16+

«Җир маен борын белән тоябыз»

Ялларда иптәш кызым гөмбә җыярга дип әби-бабасының төп нигезенә, Тукай районы Күктәк-Мирсәет авылына чакырды. Үзем дә авыл кызы булганга, гөмбә дигән сүзгә артык исем китмәде. Ял көне атна буе йок­ламаган йокыны туйдырмыйча әче таңнан урманга чыгып китү уе да ошамады миңа. Алай да, ризалаштым. Ә мине анда үзенә бер маҗара...

«Җир маен борын белән тоябыз»

Ялларда иптәш кызым гөмбә җыярга дип әби-бабасының төп нигезенә, Тукай районы Күктәк-Мирсәет авылына чакырды. Үзем дә авыл кызы булганга, гөмбә дигән сүзгә артык исем китмәде. Ял көне атна буе йок­ламаган йокыны туйдырмыйча әче таңнан урманга чыгып китү уе да ошамады миңа. Алай да, ризалаштым. Ә мине анда үзенә бер маҗара...

Ялларда иптәш кызым гөмбә җыярга дип әби-бабасының төп нигезенә, Тукай районы Күктәк-Мирсәет авылына чакырды. Үзем дә авыл кызы булганга, гөмбә дигән сүзгә артык исем китмәде. Ял көне атна буе йок­ламаган йокыны туйдырмыйча әче таңнан урманга чыгып китү уе да ошамады миңа. Алай да, ризалаштым. Ә мине анда үзенә бер маҗара көткән икән.

Бер матайда - алты хатын


Иртә белән чык төшкән яшел келәм өсләреннән киерелә-киерелә ишегалдына чыгып килгәндә, йокымны мотоцикл тавышы таратты.
- Әйдә, тизрәк кыймылда, алайса «люлка»да утырасың! - дип ымлады берәү.
Мин чабып чыкканда, матайда биш хатын-кыз утыра иде инде, алтынчысы мин булдым. Ә рульдә иптәш кызымның әнисе - Фирая апа. Чем кара чәчле, күк төсле күзле ханымның таштан яралган икәнен белә идем инде, ә менә матай йөрткәнен башыма сыйдыра алмадым.

- Курыкма, апаем, без шулай матай өстендә үстек инде. 20 чакрымдагы урманга да гел шушы тимер атыбыз йөртте, - дип тынычландырды мине Фирая апа. Төпчек кызы Гөлназ да үзенчә тынычландырырга тырышты:
- Ул-бу була калса, сикереп төшәргә әзерлән - матайның тормозы юк, - дип, миңа күз кысты.

Моны исә мин куркак куянны тагын да кылтырату максатыннан шаярту гына дип юрадым. Татарча әйтмешли, «А зря!». Хәйран юл баргач, инде матайның тимер утыргычы да һәр сикертмә саен авырттырмый башлагач, алгы яктан «Тө-ше-гееез!» дигән тавыш яңгырады. Матайдагылар да берәм-берәм җиргә тәгәрәде. Кеше сикерә дип мин дә тизрәк «люлка»дан таерга ашыктым. Шунда гына мотоциклның чыннан да тормозы юк икәнен аңладым. Шулай сикереп төшеп кенә туктаталар икән аны.
20 чакрымны кирәк җирдән матайдан сикереп, кирәк җирдә этеп барып бик тиз узып киттек без. Менә кая алып кайтырга кирәк икән ябыгасы килгән хатыннарны...

Тимер атыбызны чик­ләвек куагы төбенә яшердек тә, карурманга кереп киттек.

«Бу чып-чын хәзинә»

Урманга кергәч тә, Фирая апа безгә кәкре ботак­лар тоттырды.

- Юлыңа елан очраса, шушы таяк белән алып атарсың, - дип, миңа да берне сузды. Гөмбә җыйганда бу таяктан да алыштыргысыз нәрсә юк икән монда.

Бер кулыбызга пакет, икенчесенә «кәкрүшкә» тотып урманның иң куе ягына юл тоттык. Борын төбендә генә авыз суларын китереп, өем-өем майлы гөмбә, җирән гөмбә килеп чыга. Танышларым ник берсенә кул сузсын.

- Без гади гөмбә артыннан түгел, ә җир мае җыярга килдек, - диде миңа иптәш кызымның апасы Чулпан. Дөресен генә әйткәндә, бу көнгә чаклы җир маеның нәрсә икәнен дә белми идем. Ә ул йомры башлы, аерым бер исле ак гөмбә икән. Эче лайлалы: менә шул лайланы җир мае дип йөртәләр инде халык телендә.

- Бу гөмбә бик сирәк очрый. Бер урында беркай­чан да үсми, һәрвакыт күчеп йөри. Шуңа да аны табуы авыр. Ләкин тапкан кеше өчен моннан да зур байлык юк. Бездә үсүче иң шифалы гөмбәләрнең берсе ул. Җир мае бары дымлы, караңгы, катнаш урман­нарны гына ярата, - дип сөйләде Чулпан апа.

Кайчандыр бу гөмбәне дистә еллар буе урманчы булып эшләгән иптәш кызымның бабасы Мөҗип абый тапкан булган. Яшь чагында урман тирәсен карап йөргән вакытта очраткан сәер гөмбәне Мөҗип бабай тормыш иптәше Әминә әбигә алып кайтып күрсәткән. Әминә әби исә, күп еллар элек кызының сызлаган аякларын, бер әби киңәшен тотып, шушы гөмбә белән дәвалаганын исенә төшергән. Шул көннән урманчы бабай ел саен серле гөмбәне дуслары, туганнары, танышларына алып кайтып өләшә башлаган. Тора-бара кешеләр бер-берсеннән ишетеп, бабайдан үзләре җир мае сорап килгән. Әминә әби гөмбә турында тагын да күбрәк беләсе килеп, бакчачы, галим Фарсель Зыятдиновка хат язып җибәргән. Ул исә, гөмбәнең бик күп төрле сихәте турында язып, «бу чып-чын хәзинә» дигән.

Хәзер бабай да, әби дә инде лаеклы ялда, 80гә якынлашалар. Бабай урманнан китүенә 17 ел вакыт узса да, аны оныта алмый.

- Бу мөмкин дә түгел. Аның каен себеркесе катыш, җиләк, мәтрүшкә исләре үзенә тартып тора. Ниндидер серлелеге җәлеп итә, - ди бабай.

Җир маен кул-аяклар сызлаганда, ревматизм, остеохондроз авырулары вакытында кулланалар. Язва, гастрит авыруларыннан ач карынга иртә һәм кич бер бал кашыгы эчәргә киңәш итәләр икән.

- Кемдер гөмбәгә аракы яки спирт куша, ләкин йомрыны үзен генә куллану мең тапкыр сихәтлерәк, - ди Чулпан апа.

Онкология белән авыручыларга да гөмбәнең ярдәме тия икән. Аның яман чиргә каршы тора алуы, башлангыч чорда чирне бөтенләй дәваларга да мөмкин булуы инде фәнни яктан да дәлилләнгән. Шәйдуллиннарның гөмбәсен берничә ел рәттән кулланып, яман шеш авыруы азуын туктаткан кеше дә бар. Ул хәзер дә алардан чиләк-чиләк гөмбә килеп ала икән.
- Безгә төрле язмышлы кешеләр мөрәҗәгать итә. Ул кешеләрнең авыруын йөрәгебез аша кичерәбез. Бөтенесенә дә ярдәм итәсебез килә. Ләкин гөмбә бөтен кешегә дә килешә дигән сүз түгел бу. Кемдер берничә кулланудан сихәтен күрә аның, ә кемдер айлар буе эчеп тә дәваланалмый. Гөмбәнең һәр кеше организмына тәэсире төрле. Без бары тик урман байлыкларын эзләп табып, кешеләргә өмет бирүче генә, - ди Чулпан апа.

«Кешене эш кенә кеше итә»

Таяк белән кипкән агач яфраклары, ылыс арасын актарып гөмбә эзләгәндә, абага чәчәге риваяте искә төште. Без гөмбәне төн уртасында эзләмәсәк дә, бер урман җимеше табар өчен хәйран көч түгәргә туры килде. Бары тик чын мәгънәсендә түзем, эшчән кешеләр генә карурманны иңеннән буена ерып гөмбә эзли ала икәненә инандым бу көнне. Ә Шәйдуллиннар нәкъ шундыйлардан.

80гә якынлашуларына карамастан, Әминә әби белән Мөҗип бабай бу урман биләмәсеннән кайтып та кермиләр. Үзләренә генә билгеле булган тар сукмаклардан атлап йөрү урман хуҗалары өчен үзенә күрә бер бәйрәм. Ә шунда кемне дә булса дәваларлык җир мае да тапсалар, чын күңелдән сөенә генә алар.

Карт белән карчыкның даны тирә-якка да таралган. Райондашлары Әминә әбинең тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланып, мишәр Әминәсе дип йөртә. Чандыр гәүдәле, ябык кына әби 41 ел буе фермада эшләгән. Ул Татарстанның атказанган сыер савучысы. Мөҗип бабай белән алар соң гына кавыша. Заманында авылның иң данлыклы балта остасы булган егеткә күпләр кызыга. Ләкин ул Әминә әбине сайлый. Алар шулкадәр пар килгәннәр, бабай баянын сыздырып җибәрсә, карчыгы аңа кушылып җырлый да башлый. Яшь чаклары шулай гөрләшеп, сәхнәләрдә чыгыш ясап та үткән аларның. Әминә әби Тукай районының мактаулы кешеләре китабына кертелгән.

Шәйдуллиннарның кызыксынулары бер гөмбә белән генә чикләнми. Җәй буе җиләк-җимеш, шифалы үләннәр дә җыя­лар.

Гөмбә җыярга да остарып беткән үзләре. Урманга күзләрен бәйләп кертеп җибәрсәң дә, адашмыйча бер кәрҗин җыеп чыгачаклар. Мин эңгер-меңгердә гөмбә актарып азапланганда, алар җир маен борыннары белән тоеп җыя.
- Өлгергән гөмбә үзенә күрә бер аерым ис чыгара. Ул ис 15-20 метрга кадәр тарала. Бер гөмбә тапсаң, аның тирәсендә башкаларны да эзләргә кирәк, - ди Чулпан апа.

Җир маеның исе тәмсез диләр. Шулхәтлек тырышып эзләп тапкан гөмбәнең исе миңа, киресенчә, үзгә булып тоелды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading