16+

Габделнур бабай лаеклы ялга тракторы белән бергә чыккан

Арча ягы Габдулла Тукай һәм башка атаклы әдипләр генә түгел, тракторда 80 яшенә кадәр эшләгән Габделнур бабай Гарифуллинны биргән як та әле ул. Күкчә Бирәзә авылында яшәүче 83 яшьлек карт лаеклы ялга «тимер аты» белән бергә чыккан: Габделнур бабай йорт тирәсендә кайнашкан арада, тракторы бакчада әйтерсең тугры Акбай сыман, тирә-якны...

Габделнур бабай лаеклы ялга тракторы белән бергә чыккан

Арча ягы Габдулла Тукай һәм башка атаклы әдипләр генә түгел, тракторда 80 яшенә кадәр эшләгән Габделнур бабай Гарифуллинны биргән як та әле ул. Күкчә Бирәзә авылында яшәүче 83 яшьлек карт лаеклы ялга «тимер аты» белән бергә чыккан: Габделнур бабай йорт тирәсендә кайнашкан арада, тракторы бакчада әйтерсең тугры Акбай сыман, тирә-якны...

Татар да, журналист та тотып карамыйча ышанмый. Шуңа күрә Габделнур бабай белән күрешеп, хәл-әхвәлен сорашкач ук, хезмәт кенәгәсен күрсәтүен сорадык. Ачып карасак, чыннан да, ул 2012 елга кадәр авыл совхозында ДТ-54 тракторында хезмәт куйган. Кенәгәне күрсәткәч, озын кунычлы итекләрен киеп, биек карны ера-ера бакчасындагы «дусты»н күрсәтергә ашыкты. Габделнур бабай әйтүенчә, трактор әле һаман да эшли. Аны әле теге, әле бу яктан карап, ачыласы җирләрен ачып, тикшереп чыкты.

Габделнур абый бүген берүзе яши, балалары кайтып, бөтен нәрсәне тәртипкә китереп, идәннәрен юып китәләр. Картның хатыны авырый башлагач, балалары аны Арчага алып киткән. Габделнур бабай атна саен район үзәгенә барып, кибеттән тәмле әйберләр җыя да хатыны янына ашыга. Менә шундый олы йөрәкле, мәхәббәтле кеше ул.

«Запчастька кытлык кичермибез»

Яшерен-батырын түгел, Совет чорында эшләнгән җиһазлар - үтүкләр, тегү, кер юу машиналары хәзер дә күпләргә хезмәт күрсәтә. Бүгенге техникага, аеруча читтән кайтарылганына ышаныч шул чама гына. Арчаның ремонт-механика үзәге директоры Даниял Фәсәхиев та чит ил тракторына вакытында техник тикшерү үткәрмәсәң, ул бер ел да эшләмәскә мөмкин, ә безнекеләр тиз генә бирешми, ди.

- Чит илдәге заводларда тракторларны 15 ел гына эшләвен тәэмин итә торган махсус бүлекләр бар. Андый техниканы бүтән төзекләндереп тә булмый, яңаны алырга гына кала. Россиядәге мин белгән заводларның берсендә дә андый бүлек юк. Ел саен импорт техникага аның бәясеннән 20 процент күләмдә запчасть алырга кирәк. Яңаны алу икътисади яктан дөресрәк, әмма бездә тракторның төзек булырга тиешлеген көне килеп җиткәч кенә уйлый башлыйлар. Әйтик, бүген чыгып чәчәргә кирәк, әмма яңа трактор алырга акча юк. Шуңа күрә бердәнбер юл - техниканы ремонтлау. Җитмәсә, кредитның процент ставкалары югары: чит илдә 3-4 процент булса, бездә 16-18 процент! - диде Даниял Фәсәхив.

Арчаның ремонт-механика үзәге 1931 елда, машина-трактор станция­се (МТС) оешканнан соң ачылган. Шул вакыттан соң туйлар узып, туннар тузып бетсә дә, агрофирмалар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары ремонтка хәтта 78 нче елда чыгарылган трак­торлар да китерә икән. Кайбер станок-җиһазлар республика буенча Арчаның шушы үзәгендә генә булганлыктан, сырхаулаган техниканы Мари, Киров өлкәләреннән, үзебезнекеләрдән - Буа, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Яшел Үзәннән алып киләләр. Даниял Шакирович әйтүенчә, Югары Осланнан бик сирәк китерәләр, чөнки андагы җирләрне импорт техника белән эшкәртәләр. Әмма Арча үзәгенең «килмешәк» техникага тотынганы юк, аның өчен кыйммәтле җиһазлар, бик күп инвестиция кирәк. Техниканы читтән китерүчеләр ремонт өчен акчаны вакытында түләсә, безнекеләр «соңрак бирермен», «башта бер яртысын, аннары икенче яртысын китерермен», дип баш катырырга да ярата икән.

Даниял әфәнде белән үзәк цехларын карап йөргәндә, бер почмакта двигательләр, төрледән-төрле запас частьлар, йөк машинасына игътибар иттем. Баксаң, хуҗалары аларны ремонтка китерә дә, акча түләмичә, шул килеш яткыра. Берничә ел эчендә хуҗасы запас частьны сатып алмаса, ул үзәк милкенә әйләнә.

Ремонтка китерелгән техника чыгарылган көннән башлап 10 елын эшләп бетермәгән булса, ремонттан соң аңа бер ел гарантия бирелә. Ә 10 елдан артык хезмәт куйган техникага алты айлык гарантия эләгә.

- Запас частьларга кытлык кичермибез. Алтай, Владимир, Ярос­лавль мотор заводлары белән хезмәттәшлек итәбез. Ремонтлау - сүттең дә яңа запчасть куйдың түгел, бөтен нәрсәне җентекләп тикшерергә кирәк, - диде үзәк җитәкчесе.

Двигательне техниканың йөрәге дип атыйлар, шуңа да Даниял Фәсәхиев аңа аеруча әһәмият бирә.

- Двигательләр өч төркемгә бүленә: автотрактор, көймә (судно) һәм тепловоз. Автотракторныкын җитештерү сыйфаты буенча, безнең ил күпкә артта, көймәнекен Россиядә ясамыйлар, тепловозныкын Коломнада эшләп чыгаралар. Германия икегә бүленгән чакта, берсендә тепловозлар - безнең двигатель белән, икенчесендә американнарныкы белән йөргән. Германия берләш­кәч, ике двигательне чагыштырып караганнар да безнеке яхшырак булып чыккан. 70 нче елларда Волгоградтагы трактор заводына барганда, көненә 300 трактор чыгара иделәр: 250сен - эчке, 50сен - тышкы базарга. Хәзер завод андый саннар белән мактана алмый. Барнаулдагы Алтай заводы элек көн дә 650 двигатель чыгарса, хәзер аена 20-30ны гына ясый. Борис Ельцин марганец заводларын кайчандыр американнарга саткан булган, хәзер КАМАЗ марганецны Казахстаннан йөк самолеты белән ташырга мәҗбүр. Чуенны беренче чиратта марганец ныклы итә, - диде Даниял Фәсәхиев.

Импорт техниканың запчастьлары кыйммәт

Быелның гыйнвар башында Татарстан хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елда кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техниканы ремонтлау өчен 3 миллиард сум кирәк булачагын әйтте, шуның 1,3 миллиард сумы гына чәчү вакытында катнашачак ремонтка «җан кертү» өчен.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Рафик Шәкүров әйтүенчә, бүгенгә тракторларның - 93 проценты, чәчкечләрнең - 98 проценты, чәчү комплексларының - 90 проценты, культиваторларның 99 проценты язгы чәчүгә әзер инде. Татарстандагы техниканы төзекләндерү өчен кирәк булган 1 миллиард 300 миллион сумның әлеге 1 миллиарды гына килеп җиткән, калганы да озакламый килергә тиеш.

- 1 апрельгә районнарга техниканы әзерләп бетерү бурычы куйдык. 6 апрельдә комиссия техниканы карап чыгып, иң яхшы әзерләнгән районнарны ачыклап, премия биреләчәк, - диде бүлек җитәкчесе.
Баксаң, «Красный Восток» агрофирмасы булган Югары Ослан, Алексеевск районнарында техникага «җан кертү» авырлык белән бара. Инде әйтелгәнчә, әлеге районнарда импорт техника кулланыла, ул озаккарак чыдаса да, запчастьлары кыйммәт. Татарстандагы авыл хуҗалыгы техникасының яртысы - үзебезнеке, яртысы - «килмешәк». Актаныш, Әтнә, Балтач, Саба районнары техника төзеклеге ягыннан алдынгы­лыкта икән.

- Техникасы 100 процент төзек булган районнар бармы соң? - дим.

- Алай була алмый, чөнки трактор йөри дә ватыла, йөри дә ватыла. Чәчкечләр белән культиваторлар республиканың 70 процент районында тулысынча әзер. Чәчүгә 14 мең трактор әзер дисәк тә, барысы дә чыкмаска да мөмкин, 10-11 меңен генә дә җәлеп итәргә мөмкинбез, - диде Рафик Шәкүров.

Быел кыр батырлары чәчүгә иртәрәк дә чыгарга мөмкин. Рафик әфәнде әйтүенчә, апрель урталарында эшкә инде ныклап тотынмакчылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading