Ул безне капка төбендә үк каршы алды. Монда аның балалар өчен ясалган җайланмалары, спорт корылмалары күренде, шунысы кызык, аларның барысы да агачтан эшләнгән.
Ишегалдында исә шул ук стиль сизелә. Бер детале дә буялмаган элеккеге татар йорты, татар хуҗалыгының кечкенә генә чагылышы икән. Шунда койма, капка һәм башка җиһазлар бар, табын арты да сурәтләнгән.
Госман бабай 60 ел элек әтисе ясаган урындыкны да күрсәтте, янында тагын бер шундый борынгы урындык тора. Ныклабрак карасам, аның башында агачтан эшләнгән ниндидер әйбер күземә чалынды. Монысы авыртуны бетерә һәм тәндәге хәлсезлекне үзенә ала торган артыштан ясалган тәкыя булып чыкты.
Шулай сөйләшә-сөйләшә ул мине бакчасына алып кереп китте. Баксаң, ул бәрәңгене 15 апрельдә утыртып, 15 июньдә инде ала да икән. Элегрәк бу шөгылен эксперимент буларак башласа, хәзер җәй башындагы уңышы белән бөтен авыл халкын шаккаттыра. Дөрес, монысын ул 64 төп кенә утырта, аның каравы, гадәти сортлары җитешкәнче ашарга җитә.
– Иртә өлгерә торганын апрельдә кар астында утыртасыз мени, дип кызыксынам уенын-чынын бергә кушып.
– Юк инде, җирлекне чистартам, эшкәртәм, бәрәңгене төртеп куйгач, аннары каплап куям, ул шул рәвешле теплица шартларындагы кебек өлгерә. Чынлап әйткәндә, моның белән тик тора алмаганга шөгыльләнә башладым, җәй башында яңа бәрәңге ашау да рәхәт бит, – ди җавапка Госман Хәсәншин.
Янында гына үсә торган бәрәңге арасында да төрле сортлары бар икән, өчесен берешәр рәт утыртып чыккан, шау чәчәктә күмелеп яталар. Алары да эксперимент, чөнки нык эреләре дә бар, анысының мәйданын Госман бабай арттырырга уйлый.
Комментарийлар