Шәһри Казан

«Ипи камыры уңуның бер сере дә юк аның – «бисмилла»ны гына күбрәк әйтергә кирәк»

Балачакның иң татлы якты мизгелләре. Өйгә яңа пешкән ипи исе таралган. Ул борыннарны гына кытыклап калмый, күңелләргә ниндидер әйтеп бетер­мәслек рәхәтлек бирә. Менә әбием мич капкачын ача да аннан үзе зур, үзе күпереп торган кайнар ипекәйне чыгара.

Реклама

Кояш бугай ул, мичтән чыгуга, өй эче тагын да нурланып-яктырып киткәндәй була. Ул арада самавыр да җырын суза. Әбием шул кояш күмәчне күкрәгенә терәп, үткен пычак белән кисә дә, иң өске өлешен - кибән башын миңа суза. Аһ, аның тәмнәре! Дөньяның үзем булган бер генә илендә дә аннан да тәмле, аннан да хуш исле, ләззәтле ризык ашаганым юк әле минем.

Туган авылым Яңа Тинчәледә быел зурлап юбилеемны уздырдылар. Билгеле инде, теләкләр дә, бүләкләр дә күп булды. Ләкин алар арасында иң кадерлесе - ак тастымалга куелган тегермән ташы кадәр зурлыктагы калач булгандыр. Тәмлерәк булсын диптер инде, янына бер савыт бал да куйганнар. Озак еллар авылыбызда җирле үзидарә рәисе булган Мансур абый Төхфәтуллов әлеге бүләген күтәреп сәхнәгә менгәч, дулкынланудан, сулыш алмый тордым. Нәкъ әбием пешергән шикелле ипи-ипекәй! Исе дә шул - хуш исле. Әйтерсең лә сәхнәдә әбием үзе тотып тора ул икмәкне. Электән үк безнең халык кадерле кунакны ипи-тоз белән каршы алган. Шунда мин якташларыма бик кадерле булуымны аңладым. Һәм бу миңа шатлык кына түгел, җаваплылык та өстәде.

Мансур абыйның ипи тапшыруы минем өчен генә яңалык булган икән. Авыл халкы бу гаиләнең мондый юмартлыгына күнегеп беткән. Аның хатыны Гөлфия апа авылдашлары уздырган Коръән ашларына, дини мәҗлесләргә дә шундый түгәрәк ипи пешереп алып бара икән.
Күңел салып пешерелгән өй ризыгы бүтән. Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да. Гөлфия ападан бу тәмле ипекәйне ничек пешерүе турында сорамакчы булган идем дә, ул артык тыйнак булып чыкты. Шулай да кайбер серләрен белдем.

- Камырны нәкъ әни шикелле итеп әзерлим. 1 литр суга аз гына сөт, 1 аш кашыгы тоз, 200 грамм ак май, бераз чүпрә, чамалап он салып басып куям. Ул бераздан кабара, баскалап кире төшерәм. Шулай өч тапкыр камырны этеп төшергәннән соң өлгереп җитә. Аннары зур калайларга ясап куеп бераз кабартам да 1 сәгать тә 10 минутка духовкага куям. Үзем йорт эшләре белән мәшгуль булган арада, ул пешеп чыга.

- Камырның уңуының сере нидә дим? - тагын да күбрәк беләсем килеп, төпченеп.
- Бер сере дә юк аның, - ди Гөлфия апа, тыйнак кына елмаеп. - Бисмилланы гына күбрәк әйтергә кирәк.
Үзе шулай эшли дә авылдашым. Узган ел аңа изге сәфәрдә йөреп хаҗ кылып кайтырга насыйп булган. Гомерен балалар бакчасында башта тәрбияче, соңрак мөдир булып, сабыйлар тәрбияләп уздырган Гөлфия апа үзе дә күп балалы әни. Тормыш иптәше Мансур абый белән ике кыз, бер малай үстергәннәр. Хәзер инде әби-бабай булып, оныклар бәхетен татыйлар. Элек тә кешеләргә яхшылык кына эшләргә тырышкан ханым хәзер авылдашларын сөендереп яши. Күршеләренең каз өмәләренә телеңне йотарлык кыстыбыйлар пешереп кертә. Анысының рецепты белән дә уртаклашты: 100 грамм сөткә 50 грамм ак май, 1 йомырка, аз гына шикәр комы, тоз салып, бик каты булмаган камыр ясыйбыз,12 җәем чыга.

Элек безнең балачакта авылларда күршеләр бик дус-тату яши, өмә ясап эшли, бәйрәм итә, борчу-кайгыларны да бергә уздырып җибәрәләр иде. Соңгы елларда авылларда да кеше үз кабыгына бикләнә башлады. Яшерен-батырын түгел, хәзер бит күршедән тоз-ярма сорап тору да юк. Көнчелек, хөсетлек дигәннәре күңелләребезне шактый тарайтты һәм каралтты. Мисаллар эзләп ерак барасы түгел. Ә менә Гөлфия апаның сыйларыннан авыз иткәч, авылым кешеләре өчен кабат сөенеп куйдым. Бисмилла әйтеп, күңел җылыңны кушып пешергән, күкрәкләргә терәп кисәр икмәкләрең, тел йотарлык кыстыбыйларың, юмартлыгың, кунакчыллыгың өчен рәхмәт сиңа, Гөлфия апа.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: