16+

Галиуллиннар гаиләсе: «Бездә ирләр токмач баса, хатын-кыз кирпеч сала»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме әле? Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында яшәүче Чулпан Галиуллин турында да әнә шулай әйтергә була. Аучылык белән дә шөгыльләнә ул, белеме буенча педагог, капкага тимердән бизәкләр дә бөгә, кирпеч тә сала, агачтан төрле сыннар, җиһазлар ясый, әле менә җәнлек, балык тиреләрен...

Галиуллиннар гаиләсе: «Бездә ирләр токмач баса, хатын-кыз кирпеч сала»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме әле? Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында яшәүче Чулпан Галиуллин турында да әнә шулай әйтергә була. Аучылык белән дә шөгыльләнә ул, белеме буенча педагог, капкага тимердән бизәкләр дә бөгә, кирпеч тә сала, агачтан төрле сыннар, җиһазлар ясый, әле менә җәнлек, балык тиреләрен...

Авылда Галиуллиннарны белмәгән кеше юк, үзләре салган дүрт катлы йортлары әллә кайдан күренеп тора. Һәр чорда үз эшләре булган аларның, хәзер менә балык ыслау белән шөгыльләнәләр дип ишеттек. Балыкка дип барсак, сезоны түгел икән әле.
- Ыслау өчен хәзер тотылган балыкларның сыйфатлары туры килеп бетми, көздән, Алла кушса, эшкә тотынабыз инде, хәзер төп эшебез - сөт ризыклары сату, иртәгә дә әле менә Обсерватория станциясенә сату белән барырга җыена идек, безнең килгәнне көтеп кенә торалар, күз ачып йомганчы алып та бетерәләр. Сөтнең литрын 40 сумнан сатабыз, эремчек, каймакны чират торып алалар. Элек биш сыер асрый идек, хәзер өчкә калдырдык әле, тырышкан кешегә, файдасы бар, бер сыердан аена 24 мең керә, - дип каршы алды Чулпан абый.
Ишектән керүгә башка дөньяга эләккән кебек. Бар җирдә чәчәк, һәр почмак нәрсә турында булса да сөйли, бассейн, ял итү урыны, коймак, уха, шашлык пешерү җайланмалары, самавыр да бар монда... Ишек тоткасы да тәкә мөгезе, биге дә - агач ботагы...
Өйгә керүгә төрле җәнлек чучелолары үзенә җәлеп итә. Әнә төлке, бурсык, стенада зур гына поши башы, нутрия (су кондызы)... Чулпан абый кечкенәдән аучылык белән кызыксынган. «Табигать баласы мин», - ди ул үзе турында. Казан педагогия институтында физик тәрбия укытучысы белгечлеген үзләштергән. Карауҗа авылына Чистайдан кунакка кайтып йөргән Фәридәгә күзе төшеп, яшьләр кавышканнар. Авылда төпләнеп калганнар.
- Фәридә Казан финанс-икътисад институтын тәмамлады, берәр банкта эшләп утырасы урынга минем белән авылда калды. Чын мәхәббәт булса, яраткан кешең белән җир астында да яшәргә риза буласыңдыр инде ул. Кызлар күп була, ләкин гаиләне алып барырдай, сабыр, йорт җанлы хатынны күзләдем, шөкер, Фәридәм шундый, һәр эшемне хуплап килде, - ди Чулпан абый.
Фәридә апа баштарак хисапчы булып эшли, аннары Галиуллиннар икесе дә озак еллар мәктәптә укыталар. Шул ук вакытта үз эшләрен дә ачып җибәрәләр. Ишегалдындагы читлекләрдә 80 баш чәшке, төлке, бурсык, нутрия, куяннар үстерә башлыйлар. Аларның тиреләрен махсус җайланмаларда эшкәртеп, бүрек тегү эшенә күчәләр. Фәридә апа тегүчелеккә укымаган, бары бер танышыннан карап торып кына бүрек тегү серләренә төшенә. Бала бүрекләре, олылар өчен дә баш киемнәре тегеп сата алар. Чәшкеләрнең тиреләре матур, шома булсын өчен, аны яхшы ашатырга кирәк, бу эш шактый чыгымлы була башлагач, Галиуллиннар башка эш турында уйлый башлыйлар. Хәзер бу һөнәрчелекләрен хәтерләтеп Фәридә апа өчен 24 нутриядән махсус тектерелгән тун гына шкафта эленеп тора. Шуннан гаилә орлык суган үрчетүгә күчә, бәрәңге сата. Ләкин товарның бәясе төшкәч, конкурентлар күбәя башлагач, кәсеп итүнең яңа юлларын эзли. 50 баш каз да асрап карыйлар. Эзләнә торгач, балык ысларга булалар.Чулпан абый дустыннан рецепт алып, махсус мичен үзе ясап, башта үзләре өчен балык ыслый. Беренче коймак төерле дигәндәй, башта килеп тә чыкмый, тырыша торгач, сигез-унар сәгать төтен эчендә тора-тора, эш җайга салына. Хәзер Галиуллиннар балыкларының үзенчәлекле тәмен Яшел Үзән, Казанда гына түгел, Чистай якларында да беләләр.
Чулпан абыйның аучылык белән ныклап шөгыльләнгән чаклары да булган, поши башлары, кыргый төлкеләр, кабан тиреләре шуңа дәлил. Тик хәзер юлламалар бик кыйбат булганга, аучылык үзен акламый дип саный әңгәмәдәшем.
Йортның икенче катына узабыз - монда стенка, телевизор асты, урындыклар, карават - барысы да Чулпан абый кулы белән эшләнгән. Соңгы каттан урамга карыйм, 11 метр биеклектән авыл үч төбендә кебек. Бу коттеджны Чулпан абый хатыны, улы белән салганына ышанасы да килми.
- Кешегә бер эш тә кушмыйбыз, бездә ир-атлар токмач та баса, тавык та йолкый, хатын-кызлар кирпеч тә сала, тәрәзә дә кисә, шуңа бергәләп салдык бу йортны, - ди Чулпан абый. Бу катта дару үләннәре кибә.
Идән астында тагын бер дөнья. «Монда 30 «Урал» машинасы балчык кына чыкты», - ди хуҗа, безне спорт залына өндәп. Теләсәң, гер күтәр, турникта асылын, стенадагы агачка пычак җылдыр, мылтыктан ат... Ял итү бүлмәсендә бильярд, теннис уйнарга була. Аларын да Чулпан абый үзе ясаган. Шешәгә салынган чын кобра, агачтан юнып ясалган елан да бар монда.
- Туган таңнарга куанып яшәргә кирәк, яшәү бик кадерле бит, тормышта гел үзгәреш булып торса гына рәхәт, мәшәкатьле тормыш күңелле, - ди Чулпан абый. Кызлары Йолдыз белән уллары Ильяр да кечкенәдән эш яратып үскән балалар. Хәзер икесе дә үз гаиләләре белән, хокук саклау өлкәсен сайлаганнар.
- 30 ел педагогик стажым минем, хәзер 60 яшем тулганда да Раифада училищеда режим буенча кизү торам. Үз эшемне хөкүмәт эше белән һәрчак бергә алып бардым, шуңа өстәп 16 ел урман кистем, 15 килолы «Дружба» пиласы сирәк кешедә бит, авыл халкына да булышырга туры килә иде. Әле ярый эш бар дип сөенәм. Эш юк дигән кешегә аптырыйм мин. Ялкаулык бу. Әнә үсеп утыра каен. Биш минутта шуннан милек яса да, 20 сумнан гына сат, бишне сатсаң да, 100 сум акча дигән сүз. Акча җирдә ята, күтәреп алырга гына кирәк, - ди Чулпан абый. Коттедж белән хәзер кешене шаккатырып булмый. Барысында да евро ремонт, ә менә Галиуллиннарның йортлары бердәнбер, чөнки аларга заманча җиһазлар кирәк түгел, һәр нәрсә күңелгә якын, үз кулың белән эшләнгән, җан җылысы иңгәндә генә рәхәт бит ул... Әле менә киләчәктә Төркмәнстанда күреп кайткан таш кое, су тегермәне ясарга уйлый Чулпан абый. Идеяләр бик күп, барысын да тормышка ашырырга Ходай исәнлеген бирсен.


Стенканы да үз кулы белән ясаган.


Эт тиресе - аякка, песинеке - билгә, бүренеке ашказанына файда ди Чулпан абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading