16+

Икмәк күп. Сатаргамы, сакларгамы?

Республикада бөртеклеләрне урып җыю менә-менә тәмамланып килә. Кырлардан нибарысы 26 мең гектар икмәк җыясы калды, дип хәбәр итте  Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга хөкүмәт йортында брифингта. Оператив мәгълүматларга караганда, бүген амбарларга 5,222 миллион тонна икмәк саклауга куелган. Уртача уңыш – гектарына 36,8 центнер.  200 шәр мең тоннадан артык икмәк тапшырган районнарны министр аерым атап үтте.

Икмәк күп. Сатаргамы, сакларгамы?

Республикада бөртеклеләрне урып җыю менә-менә тәмамланып килә. Кырлардан нибарысы 26 мең гектар икмәк җыясы калды, дип хәбәр итте  Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга хөкүмәт йортында брифингта. Оператив мәгълүматларга караганда, бүген амбарларга 5,222 миллион тонна икмәк саклауга куелган. Уртача уңыш – гектарына 36,8 центнер.  200 шәр мең тоннадан артык икмәк тапшырган районнарны министр аерым атап үтте.

Беренче бишлектә: Арча, Буа, Тәтеш, Минзәлә һәм Мөслим. Бөртеклеләрнең уңышы белән шул ук Тәтеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Зәй һәм Кукмара районнары мактана ала. Тәтештә бер гектардан 48,6 центнер икмәк чыккан. Ә менә иң түбән күрсәткеч – 25,6 центнер Яшел Үзәндә.   

Яхшы уңыш алу сере агротехнологик чаралар күрелүдә, шул исәптән минераль ашламалар куллануда. Быел һәр гектарга 74,4 килограмм ашлама кертелгән. Ансыз уңыш нәтиҗәләре азрак булган булыр иде, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 

Бөртеклеләрне җыеп алу белән генә кырда эш бетми әле. Биш район кукурузны бөртеккә суктырырга керешкән. Шуның белән бергә силос өчен дә суктырыла. Рапс мәйданнарының яртысы гына калган. Быел аның да уңышы яхшы – гектарына 21,2 центнер.
–    Көнбагышка сентябрьнең өченче декадасына гына чыгачакбыз. Ун районның җидесе шикәр чөгендерен ала башлады. Быел аны урып-җыю мәйданнары 50 мең гектарны тәшкил итә. Бүгенгә 7,9 мең гектар мәйданда 240 мең тонна чөгендер казылды. Зәй шикәр заводы чималны инде эшкәртә дә. Яңа уңыштан 8,4 мең тонна шикәр җитештерелде. Әлегә шикәр чыгышы – 14,4 процент. Буа шикәр заводы чимал эшкәртүгә 15 сентябрьдә керешәчәк, – дип сөйләде спикер. 

Икмәк күп булуның икенче ягы да бар – уңыш яхшы булгач, аның сатып алу бәясе төшә. Марат Җәббаров аңлатып үткәнчә, ел да урып җыю чорында бөртеклеләргә бәя төшеп ала. Саклауга куелганнан соң, планлы рәвештә бәя үсү күзәтелә. 
–    Бу бөтен төбәкләрдә дә шулай. Әлеге вазгыятьне истә тотып, Россия хөкүмәте авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә сатылган икмәкне субсидияләү өчен резерв фондыннан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул итте. Бу ярдәм чарасы өчен 1,3 миллиард сум акча биреләчәк. Авыл җитештерүчеләренә без җыелган уңышны саклауга куярга киңәш итәбез, – диде ул. 

Гомумән алганда, республика аграрийлары язгы чәчү кампаниясенә 30 миллиард сум акча тоткан. Аның 3,8 миллиард сумы – Татарстан бюджетыннан, 1,9 миллиар сумы – федераль казнадан. 

Республика халкы иң кирәкле азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгән. Татарстанда 3,9 миллион кеше яши. Аларны тәэмин итү өчен 350 мең тонна бәрәңге, 78 мең тонна кыяр һәм помидор, 268 мең тонна ит, 100 мең тонна шикәр, 46,7 тонна үсемлек мае, 1,3 миллион литр сөт, 1 миллион йомырка кирәк. 
Коры килгән 2021 елда бу продуктлар белән тәэмин ителеш 108 проценттан 195 процентка кадәр булган. Быел да җитештерү күләмнәре кимемәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading