74 яшен тутырса да Миңнулла абый Тәхвәтов көннәр буе тимерче алачыгында кайнаша. Мичендә кызыл күмер сүнми, ә күмерендә сөягенә кадәр кызу үткән тимер өзелми...
Эше өстәлеп кенә тора. Кырда җир, шәхси хуҗалыкта бакча эшкәртү өчен кирәкле агрегатлар ватылдымы якын-тирәдәгеләр Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылына юл тота. Миңнулла абыйның теләсә кайсы запчастьны, шөрепкә кадәр ясап бирүен яхшы беләләр. Алай гына да түгел, сафтан чыгып ташлыйсы дигәннәрен дә өр-яңа итә. Алтын куллы останың эш җиһазларын без дә барып күрдек. Хикмәт! Ни генә юк. Кыру, тишү станоклары, эретеп-ябыштыру җайланмасы гына да берничә. Эшкә яраган мәлен киштәләрдә көткән запчастьларының санын үзе дә белми, миллионнан артык. Аларны мактаулы механизаторның гомерлек байлыгы дисәм дә ялгышмам, яшьлегеннән алып бүгенгәчә берәмтекләп җыйган, берсен дә ташламаган. Өч тракторы бар, шуның берсен үзе ясаган, абзар тулы терлеге, җир астындагы умарта өендә 40лап умартасы... Ә шулай да иң гаҗәпләндергәне – сигезенче дистәсенә сукмак ерган останың егетләр куәтендә тимердән төймә коя белүе. Көч, егәр дигәне сөбһаналла, ләкин ни дисәң дә 74 яшь ул 47 дә 17 яшь тә түгел бит әле. Чынлыкта, тимерченең үз хәйләсе!
– Тимерне утта агарганчы кыздырырга кирәк. Менә шуннан соң алып, ике генә сугып куясың, һәр эшнең үз җае бар, сеңлем, – ди ул. – Иртән чәйләгәч чыгып китәм дә төшке ашка гына керәм. Табигать сәгатенә көйләнсәң әйбәтрәк, ялы да кирәк. Берәр сәгатьтән тагын эшкә керешәм. Кичке тугызга кадәр кереп тә күренмим. Эшсез тора алмыйм, ятып ял иткән арада да тормыш арбасыннан төшеп калган кебек. Чуар йөрәкле, ди мине, Гайникамал апагыз да. Авырдан күтәрдек без тормышларны. “Яшьлегеңне сагынасыңмы?” – ди балалар. Сагынмыйм! Сагынырлыкмыни? Күмәк хуҗалыкта күпме акча эшләдек соң? Җәе буе комбайнда бөтен кыр тузанын йоттым, кышын тракторда суык кыйнады. Өстәмә кәсебең булмаса, кешечә яшәрлек идеме? Хәзер дә шулай. Минем пенсия 15 мең сум тирәсе, Гайникамал апагызныкы тагын да әзрәк. Баерлык ук түгел түгелен, җитәренчә генә эшләп торам әле. Кышын 15 меңләп керә, җәен икеләтә-өчләтә күбрәк. Иркен яшибез. Кайчагында бер болтны ясар өчен 3 сәгать кайнашам. Шуңа 50 сум алам. Аз димим, бирүче дә риза калсын, шунсыз миңа бәрәкәте булмый аның. Комсызланырга ярамый.
Гомергә кулдан эш төшмәгәнгә акчаның кадерен дә беләбез. Гайникамал апагыз, күрше кызы гына, минем апалар белән җиде яшеннән шәл бәйләп үсте. 33 яшем тулып, өй җиткергәч кенә өйләндем! Чаллы шәһәренә киткән иде, Гайникамалны ялга кайткач, урлап калдым. Ул төннәр буе шәл бәйләп сатты, ә мин мич чыгардым. Кызык өчен генә язып барган дәфтәрем бар, санасаң – гомер буена 672 мич чыгарганмын. Олы мичнең – 300, галанка дигәненең бәясе 250 сум иде. Әле дә хәтеремдә, паркта каравылчы өендә мичнең бер ягы ишелде. Төтен чыгу юлларын шуннан карап өйрәндем. Безнең авылдагы һәр өйдә мин чыгарган мич иде, күрше авылларга да күп йөрелде. Олы улым Азат үземә охшаган, тимер-томыр эшенә бик оста. Кечесе Илшатның табигате нәкъ әнисе – умартачы. Гайникамал апагыз умартачылыкта эшләде бит...
Тик бал дигәне соңгы елларда үтмәс товарга әйләнде. Оста аның да сәбәбен яхшы белә. Дөрес әйтә, элек авылда бер-ике генә кеше умарта асраса, бүген умартасыз авыллар юк безнең җирлектә. Йорт аралаш умарта тоталар икән, ихтыяҗның кимүе табигый. Ләкин балыңның тәменә “тимәсәң”, ягъни җитештерүгә хилафлык китермәсәң, балың үз дәрәҗәсен югалтмый. “Миңнулла балы!” – дип сатып алучыларының күплеге дә, әнә шуны дәлилли.
Сүзләренә бал тәме йөгергән, көчле беләкле гаилә башлыгы кабат туй итәргә җыена. Гайникамал апа белән бергә гомер итүләренә быел 45 ел икән. Сапфир туйлары, димәк. Без дә котлыйбыз! Өч балаларының игелен күреп, киләчәктә оныклар сөеп яшәсеннәр!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар