16+
#Авыл 29 марта 2025, 10:33 Уку өчен 6 минут
569
0
0

«Яңадан туып, яши башлыйсың дисәләр, барыбер дә шул юлдан китәр идем»

29 марта 2025, 10:33
569
0
0
Уку өчен 6 минут

Якын танышлар, дуслар турында язу җиңел дә, авыр да һәм үтә җаваплы да.

«Яңадан туып, яши башлыйсың дисәләр, барыбер дә шул юлдан китәр идем»

Якын танышлар, дуслар турында язу җиңел дә, авыр да һәм үтә җаваплы да.

Син аның турында никадәр генә яхшы белмә, артыгын мактап яки ялгыш сүз әйтеп,  язмаңны “кызарту”,  я булмаса, героеңны  үпкәләтү, рәнҗетү ихтималы юк түгел. 

– Бу эштә чама хисен югалтмау шарт, – диде гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее уңаеннан язма әзерләү теләгемне белдергәч,  22 ел дәвамында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләүче Ралиф  Низаметдинов. Яшьлегендә татарның бихисап зыялылары белән бергә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә  белем алган Ралиф Хәнифович. Ул туган  телебезгә, тел – аеруча таләпчән. Көндәлек очрашулар, әңгәмәләр барышында  аның турында: “Җир кешесе булмаса, һичшиксез бер дигән  укытучы булыр иде”, – дип уйлап куясың. 

Миңа хезмәтем буенча Ралиф Хәниф улы белән еш очрашырга һәм аралашырга туры килә. Районда аның белән без булмаган кыр, ферма, техника паркы һәм амбар хуҗалыгы  калмагандыр. Йөреш вакытында, сүз әкренләп авыл хуҗалыгы, аның проблемаларыннан милләт тормышына күчә. Аны милләт язмышы, әдәбият, театр, җыр сәнгатенең бүгенге торышы, сәяси һәм икътисадый вакыйгалар бердәй кызыксындыра. Һәркайсына үз карашы, үз фикере. Болар хакында аңа бер җөмлә әйтү дә җитә. Шундук ул синең җанлы әңгәмәдәшеңә әверелә.

 Бүгенге тәрҗемәи хәленә, хезмәттә ирешкән уңышларына ул урау юллар, төрле каршылыклар аша килә. Шуңа да карамастан, кайчан гына очрашып сөйләшмә, ул: “Яңадан туып, яши башлыйсың дисәләр, барыбер дә Лаешта авыл хуҗалыгы техникумында, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә  укыр, хуҗалык җитәкчесе булып эшләр идем”, – дияргә ярата. Хыяллары чынга ашкан бәхетле кеше ул.

Язмам герое бүген яулаган дан-дәрәҗәләргә, кадер-хөрмәткә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте. Йокысыз төннәре аша килә. Төгәл фәннәрне яхшы белгән, тел, әдәбият-сәнгать дөньясында колач салып  йөзгән һәм армиядә кадровый офицер буларак хезмәт иткән егет хезмәт юлын күрше “Уңыш” колхозында хисапчы, экономист буларак башлап җибәрә. Тормыш тәҗрибәсе шактый булса да, барыбер дә аңа биредә “яшь сугышчылар курсы” узарга туры килә. Бу чорда җәяү дә, җигүле ат белән дә йөреп эшләргә туры килә аңа.

Әлеге чорны да зарланып искә алмый ул. Туган авылы Югары Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа һәм Казаклар авыллары халкы белән көн дә очрашып, хәл белешеп аралашуны олы тормышка әзерләү еллары, бөек рус һәм совет язучысы Максим Горькийча “минем тормыш университетларым” дип саный.  Ул чакта “Уңыш” колхозы җитәкчесе булып эшләгән Мөхәммәтданил Фазлыев әйтүенчә, яшь белгеч Ралиф Хәниф улының колхозның икътисадый хәлен, колхозчыларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда өлеше гаять зур була. Барлык идарә карарлары аның тарафыннан язылып, үтәлеше аның тарафыннан контрольдә тотыла. Район җитәкчелеге аның тырышлыгын, финанс-икътисад өлкәсендә белемле ир-егет булуын күреп, “Максабаш” колхозына җитәкче буларак “кодалый”. Куйбышев исемендәге колхозның бер бригадасы, соңрак, аерым хуҗалык булып яши башлаган “Максабаш”ның икътисадый хәле ул елларда бик яхшылардан булмый.

Җитәкчеләрнең теләге Аллаһы Тәгаләнең: “Амин!” дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Яшь белгеч җитәкли башлаган хуҗалык берничә елдан районда гына түгел, республикада да әйдәп баручы хуҗалыкларның берсенә әверелде. Моңа 2007 елда биредә республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республикакүләм семинар үткәрелүен әйтеп үтү дә җитә. (бу хуҗалыкта Минтимер Шәрип улы төрле елларда дүрт тапкыр булды – Ф.Н.). Мәсәлән,  ул елларда хуҗалык бөртекле культураларның һәр гектарыннан  уртача 56, 5 центнер уңыш, җыеп алуга, 3 мең центнердан артык яхшы сыйфатлы ит, һәр сыердан уртача 6 мең килограмм сөт савып алуга ирешә. Шуның хисабына авылда төзелешләр гөрли. Хуҗалык хисабына төзелгән социаль объектлар турында бармак бөгә-бөгә санарга мөмкин. Балалар бакчасы, мәчет, клуб, китапханә, идарә бинасы, ашханә һәм башкалар. Тагын дуңгыз, сыер тораклары, амбар хуҗалыгы, механизаторлар йорты, техника паркы кебек җитештерү объектларын да өстәргә кирәк. Болар артында шул чорның сулышын тоеп яшәгән тырыш, булдыклы җитәкче Ралиф Хәниф улының һәм Максабаш уңганнарының көндәлек борчу-мәшәкатьләре, фидакарь хезмәте ята.

Бер генә җәмәгать, җитештерү объекты да булмаган  авылга газ, асфальт юл кертелә, торак төзелешенең күләме бермә-бер арта. Авыл башында дистәләгән йорттан торган Яшьләр урамы шуның бер гүзәл мисалыдыр. Моны күргән егетләр авылда төпләнеп кала башлый. Аеруча да алар үзләренә күршедәге Шыңар авылы кызларын яр итәләр. Бу елларда авылның йөзе танымаслык булып үзгәрә. Кайчандыр бер бригада булып кына яшәгән читтәге бер Максабаш авылының яшәреп, үсеп китүе күпләрнең күңелендә көнләшү хисе тудыра. Чөнки “Максабаш” хуҗалыгы, аның тырыш, булдыклы халкы турында район, республика газеталарында, телевидениесендә “Коммунизм утравы” дип мактап  аз язылмый, күрсәтелми.

Күп еллар  куйган тырыш  хезмәтләре өчен тынгысыз җитәкче Ралиф Хәниф улы  “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден-медаленә, соңрак “Россия Федерациясенең Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды. 

Инде 22 ел ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкли. Әлбәттә, бу эшендә дә ул “Уңыш”, “Максабаш” хуҗалыкларында туплаган бай тәҗрибәсен теләп куллана. Аңа бүген районның һәр кыры, елга-үзәне, һәр җитәкчесе һәм һәр игенче-механизаторы, терлекчесе якын. Алар турында нинди мәгълүмат кирәк, ул шундук әйтеп бирә. Дөрес, районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гел  уңышлар гына көтеп тормаган аны.2003 – 2020 еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур сынау еллары булды. Республикабыз хуҗалыкларында, уңышларга караганда кимчелекләр күбрәк күзәтелде.  Күп районнарда сөрелмичә яткан мәйданнар барлыкка килде, авыллардан яшьләр шәһәрләргә агылды. Болар ил буенча алып барылган аграр сәясәт нәтиҗәләре иде. Бу чакта җитәкченең йөрәге аз авыртмады, җаны аз сызламады.   Ә шулай да авыл хуҗалыгы районы булып саналган Теләчебездә аграр тармакта уңышлар күбрәк. Моны республика күләмендә яулаган грантларыбыз, һәм бүләкләребез раслый. 

Язмам героен аеруча бүгенге авылларыбыз язмышы борчый. “Җәяүле язмыш” дип исемләнгән автобиографик китабында ул бу хакта: “Туган авылга кайткалаганда, элеккеге мәктәп янында туктап алырга гадәтләндем: күңел шушы тирәдә югалып калган балачакны эзли, күз алдында күп авылдашлары, вакытсыз арабыздан мәңгелеккә китеп барган яшьтәшләр килә. Тик инде хәзер ул тирәләрдә рәхимсез бушлык, тынлык, моңсулык… күңел  өчен генә  булса да, ник бер кеше күренсен. Авыр, нык авыр була аннан кузгалып киткәндә. Мине өе белән мәктәп арасында йөгереп йөрүче Рабига апа, мәктәп капкасыннан чыгып килүче Галия апа, Равил, Раиф абыйлар, колхоз идарәсе янында сөйләшеп торучы Билал абый, Рәшидә апалар озатып калалар сыман…” дип яза. 

Әлеге китабында үзе туып-үскән авылны, аның кешеләрен,  Бөек остазы үзенең әсәрләрендә авыл халкына һәйкәл салып калдырган сөекле язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевча сурәтли, шул чор авылын сагынып яши. “ Авыл бер зур гаиләне хәтерләтә:  урманнан алып кайткан печән күршеләр белән өелә, бәрәңге утыртырга бөтен урам җыела,  төзелешләр өмә ясап башкарыла. Бер-береңә ярдәм итү, өйдә кеше булмаганда балаларның күршеләрдә тамак ялгап чыгуы, хатын-кызның тәүлек буе ел әйләнәсе бер-берсенә әҗәткә йөрүе гадәти күренешләр санала. Язылган законнарга караганда язылмаган законнарга таянып, авыл шулай көн күрә иде. Бәхетем минем бала чагым авылларның гөрләп торган, халыкның бер гаилә булып яшәгән чорына туры килде, һәм авыл яшәешенең язылмаган законнары әле яши иде…” дип яза ул. Кызганыч,  бүген ул чор авыллары юк инде. Утыз-кырык ел эчендә авыл кешесенең яшәү рәвеше, авылның үзенә генә хас тарихы, токымы, өлгесе, үрнәге юкка чыкты. Бу уңайдан язмам герое: “ Авыл – ул нинди генә булмасын – җәмгыятьнең рухи үзәге, рухи сәламәтлеге, татарның милли рухын саклаучы урын. Шуңа күрә авылга дәүләт, җирле хакимият дәрәҗәсендә игътибар кирәк. Кайбер урыннарда моның матур үрнәге бар. Урындагы җитәкчедән күп нәрсә тора. Җитәкче яхшы оештыручы, көчле шәхес икән, авылны авыр хәлгә калдырмый”, – ди ул.

Шатлык- мәшәкатьләр, борчу-хәсрәтләр белән гомерләр тиз үтеп киткән. 

Бер караганда, аптырарлык та түгел. Ярый әле, күңелендәгечә яшәр, эшләр һәм хыялларын чынбарлыкка ашырыр өчен янәшәсендә яхшы тылы – әнисе Сәүдә апа (әби) (өч ел элек мәрхүмә булды, урыны җәннәттә булсын, Мәһдиевча әйтсәк, юньле, ипле һәм сөйкемле карчык иде – Ф.Н.), һәм хәләл җефете Вәсиләсе булды. Ул аның өчен сөекле хатын, тугрылыклы киңәшче дә, гадел тәнкыйтьче дә, балалары өчен яхшы әни дә. Инде кызлары Эльмира, уллары Ильмир югары белем алып, олы тормышта үз юлларын таптылар, Казанда яшиләр, бүген икесе дә гаиләле булып, итәк тутырып балалар үстерәләр. Оныкларга  рәхәт: кемнән үрнәк аласы дип аптырыйсы түгел. Бабалары кебек булсалар, аның кебек үк бәхетле  дә булырлар.

Фәнил Нигъмәтҗанов,

Теләче районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading