16+

Илфак Шиһапов Тукай эзләреннән: Өчиле

...Өчилегә кереп киләбез. Чокырсурак бер җирне үткәч, авылның үзәк урамы башлана. Шушы инде ул хәзрәтләре күрше авыллардан ипи сыныклары теләнеп кайтып, балаларын туйдырган авыл...

Илфак Шиһапов Тукай эзләреннән: Өчиле

...Өчилегә кереп киләбез. Чокырсурак бер җирне үткәч, авылның үзәк урамы башлана. Шушы инде ул хәзрәтләре күрше авыллардан ипи сыныклары теләнеп кайтып, балаларын туйдырган авыл...

Исеме үк авылның нигезләнгән чорыннан соң да шактый вакыт бик кечкенә булып яшәгәнен күрсәтә. Авылның нигезләнүе XVII гасыр дип исәпләнелә. Баштарак ул Кече Бирәзә дип аталып йөргән (авыл янәшәсеннән ага торган Бирәзә елгасына нисбәтле). Бүгенге көндә Өчиледә 280ләп кеше яши. Зур авыл түгел, ләкин өч өйле дип тә булмый инде.

Беренче эш итеп, бүгенге авылның мәдәният һәм мәгълүмат үзәге булган җир - кибеткә кердек. Авыл хәлләрен сораштык. Сатучы ханым, арчалыларга гына хас тыйнаклык белән, читтән килгән ниндидер ят кешеләргә әллә ни ачылып китмәде. Җирләрне күп кеше үз өлешен алып үзе эшкәртә икән, Казанга, Арчага йөреп эшләүчеләр дә байтак ди, авыл үз көенә яши. Без соң килү сәбәпледер инде бик­ле булган мәктәп, җирле үзидарә биналарына кереп тормадык, сатучыдан Тукайның бабасы нигезен сораштык та шул тарафка киттек. Әлбәттә инде, Зиннәтулла хәзрәт яшәгән йорт сакланмаган, тик шул йорт торган урынны булса да күрми китү мөмкин түгел... Кырлайда яшәгәндә дә Тукайның Өчилегә җыенга, Саҗидә апасының никахына килгәне билгеле. Тукай һәм Өчиле турында мәгълүмат җыйганда шактый кызыклы нәрсәләргә дә тап булдык. Әйтик, Зиннәтулланың Тукайның әбисе вафатыннан соң алган хатыны һәм аның ияртеп килгән алты баласы турында. Ул балаларны Габдулланың үги әбисе, Наласа авылы кызы Латыйфаның Зиннәтулладан тапканлыгы турында да фикерләр бар. Инде авыр­ганда Тукайның тагын Өчилегә кайтуы, анда бер туганы йортында дәваланганда дистәдән артык шигырь язуы да билгеле. 1911 елда ул бабасы яклап әнисе белән бертуган Кәбир мулла йортына кайта бу авылга. «Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм. Иртә белән яңа сауган җылы сөт эчәм. Гомумән, тегенди сөтне дә күбрәк эчәргә тырышам. Фәкать әле авылларда сыерлар бозауламаган икән. Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан алып кайткан даруларны да истигъмаль итәм. Эшләр болай барса, бер-ике айдан сихәтләнермен кебек…» (Габдулла Тукай. - 5 том. - Казан: Тат. кит. нәшр., - 1986. - 111 б.). Сүз җаеннан, Тукайның Өчилегә соңгы тапкыр кайтканда язган бер шигырен дә искә төшереп үтик:

Авылда авырып яту

Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне;
Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне.

Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм;
Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм.

Язганым - кышның буранлы һәм караңгы уйлары,
Һәм дә хуш исле ипи, майлы бәрәңге уйлары.

И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге - җан ашым;
Син генә тәмләртәсең бар ярлылар, байлар ашын.

Күп җәфа күрдең бу җиргә син килеп Амрикадан,
Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан.

Зиннәтулланың йорт урынын таптык без, тик, кызганыч, авылда ниндидер телдән телгә йөргән истәлекләр сөйләрлек кеше дә очратмадык. Безне озатып куйган абзый да җитмешенче елларда Зиннәтулланың нәселеннән кайсысыныңдыр Казаннан кайткалап йөрүен генә исенә төшерә алды.

Булырга тиешле истәлек тактасын да күрмәдек. Кайчандыр Зиннәтулла яшәгән йорт каршында машина янында бер ир-ат йөри иде. Шушында яшәүче Фоат исемле кеше икән.
- Элегрәк монда Тукайның урамда йөргәнен койма ярыгыннан гына күрдем дип сөйләүче Җиһангир бабай бар иде, - диде Фоат. - Минем бабай, Кадыйрҗан, иске йорны Зиннәтулла хәзрәт нәселеннән булган бер абзыйдан сатып алып, яңа йорт корган. Элег­рәк, мәчет булмаганда, авыл картлары, бу йортка җыелып, җомга намазын да укыйлар иде. Аннан соң инде иске мәчет ремонтланды. Анысы заманында клуб та булып торды. Барда ягыннан килеп булыштылар бугай аны торгызырга (Зиннәтулла хәзрәтнең туган ягы. - И.Ш.).

Мәчеткә «Теплосервис» ширкәте һәрдаим ярдәм итә, гыйлем эстәргә йөрүчеләр күп, аларны ике абыстай укыта икән. XIX йөз азагында төзелгән, төзекләндерелгән бина.
Өчиле... Белгән булса иде синең халкың үз урамнарында күз яшьләренә буылып йөрүче сабыйдан нинди шәхес үсеп чыгачагын! Бәлки Казанга илтеп асрамага тапшыртмаган да булыр иде дә бит... Хәер, язмышы шулай йөртеп, Уральск якларына барып чыкмаган булса, ул сабый Тукай булыр идеме икән?! Сабыр, адымын санабрак атлаган Арча ягының мондый бунтарьны тудыра алуына бераз шик бар. Заманында орчык, көянтә ясап, Арча, Казанга илтеп саткан Өчиле халкы. Белеп тә булмый, тормыш җайлырак булып, бабасы йортында калган булса, Тукаебыз да йә берәр мулла, йә орчык-көянтә ясау белән көн күрүче берәр кәсепче булып тормыш итәр иде... Кем белә бит...

«Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.
Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.

Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.
Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.
Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», - дип кенә караганнар.
Мин әле хәзер истисна итдекем Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.

Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башладисә, хәзер күземә аппак саф бер фәрештә күренә.
Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган - һәр ничек мин бу семьяга сыймаганмын. Беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.»

Габдулла Тукай, «Исемдә калганнар»дан


Зөлфия Хәлиуллина фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading