16+

Фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга сыерлары өчен күпме акча бирелә?

Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев быел да Татарстан халкы ач калмас дип өметләнә. Ник дигәндә, дәүләт тарафыннан быел да эшмәкәрләргә генә түгел, шәхси хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтеләчәк.

Фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга сыерлары өчен күпме акча бирелә?

Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев быел да Татарстан халкы ач калмас дип өметләнә. Ник дигәндә, дәүләт тарафыннан быел да эшмәкәрләргә генә түгел, шәхси хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтеләчәк.

Кемнәрдер бәлки белмидер дә, 2016 елда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтү максатыннан, закон кабул ителгән иде.  Белгәнебезчә,  шәхси хуҗалыклар  үзләреннән артканны гына сата, исәп-хисап тотмый. Шуңа да министрлыклар, ведомстволар хисапларындагы саннарны чагыштырмача итеп күзаллау кирәктер.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, 2010 елдан алып шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга күрсәтелә торган матди ярдәмгә ихтыяҗ бар. Быел “сыер” акчасын алу өчен бюджеттан 350 млн сум акча бүленәчәк. Урынбасар вәгъдә иткәнчә, бер сыеры булганнар – 2,3 мең сум, ике сыеры булганнар һәр башка – 3,3 мең сум, өч һәм аннан да күбрәк сөтлебикә тотучылар 4,3 мең сум акча ала алачак. Бер яшьтән дә зуррак булган кәҗәләргә исә бер башка 500 сум күләмендә субсидия каралган.

- Бу – сизелерлек сумма. Быел терлек азыгы сатып алу өчен бигрәк тә. Моннан тыш, минифермалар төзү программасы гамәлдә. Терлек санына карап, хуҗалыклар 200 мең сумга кадәр акча алырга хокуклы, - дип искә алды Ришат әфәнде.
Әлеге дәүләт ярдәмнәре хисабына республикада эре мөгезле терлек башы санын 7 мең башка арттыруга ирешкәннәр. Моңа кадәр ел саен 6-7 меңгә маллар кими торган булган. Хәзер исә Татарстанда югарыда язылган ярдәмнән 57 мең кеше файдалана  һәм алар 300 меңнән артык эре мөгезле терлек, 100 меңнән артык савым сыеры асрый.

Шунысы да бар, субсидияне алу быел бераз кыенлашкан. Моның өчен министрлык конкурс игълан итәргә һәм шуның нигезендә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны сайлап алырга тиеш була. Маллар хуҗасы исә документларны һәм гаризаларны электрон форматта тапшырырга тиеш. Гаризаларны июль азагына кадәр тапшырырга мөмкин.

- Гражданин махсус программада шәхси кабинетын булдыра һәм гаризасын яза. Система үзе аның салымнар буенча бурычлары бармы-юкмы икәнен ачыклый, җире барлыгы хакында мәгълүмат җыя, шәхси ярдәмчел хуҗалыгы булуын тикшерә. Аннан соң реестр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырыла, - дип аңлатты урынбасар. Аның фикеренчә, бу беренче карашка гына авыр кебек тоела. Чынлыкта исә күпләп документ җыеп тапшырудан котылырга ярдәм итәчәк. Дөрес, моңа кадәр булган схема буенча гариза бирүчегә акча 5 көн эчендә барып җитә торган булган.

Әмма ит һәм май гына да ашап торып булмый бит. Авыл хуҗалыгы республикасы булып та, кишер, бәрәңге, шикәргә бәяләр ничек күтәрелде соңгы арада! Кишер аздан гына ит бәясен куып тотмады. (Казандагы агропаркта яңа бәрәңгене 125-150 сумга сатуларын ничек аңлатырга?!)

Әлеге проблеманы истә тотып, Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүчеләргә дә дәүләт йөз белән борылырга тиеш дигән фикерен җиткерде.

- Закон бик күп нәрсә эшләргә ярдәм итте. Бәлки аңа бераз үзгәрешләр кертергә дә кирәктер, чөнки безнең шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да, крестьян-фермер хуҗалыклары да үсә. Кооперацияләр хакында сүз бара. Алар кызганычка бәрәңге һәм кишер үстерүне азайта. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә игътибарлырак булырга кирәктер. Бу өстәмә чыгымнар таләп итәргә мөмкин. Әмма проблеманы хәл итәргә дә булышачак, - дигән фикердә Камияр Байтемиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading