16+

Җирне яңача бүләләр

Киләчәктә җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерергә кирәк булмаска мөмкин. Россиянең Икътисад министрлыгы җирләрне категорияләргә түгел, ә зоналарга бүләргә тәкъдим иткән закон проектын әзерләгән. Яңа кагыйдәләрнең гамәлгә керүен аеруча да авыл җирендә яшәүчеләр көтә.

Җирне яңача бүләләр

Киләчәктә җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерергә кирәк булмаска мөмкин. Россиянең Икътисад министрлыгы җирләрне категорияләргә түгел, ә зоналарга бүләргә тәкъдим иткән закон проектын әзерләгән. Яңа кагыйдәләрнең гамәлгә керүен аеруча да авыл җирендә яшәүчеләр көтә.

Россиядә җирләр, белүебезчә, торак пункт җире, авыл хуҗалыгы, урман һәм су фонды, махсус сакланучы территория җире, запас җир, сәнәгать, транспорт җире кебек категорияләргә бүлеп йөртелә. Киләчәктә исә алар зоналарга бүленәчәк. Бу эшне җирле хакимият башкарачак. Кайсы зонада нинди эшчәнлек алып барырга яравын да алар хәл итә. Ә менә эшчәнлек төрләренең классификациясен Федераль хакимият билгеләргә тиеш була. Әлеге закон проектының төп максаты - төзелеш өчен булган киртәләрне киметү. Документта авыл хуҗалыгы җирләренең аеруча әһәмиятле өлешләрен саклау турында әйтелә. Мондый җирләр турындагы мәгълүмат Федераль реестрга кертелер, мөгаен. Аларның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү хакындагы карарларны Федераль хакимият кенә кабул итә алачак. Ә башка төр авыл хуҗалыгы җирләрен куллануны төбәк хакимияте көйләячәк. Документта мондый җирләрдә төзелеш масштаблары да билгеләнгән: анда өч каттан биек булмаган бер торак йорт кына салырга рөхсәт ителәчәк. Ул күпме урын алып торачагын да хакимият билгеләргә тиеш була. Яңалыкны 2016 елдан кертергә тәкъдим итәләр.
Хәзерге вакытта, җирләр категорияләргә бүленгәндә көндә, аларны бары тик шул билгеләнгән максатларда гына кулланырга ярый. Җир авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән икән, ул бары шуның өчен генә кулланылырга тиеш. Анда торак төзергә рөхсәт ителми. Моның өчен аны башта авыл хуҗалыгы билгеләнеше категориясеннән торак пункты җирләре категориясенә күчерергә кирәк. Моның өчен җитди нигезле сәбәп булырга тиеш. Бу яңалыкка карата фикерләр нинди икән?
Фәнил Ибениев, Балтач муниципаль районы башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе:
- «Мин бу яңалыкка уңай карыйм. Җирне бер категориядән икенчесенә күчерүгә килгәндә, 2012 елда без 200 га җирне авыл хуҗалыгы билгеләнешеннән торак пункт категориясенә күчердек. Бу күп балалы гаиләләргә җир бирү өчен эшләнде. 2013 елдан исә ул расланган генераль план аша гына башкарыла».
Мөнир Абдуллин, Мари Эл, Бәрәңге районы, фермер:
- Бер караганда, авыл хуҗалыгы җире икән, ул шуның өчен генә кулланылырга тиеш тә кебек. Әмма кайбер вакытта искәрмәләр дә була бит. Мәсәлән, мин үземнең авыл хуҗалыгы җирендә кечкенә генә бер цех ачып җибәрергә телим. Шунда ук тимердән капка-коймалар да эшлисем килә. Фермерның табыш китерә торган вакыты җәй көне генә бит, ә кыш буе нишләргә кирәк? Ләкин моны әлегә тормышка ашырып булмый, һаман төрле киртәләргә юлыгам. Җирләрне категорияләргә бүлү бетсә, авыл хуҗалыгы җирендә дә торак төзергә рөхсәт булса, моннан күпләр файдалана алыр иде».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading