16+

Җил тегермәне ясаучы Искәндәр Зәйнуллин: «Киләчәктә аз гына җил искәннән дә күп энергия эшләп чыгара торган тегермән ясарга хыялланам»

Карагуҗа авылы урамында әллә каян күренеп торган тимер корылма - җил тегермәнен 62 яшьлек Искәндәр Зәйнуллин үзе ясаган.

Җил тегермәне ясаучы Искәндәр Зәйнуллин: «Киләчәктә аз гына җил искәннән дә күп энергия эшләп чыгара торган тегермән ясарга хыялланам»

Карагуҗа авылы урамында әллә каян күренеп торган тимер корылма - җил тегермәнен 62 яшьлек Искәндәр Зәйнуллин үзе ясаган.

Аны күрүгә, Шәүкәт Галиевнең балачактан телгә кереп калган шигыре искә төште:
«Җил тегермәне җилпенеп тора,
Бүрәнәләре селкенеп тора!»


Дөрес, Искәндәр абый бү­рәнә урынына тимер кулланган.
- Җиде ел элек үк тегермәннәр ясый башладым. Белгечлегем буенча мин - автоэлектрик. Техника, ут чыбыклары белән бәйле эшләр мине кечкенәдән кызыксындыра. Интернеттан карап, тәҗрибәмә таянып, җил тегермәне ясап карарга булдым, - ди үзе.

Аның ишегалдында төрле зурлыктагы өч тегермән тора. Иң биеге - 6 метр ярым. Һәр тегермән көненә уртача 300 ватт электр җитештерергә сәләтле икән. Бу бер телевизор, йокы бүлмәсен электр белән тәэмин итәргә җитә.

- Минем җил тегермәненең аккумуляторлары начаррак. Аннары хәзер җиле дә бик юк. Тирә-юньдә агачлыклар җилне тоткарлый, көне буе исеп торса, бөтен өйне тәэмин итәрлек электр җитештерер иде ул тегермәннәр. Менә киләчәктә аз гына җил искәннән дә күп энергия эшләп чыгара торган тегермән ясарга хыялланам. Хәзерге заманча технологияләр моны эшләргә мөмкинлек бирә, - ди Искәндәр абый.

Тегермән янындагы тагын бер гаҗәеп корылмага күз төште. Печән җыю җайланмасы икән. Зәйнуллиннарның 16 гектар җире бар. Алар анда печән үстерәләр. Шул печәнне җыяр өчен, Искәндәр абый кибеттән сатып алган җайланманы үзенә кирәгенчә җайлаштырган.
- Безнең җир каты, таш­лы. Кибет техникасының кайбер элементлары тимердән булса да, беренче елны ук сынып бетте. Уйладым-уйладым да, композит материалдан эшләнгән арматуралар сатып алып, җайланмага шуларны урнаштырдым. Алар чыдамрак булып чыкты, - ди оста.
Аның кебекләр турында «техника җене» кагылган, диләр. Элек ватылган электр техниканы төзәтүне, машина ремонтлауны сорап еш мөрәҗәгать итә торган булганнар.
- Үз машиналарымны гомер буе үзем төзәттем. Хәзер автомобильләрне мәҗбүри иминиятләштерәләр, ватыла калса, теләсә кемгә ачарга, ремонтларга ярамый, шуңа да автомобиль ремонтлатыр­га килүчеләр кимеде, - ди Искәндәр абый.

Ул иртәнге өчтән инде аяк өстендә. Эше көне буе да бетми. Өйдә сирәк утыра, йә басуда, йә ишегалдында, йә бакчада, йә техникасы янында мәш килә. Тик торганы юк. Хатыны Рәмзия белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

- Яшьләрне техника белән бик кызыктырып булмый. Безнең өйдә әле 1956 елда ук басылган «Мавыктыргыч физика» китаплары саклана. Шуларны укып та күп кенә нәрсәләргә өйрәндем. Мәктәптә укыган чакта ук математика фәнен бик ярата идем. Хәзер яшьләр китап укымый бит, югары уку йортын тәмамласалар да, гади генә мисалларны калькулятор ярдәмендә чишәләр. Телефоннары һәрчак кулда. Нәрсәнедер эшли башлар өчен, җитәрлек белем кирәк,- ди оста куллы әңгәмәдәшем.
Үзе бик тыйнак, аз сүзле, хәтта фотога да төшмәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading