2025 елда кош-кортлар асрау буенча яңа ветеринария кагыйдәләре кертелә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы кош-корт тотучы гади кешеләр, фермерлар һәм кошчылык фабрикалары өчен аларны тотуга кагылышлы кагыйдәләрне катлауландыра.
Алар арасында дезинфекция киртәләре, вентиляция кую, заводта термик эшкәртелү юлы белән җитештерелгән азык ашатырга, кош-кортның иркендә йөрүен тыю, кыргый кошлар кунмасын һәм ояламасын өчен участоктагы агачларны кисү, сулыкларны бетерү һәм башка чаралар бар. Соңгылары авыл халкын бигрәк тә шаккатырды. Бу бакчадагы шул ук алмагач, чияләреңне дә кисәргә дигән сүз булып чыга бит. Эре кошчылык фабрикалары өчен бу кагыйдәләр кирәк тә, әмма шәхси хуҗалыкта күпләп тавык яки каз асраучылар өчен ул нәрсәгә инде?
Әле тагын кош-корт яши торган бинаның ничә башка исәпләнүе күрше участокка кадәрге аралыкка бәйле булачак. Әйтик, биш метр икән, нибары 50 баш кош кына тота аласың. 100 метр булса – 1 000 баш.
Яңа документ проектында кош-корт асраучылар өч категориягә бүленә: 50 башка кадәрге вак хуҗалыклар, 51 баштан 1 000гә кадәр эре хуҗалыклар һәм 1 000 нән күбрәк башка исәпләнгән предприятиеләр. Яңа таләпләргә туры килү кошчылык фабрикаларына өчен шактый чыгым да таләп итә. Ведомство исәпләп тә чыгарган. Башлангыч исәпләр буенча, гомуми чыгымнар алты елга 3 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Әлбәттә, бу чыгымны аклар өчен бәяне арттырырга мәҗбүр булачаклар. Бу шул гади кешеләр җилкәсенә төшәчәк. Авыл халкы исә кош асраудан бизәчәк.
Шуңа да яңа кагыйдәләр шактый бәхәсле фикер тудырды. Ә бу көннәрдә «Народный фермер» ассоциациясе социаль челтәрдәге сәхифәсендә кече хуҗалыклар өчен сөенечле хәбәр җиткерде. Аларга түрәләрне шәхси хуҗалыклар һәм кече хуҗалыкларда кош-корт асрауга кискен кагыйдәләр кертмәскә күндерә алганнар. Аларның тәкъдимнәре искә алынып, документта фермерлар өчен мөһим булган төзәтмәләр кертелгән. Аерым алганда, төрле категория хуҗалыклар өчен баш саны арттырылган: вак хуҗалыкларда 100 башка кадәр, эре хуҗалыкларда – 101дән 15 меңгә чаклы, предприятиеләргә – 15 меңнән.
Элегрәк, алда әйтелгәнчә, предприятиеләр категориясе 1 мең баштан алып иде. Бу фермер хуҗалыкларына агрохолдинглар алдында торган таләпләр куела дигән сүз иде.
Хуҗалык территориясендә агачлар булмаска тиеш дигән таләп тә юк ителгән. Кош саны 51 баштан арткан хуҗалыкларга катмый торган дезинфекция эремәсе булган дезинфекция барьеры булдыру турындагы шарт та үзгәртелгән. Хәзер барьердан башка гына да дезинфекция белән эшкәртергә була. Югыйсә андый киртәләр берничә миллион сумга төшәргә мөмкин булган.
Кошларның иректә йөрүенә килгәндә, 100 башка кадәр алар иректә йөри ала. 101дән 15 мең башка чаклы булса, махсус мәйданчыкта гына. 15 меңнән артканда иректә йөри алмыйлар. Шулай ук 15 меңнән арткан каз һәм үрдәккә дә иректә йөрү хокукы бирелә. «Народный фермер» ассоциациясе башкарма директоры Станислав Санкеев әлеге проект турында “бу документның язмышын ассоциация вәкиле буларак кына түгел, кошчылык белән шөгыльләнүче фермер сыйфатында да күзәтеп барам, чөнки ул миңа да турыдан-туры кагыла” дип белдергән. Документның беренче редакциясендә аның хуҗалыгы предприятие буларак каралган булыр иде. Димәк, таләпләр дә кошчылык фабрикаларыныкы кебек максималь рәвештә куела. Хәзер, категория үзгәртелгәч, андый шартлар куелмый.
Илназ Бәширов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Мөслим):
– Мин ул документ проекты турында ишеттем. Уш китмәле таләпләр анда. Дөресен генә әйткәндә, андый таләпләр куела калса, фермер хуҗалыклары озак эшли алмаячак. Алар ябыла гына, чөнки ул таләпләргә туры килү өчен шактый акча кирәк һәм бер елда гына эшләп чыгып та булмый. Дезинфекция барьерларын гына алыйк. Алар өчен генә дә өч-дүрт миллион сум акча таләп ителә. Кыш көне дә эшләсен өчен газ кертергә кирәк, чөнки электр энергиясеннән ул ун тапкырга очсызрак. Ә газны әле ферма эченә кертә алмыйбыз, аның өчен ике-өч миллион сум акча табасы бар. Аны да эшли алмыйбыз һаман. Газ керттең ди, аерым бина төзеп, эшчеләргә юыну өчен душлар эшләтергә кирәк. Аңа ут, су кертәсе була. Вагон гына куеп булмый бит. Исәпли башласаң, бик күп эш эшлисе була. таләпләргә туры килмисең, ябабыз, дисәләр, берни эшләп булмый.
Рушан Сайранов, фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Кайбыч, Кошман):
– Булган таләпләрне дә үтәп бетереп булмый. Өсте-өстенә катлауландыралар. Яңа таләпләрне бөтенләй абсурд дип әйтер идем. Аның буенча шартлы рәвештә биш-алты бинаң булырга тиеш: төп бина, карантин, изолятор, катнаш азык саклан торган, биопрепартлар өчен, биологик калдыкларны утильләштерә торган дигәндәй. Планда бар алар, үзебез өчен дә кирәк ул, әмма бүген үк эшләп куеп булмый. Дезинфекция барьерын эшләтү дә ике-өч миллионга чыга диләр. Аны без болай да һәр партия чебешләрне озаткан саен эшкәртәбез. Дезинфекция коверы тора, эремәсен алыштырып торабыз. Чит кешене кертмибез, махсус аяк киемнәре киябез. Чебешләрне дә, катнаш азыкны да “Меркурий” системасына кертәбез. Безгә беренче чиратта фермага юл салдырырга кирәк, яз-көз анда керерлек түгел. Тагын бер ферма төзетергә иде исәп, аның да таләпләре үзгәреп беткән. Яңа эш башлаучыга гына түгел, тәҗрибәле фермер өчен дә катлаулы ул. Эшләү, хуҗалыкны үстерү теләге дә бетә хәтта. Әмма төшенкелеккә бирелмибез, эшлибез.
Комментарийлар
0
0
Тавык хава сулаган очен налог кына тулэтэселэр калды инде...
0
0