16+

Корт чагудан казлары үлгән хуҗаның күршесе: «Иң якын күршеләре булгач, миннән шикләнәләрдер...»

"Иң якын күршеләре булгач, миннән күрәләрдер. Умарта ояларын ачкан булсам, бәлки, чынлап та минем кортлардыр дияр идең, ул көнне ояларны карамадым, бакчада чия җыйдым. Күршеләр дә карлыган җыйды, алар да корт чагудан зарланмады..."

Корт чагудан казлары үлгән хуҗаның күршесе: «Иң якын күршеләре булгач, миннән шикләнәләрдер...»

"Иң якын күршеләре булгач, миннән күрәләрдер. Умарта ояларын ачкан булсам, бәлки, чынлап та минем кортлардыр дияр идең, ул көнне ояларны карамадым, бакчада чия җыйдым. Күршеләр дә карлыган җыйды, алар да корт чагудан зарланмады..."

Балтач районында Кенәбаш авылында Руфия Хөснетдинованың казларын күршеләренең бал кортлары чагып үтерүен язган идек. Без аларның умарта тоткан күршеләре белән элемтәгә кереп, аның бу хәлгә карата фикере белән кызыксындык.

Казлары үлгән Хөснетдиновларның күршесе Яхъя абый Каюмов җиде-сигез умарта оясы тота икән. Казларны аның бал кортлары чаккан дигән фараз бар. Әмма Яхъя абый әйтүенчә, аларның урамында бал кортларын өч кеше тота.

– Кайсыбызның кортлары икәнен кем аера ала икән? Аларның кайда очуын  контрольдә тотып булмый бит. Иң якын күршеләре булгач, миннән күрәләрдер. Умарта ояларын ачкан булсам, бәлки, чынлап та минем кортлардыр дияр идең, ул көнне ояларны карамадым, бакчада чия җыйдым. Күршеләр дә карлыган җыйды, алар да корт чагудан зарланмады, – ди ул.

Казларны корт чагуына да шиге бар аның. “Белгән умартачыларым кортлар казларны чакмый дигән фикер әйтә. Андый хәлне бер дә хәтерләмибез”, – ди Яхъя абый.  

Балтачның ветеринария идарәсенә дә шалтыраттык. Анда безгә, бу хәл буенча бернинди дә мөрәҗәгать булмады, дип җавап бирделәр. Зөфәр абый да, үлгәннәр инде, нишләтәсең, беркемгә дә әйтеп йөрмәдек, дигән иде.

Умарта тотучы кеше нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? Умарталыкка таләпләр нинди? Әлеге сорау белән без Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттек. “2021 елның 29 июнендә гамәлгә кергән 490нчы федераль канун һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 194нче боерыгы белән расланган Ветеринария кагыйдәләре кагыйдәләре буенча, кешеләр яши торган йортлар янындагы бакчаларда корт оялары күрше җир кишәрлекләре чигеннән 3 метр ераклыкта куелган булырга тиеш. Һәр ояның умарта авызы бакча уртасына карап торырга тиеш. Ә инде умарталык тота торган бакча чикләре 2 метрлы тоташ койма белән әйләндереп алынган очракта, бу таләпләрнең үтәлмәве дә рөхсәт ителә. Шулай ук торак пунктларда умарталар санының 100 квадрат метр мәйданда икедән артмавы шарт. Умарта ояларын җылы, кояшлы, тыныч көндә карарга кирәк. Торак пунктларда тыныч нәселле: башкорт, карпат, урта рус, соры тау кавказы төрләрен тотарга киңәш ителә”, – диелгән иде җавап хатында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading