16+

Фермерлар да, проблемалар да күп

Бүген фермерлык эшен алып бару җиңелләрдән булмаса да, республикада авыл җанлы, җир эшендә хезмәт куючы кешеләр аз түгел. Иң тырыш, иң тәвәккәл, иң булдыклы кешеләр бүген фермерлык эшенә алына. Район-авылларда халык көннән-көн кими торган заманда (ел саен авылдан 40 мең (!) кеше китә), салаларның бөтен өмете фермерлардадыр, мөгаен. Бүген туган...

Фермерлар да, проблемалар да күп

Бүген фермерлык эшен алып бару җиңелләрдән булмаса да, республикада авыл җанлы, җир эшендә хезмәт куючы кешеләр аз түгел. Иң тырыш, иң тәвәккәл, иң булдыклы кешеләр бүген фермерлык эшенә алына. Район-авылларда халык көннән-көн кими торган заманда (ел саен авылдан 40 мең (!) кеше китә), салаларның бөтен өмете фермерлардадыр, мөгаен. Бүген туган...

Татарстанда һәр бишенче тонна икмәкне, һәр өченче тонна бәрәңгене бүген республикабыз фермерлары җитештерә, мөгезле эре терлекнең дә өчтән бере (29 мең баш) - аларныкы. Гомумән алганда, узган 2013 елны урта һәм кече агроэшмәкәрлек вәкилләре 78,3 млрд сумлык продукция җитештергән, ягъни тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 54,6 процентын фермерлар әзерли дигән сүз бу. Хәзерге вакытта Татарстанда 6 мең крестьян һәм фермерлык хуҗалыгы, 880 гаилә фермасы (400дән күбрәге - югары технологияле), 315 мең крестьян утары, шулай ук йөзләгән авыл хуҗалыгы кооперативы һәм башка төр структуралар бар. Әлеге саннарның барысы да Игенчеләр сараенда узган Татарстан Республикасы фермерлар, крестьян утарлары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XIV съездында яңгырады.
Югарыда санап киткәнчә, фермерларның авыл хуҗалыгы өлкәсенә керткән өлешләре зур булу белән беррәттән, бүген әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга комачаулаучы киртәләр дә шактый. Һәм шулар арасыннан хәзерге вакытта фермерларның иң авырткан урыннары ул - җир мәсьәләсе. Әлеге проблема даими рәвештә күтәрелеп килсә дә, әле һаман чишелеш таба алганы юк. Фермерлар бүген 510 мең га җир эшкәртә, ә аның 86 проценты әле дә рәсмиләштерелмәгән. Бу өлкәдә фермерлар алдында гел төрле кыенлыклар туып тора. Әмма тиздән әлеге мәсьәләнең хәл ителәчәгенә өмет туды кебек. Съездда катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең сүзләре фермерларның күңеленә җылы кертте. Җиргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә Дәүләт Советы ярдәм итәргә әзер, диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин җирләрне рәсмиләштерү эшен инде 2014 елдан башларга кирәклеген әйтте. Әмма бу эш ничек башкарылачак - шунысын хәл итү мөһим.
Фермерлар алдында килеп туган тагын бер мәсьәлә ул - Таможня берлегенең 1 майдан гамәлгә керәчәк регламенты. Тиздән, итне сату өчен, җитештерүчеләр терлекләрен махсус урыннарда гына чалырга тиеш. Май аена кадәр терлекләрне чала торган махсус сугым пунктларын булдырасы бар, ә бу эш фермерлардан бик күп чыгым сорый һәм аны һәр кешенең дә үзендә булдыра алуы шик тудыра. Фермерлар, терлекләрен төяп, махсус терлек сую пунктларына йөрерме, яңа таләпләр гамәлгә керү нәтиҗәсендә күп итеп мал асраучылар кимемәсме - болар әлегә сорау булып кала. Сугым пунктларын төзү чыгымнарының бер өлешен дәүләт каплаячак. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүе буенча, моның өчен федераль бюджеттан 2 млрд сум бүлеп бирү каралган.
Фермерларны борчыган мәсьәләләр әле шактый: алар арасында җитештергән продукцияне урнаштыру проблемасы да, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитмәү дә бар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading