16+

Фермерлар карбыз да үстерә

Авылларда үзләре өчен генә карбыз үстерүчеләр булса да, республикада аны күпләп үстереп сату белән шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык.

Фермерлар карбыз да үстерә

Авылларда үзләре өчен генә карбыз үстерүчеләр булса да, республикада аны күпләп үстереп сату белән шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык.

Җылы яклардагы кебек, безнең басу-кырларда да бу баллы җимешнең тәгәрәп ятуы гаҗәп инде бер карасаң, әмма зур тырышлык һәм түземлек сораса да, мөмкин эш икән.
Зәй районының Тәкмәк авылында яшәүче Шәйгәрдановлар гаиләсенең мондый тәҗрибәсе бар инде. Алар карбыз үстерү белән берничә ел шөгыльләнә, якын-тирә район һәм авыллар аларны бик яхшы белә. Быел исә Түбән Кама районы фермеры Владимир Аппаков та карбыз үстереп карарга булган, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. Владимир Аппаков иң яхшы бәрәңге үстерүче буларак билгеле фермер, хәзер исә ул үзен карбыз үстерүче буларак та сынап карамакчы. Тәҗрибә рәвешендә, ул моның өчен 1 га мәйданны кулланырга ниятли һәм шуннан якынча 80 т карбыз җыеп алырга планлаштыра. Әмма уңышка әле җәйнең ничек килүе дә тәэсир итәчәк. Карбызны үстерүчеләр әйтүенчә, ул талымсыз үсемлек түгел, аңа да тиешле тәрбия кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading