16+

“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”

20 июня 2025, 18:57
3050
0
1
Уку өчен 3 минут

Бәйрәм көннәрендә халык каен җиләге җыйды. Кемнең җиләккә барганын хәзер дөньяның икенче чатыннан да күреп-белеп була.

“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”

Бәйрәм көннәрендә халык каен җиләге җыйды. Кемнең җиләккә барганын хәзер дөньяның икенче чатыннан да күреп-белеп була.

Мессенджерлар, социаль челтәрләрдәге ленталар җиләк белән тулды. Диванда кырын ятып телефон “актарып” утыручылар җиләк җыеп сатучыларның кирәкләрен бирде анысы. Бәясеннән риза түгелсең икән, бар да җый бит инде, йә дәшми кал. Ә бәяләренә килгәндә, бер литры 1 мең сумнан 1200 сумга кадәр. Җиләкчеләр үзләре, берничә ел инде шул бәя, артканы юк, диләр. 

Быел җиләкләр иртәрәк өлгерде кебек дисәм, Мамадыш районының Уразбахты авылыннан җиләкчеләр Гөлфинә һәм Фәрит Гасыймовлар, 6 июньнәрдә үк җыеп саткан вакытларыбыз да бар иде, диләр. Ни гаҗәп, быел җиләккә соңгарак калганнар. Башкаларның җиләккә барган фотоларын күреп, әз генә үртәлеп тә куйганнар. 

– Картаюбыз шушы икән, дим, беренчеләрдән булып без җыя идек, өлгермәдек, яшьрәк вакытта җиләк чәчәк аткан вакытта ук разведкага барып кайта идек, – дип көлә Гөлфинә апа. 
Мамадыш гомумән җиләккә бай район. Җиләк безнең капка төбендә дә үсә, дип уенын-чынын кушып сөйләшә алар. Гөлфинә апа әйтүенчә, быел җир җиләге күп булачак, яңгырлар явып черетеп бетермәсә.  

– Кайбер елны череп, кайбер елны дым булмыйча, кибеп тә бетә бит алар. Ә менә каен җиләге ел да була. Агач арасында булгач, аңа берни булмый. Әмма аның урыны күчеп йөри бугай. Күп еллар җиләк җыйгач, шуңа игътибар иттек, бер өч ел рәттән җыйган җиргә барабыз, анда булмый. Сәбәбен аңлый алмыйбыз шуның, – ди ул. 

Җиләкне башкалардан алда, иртүк торып барып җыярга кирәк бит, мал тоткан кешегә бу яктан авыррак. Сыерны савып, көтүгә куып, сөтен тапшырганчы, сигезләр тула. Гасыймовлар җаен тапкан анысы, җиләк өлгергән чорда шәһәрдән ел да Фәрит абыйның апасы кайтып, хуҗалыкта ул кала. 

Җиләк сатып акча эшләп булуын яшермиләр. Икесенә бергә узган ел көненә 13 мең сум эшләгән вакытлары да булган. 

Түбән Якедән Нуретдин абый Шиһапов хатыны Фәүзия апа белән без шалтыраткан көнне 13 литр каен җиләге җыеп, сатып та кайтканнар иде 

Аларның беркем дә, хәтта балалары да белми торган җиләклек урыны бар икән. “Мәтрүшкәне дә, мунча себеркесен дә кеше белми торган урыннан җыябыз. Саранлыктан түгел, табигатьне кайгыртып, кеше кулы бик әшәке бит, үз кулы белән юк итә” ди Нуретдин абый. 
Каен җиләгенең 1 литрын 1200 сумга саткан. Акча эшләп була, әмма бик тырышырга кирәк, ди ул. 

Лаеш районының Имәнкискә авылыннан Алсинә Гайнуллинага таныш-белешләре май аеннан ук җиләк сорап яза башлаган. Җиләк чәчәктә вакытында ук урынын карап кайта икән. Әмма ул да, каен җиләге күчеп йөри, ди. Алай да дүрт-биш көн эчендә 32 литр җиләк җыярга өлгергән. 

– Мин җиләкне ашарга түгел, нәкъ менә җыярга яратам. Җиләккә бармасам, депрессия башлана, – дип көлә Алсинә. 

Элек машина яллап булса да йөри торган булган. Хәзер үзе машина йөртә башлагач, кинәнгән. Беркемнең җаена торасы юк, үзең теләгән вакытта теләгән урыныңа барасың да кайтасың, ди. Үз тирәләрендә генә йөреп калмыйча, Марига хәтле бара.  

Җиләккә 7 яшеннән Мөршидә әбисе белән йөри башлаган. “Бер бидон бирә иде дә, шуны тутырмыйча кайтмыйсың, дия иде. Җиләк җыю азарты шул вакыттан ук, мөгаен. Акча өчен түгел, күңел өчен йөрим мин. Җиләк җыю тынычландыра”, – ди Алсинә. 

Акчаны исәпләргә генә җиңел, черкидән ашатып, эсседә җиләк җыю ансат түгел шул. Иренсәң, җиләкчеләрдән сатып алып кына ашарга кала. Алар иренмиләр, җиләк чорында ашауны, йокыны да онытып, ярыша-ярыша җиләк җыялар. 

Фото: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading