16+

Хәләл үрдәк нинди була?

Тиздән Теләченең Олы Нырсы авылында хәләл үрдәк җитештерә башлаячаклар. ­Данил Сабиров 10 мең үрдәклек ферма төзи.

Хәләл үрдәк нинди була?

Тиздән Теләченең Олы Нырсы авылында хәләл үрдәк җитештерә башлаячаклар. ­Данил Сабиров 10 мең үрдәклек ферма төзи.

Фермер тумышы белән Әтнә ягыннан. Хәзер Казанда яши. Фермасы Теләчедә булгач, тиздән үзе дә Олы Нырсы авылыннан җир алып, йорт салып, шунда килеп төпләнергә тели.
Ферманың мәйданы 2 мең квадрат метр. Төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, ут кертергә җыеналар.
- Без Лаеш районында урнашкан «Рамай» хуҗалыгы белән килешеп эшләргә уйлыйбыз. Алар фермерларга акча эшләү максатыннан отышлы программа тәкъдим итә. Син алардан үрдәкне аласың, «Рамай» хуҗалыгы белгечләре өйрәткән технология буенча үстерәсең, азык белән дә үзләре тәэмин итәләр, үсеп җиткәч, үрдәкләрне кире тапшырасың, алар моның өчен акча түли. Шул рәвешле «Рамай» хуҗалыгыннан 1 тәүлекле 10 мең үрдәк бәбкәсе алырга җыенам, - ди Данил Сабиров.

Хәләл үрдәк нинди була соң, дип кызыксынам.
- Ул хәләл ризык белән тукланган, «бисмилла» әйтеп, намаздагы кешеләр үстергән, шәригать кануннары буенча суелган үрдәкләрне атарга кирәктер. «Рамай» хуҗалыгының бу эштә тәҗрибәсе җитәрлек. Күп нәрсәне алардан өйрәнәбез, - диде фермер.

Үрдәкләрне барлыгы дүрт кеше карар дип планлаштырыла. Фермада барлык эш автомат ярдәмендә башкарылачак. Азык, су, витаминнар үрдәкләрнең һәрчак алларында була торган итеп көйләнә.
Хәләл үрдәк җитештерү 10 миллион сумга төшәчәк. Моңа кош-кортларның тиресен чыгару өчен трактор һәм башка төр техника бәясе дә кергән.

Хәләл иткә Теләченең үзендә дә ихтыяҗ булыр кебек, күптән түгел районда ачылган хәләл кибеттән кешенең өзелгәне юк, ди. Фермерлык хуҗалыгына беренче партия үрдәкләрне октябрь азагында кайтартырга ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, Теләченең район газетасы сайтындагы белдерүләргә күз салсаң, җирле халык үзләре үрчетеп. кызыл тавыктан алып «Фландр» токымлы куяннарга кадәр саталар. Литрын 50 сумнан кәҗә сөте тәкъдим итүчеләр дә бар. 4-5 килолы үрдәк ите дә алырга була.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading