрле була), һава әйләнеше, дымлылыкның күләме төгәл сакланырга тиеш. Билгеле бер вакытка чәчәкләрне коендырып кына торырга кирәк булса, аннан соң тамырларга сибелә. Теплицада чәчәкләр үстерүнең үзенчәлекләре бик күп. Ярый әле киңәш биреп, ярдәм итеп торучы остазларым бар. Һәр ун көн саен килеп, эш барышы белән танышып торалар. Голландиялеләр үзләре дә Россиядә үстерелә торган чәчәкләр белән бик кызыксына, февраль башында безгә дә килделәр, эшебездән канәгать булып киттеләр.
- Аңлавымча, 8 Март бәйрәме алдыннан теплицада чәчәкләр калмаячак. Аннан соң монда нәрсә утыртырга исәплисез?
- Бездә якынча 45000 төп лалә үсә, аларның инде иясе бар. Җыйнап, вакытында илтеп тапшырырга гына кирәк, уебыз - киләчәктә алар урынында яшелчә үсентеләрен үстереп сату.
Моңарчы әле беркайчан да, бер бакчада да 45000 төп лалә күргәнем юк иде. Сокланып та, гаҗәпләнеп тә туя алмадым, күңел гел иләсләнде. Сәяр исә, алда башкарасы эшләрне санап, минем чабудан тартып, җиргә төшерә торды. Йа Ходам, әле үстерү генә түгел икән! Аларның һәркайсын егермешәр итеп бәйләмнәргә җыйнарга (исәпләдем: якынча 2250 бәйләм була), кәгазь тартмачыкларга салырга (аларын да үзләре ясыйлар) һәм ...суыткычка куярга кирәк. Иркәләп, назлап үстер дә аннан соң салкынга куй инде? Лаләләрне өч атнага хәтле суыткычта тотарга була диделәр. Болай эшләгәндә, аның таҗлары ачылмый, чәчәкләр йокымсырап ята. Ә инде нәфис затларның кулына килеп кергәннән соң, уянып, тирә-юньне нурга күмәләр. Янәдән бер кызыклы искәрмә: безнең Татарстанда сары һәм ак лаләләргә өстенлек бирәләр икән. Һәр җирлекнең үз яраткан төсе була диделәр. Лаләләр сатып алганда тагын шуңа игътибар итегез: аларның озынлыгы 35 см дан да кыска булмаска тиеш. Кыска икән, димәк, алар стандарт түгел, очсызрак бәяләнергә тиеш. Ә инде 55 см га хәтле җитсә, бик яхшы дигән сүз. Сәярнең лаләләре модельләр кебек озын буйлы.
Сәярнең әти-әнисе Фирдания һәм Сәүбән Шакирҗановлар гомер буе хезмәт белән яшәгән кешеләр. Беренчеләрдән булып шәхси кибет ачканнар. Яз җиткән саен, икешәр мең каз алып үстерәләр, атлар тоталар. Район үзәгендәге йортларын олы улларына калдырып, Шодада зур йорт җиткергәннәр.
- Теләгебез - ике улыбызны да хезмәткә күнектереп тәрбияләү. Тырыш хезмәт белән тапкан малларының кадерен белеп, инсафлы, иманлы булып яшәсеннәр дибез, - ди Фирдания ханым.
Әле күптән түгел генә Казан сәхнәләрендә җырлап йөргән Сәяр авылдашлары сораганда мәдәни чараларда да катнаша. «Мәдәният йорты мөдире Флера апа «Сәяр улым» дип сорагач, каршы килә алмыйм», - ди ул. Шәһәрдә эш тапмыйча анда- монда сугылып йөрүче яшьләргә үрнәк булып, авыл тормышының тәмен, ләззәтен үзенчә тоеп яшәп ята Сәяр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: