Шәһри Казан

Иске Актау - "Шәһри Казан" татар авылларын барлавын дәвам итә

Бу авыл 1934 елдан Оренбург өлкәсе Новосергиевка районына керә. Әдәбият сөючеләр хәтерлидер, Шамил Усмановның «Легион юлы» әсәре шушы Новосергиевка станциясендә булган вакыйгалардан башлана. Аклар (казаклар) монда һөҗүм итеп, тимер юлны сүтеп киткән булалар. Бу төбәк авыллары 1919 елга чаклы казачий авыллар белән чиктәш булганнар. Сүз Урал тауның иң көньяк-көнчыгыш өлешендәге...

Бу авыл 1934 елдан Оренбург өлкәсе Новосергиевка районына керә. Әдәбият сөючеләр хәтерлидер, Шамил Усмановның «Легион юлы» әсәре шушы Новосергиевка станциясендә булган вакыйгалардан башлана. Аклар (казаклар) монда һөҗүм итеп, тимер юлны сүтеп киткән булалар. Бу төбәк авыллары 1919 елга чаклы казачий авыллар белән чиктәш булганнар.
Сүз Урал тауның иң көньяк-көнчыгыш өлешендәге «Меловый сырт» (Акбур таулары) дип исемләнгән таучыклар тезмәсе арасына сыенган авыллар турында бара. Шулар арасында Казан губернасыннан Оренбург губернасы бүленеп чыккан (1734) елларда барлыкка килгән Актау авылы да була. Исеме элек ак башын күккә чөеп, ерактан күренеп торган Актауга (акбур тавына) мөнәсәбәтле. 18 йөз ахырларында бу тирәләргә Эчке Россия губерналарыннан руслар да күпләп күчерелә башлагач, авыл халкы, үз җирләрен кешегә бирмәс өчен, Иске һәм Яңа Актауга бүленә. Аларның аралары 7 чакрым гына. Ләкин ул хәйлә генә аларны яңа күршеләр килүдән коткарып кала алмый. Хәзер Бозаулык суы буе татарлары бу авылларны «Искеавыл», «Яңавыл» дип йөртергә күнеккән. Актау исеме ул ике авылның тарихында һәм рәсми русча язмаларда (Старая Белогорка) гына сакланып калган.
Оренбург губернасын оештыру һәм яңа торак урыннарын булдыруда актив катнашкан Котлугмөхәммәд Тәвкилев (1674-1766) эзләре дә чамалана биредә. Хәзерге район үзәге (1870 еллардан тимер юл станциясе) дә элек «Тавкилев брод» (Тәвкилев кичүе) дип йөртелгән. Актаудан 35 чакрымдагы ул торак пункты 1738 елда, Актау авылы 1743 елда нигезләнгән. Актауга татарлар килеп утырганчы, 1741 елдан анда ике гаилә староверлар Каршурман читендә җир куышларында качып яткан була. Татарлар алардан бер чакрым аскарак, Иртәк елгасының башлангыч ике инеше арасына килеп урнашалар. Иртәк елгасы авылдан «иртәнге якка» таба юл алып, хәзерге Уральск шәһәренә җитмәстән, Уралга коя. Актау битләүләреннән көньяк-көнбатыш тарафка агып төшүче инешләр исә, Яңа Актау авылына җитмәстән, Бозаулык елгасын хасил итеп, Иделгә таба юл тоталар.
Бу ике авыл картлары әүвәл ата-бабаларының Сембер белән Казан аралыгы тирәләреннән булганлыкларын сөйләгәннәр. Хәзер инде ерак ватандагы авыл исемнәрен хәтерләүчеләр юк. Актау баштарак елларда Җаек буе атлы казаклар сословиесенә кертелгән була. 18 йөз ахырларында, Җаек елгасыннан 100 чакрымлык яңа чик сызылгач, авыл халкы ул сословиедән төшеп кала. Актаудан 10-12 чакрымнардагы Кындызлы (Бакайка), Варшавка һәм башка авыллар 1919 елга чаклы атлы казаклар авылы саналды. Элекке татар авылы Мостай (Совет чорында район үзәге) шул тирә казачий авылларын берләштергән «казачья станица» була. Гражданнар сугышы елларында атаман Дутов атлы казаклары шул авыллар тарафыннан ике Актау һәм Аюлы (Медведевка) авылларында урнашкан Казан мөселман полкы (1918) белән 1 нче татар укчылар полкына (1919) каршы бик хәтәр һөҗүмнәр оештырганнар. Ул өч татар авылы тирәлегендә шул елларда бик күп «Казан ягы кешеләре» һәлак булган. 1 нче татар укчы полкы Искеавыл янәшәсендәге Комтау итәгендә тар-мар ителә. Шул вакыйгаларга бәйле рәвештә минем әбиемнең атасы - Рәхматуллин Фәхретдин дә 1919 елда гүр иясе була. Ул яралы кызылармеецларны 20 чакрымдагы Гамалеевка станциясенә илтеп куярга тиешле олаучылар төркеменә мобилизацияләнгән була.
1785 һәм 1802 елларда ике зур төркем «переселенецлар»ны да Актау җиренә китереп утырталар. Аларның күпчелеге Пенза губернасы рус милләте вәкилләре булганлыктан, авыл халкы бүген дә аларны «пензяклар» дип атап йөртә. Авылның түбәнге татар очы белән «пензяклар» аралыгында элекке ике гаиләдән үрчегән 30лап йортта староверлар да яши. 1950 елларга чаклы староверларның үз аерым каберлеге - «мазарстаны» да булган.
Авыл халкының саны элек төгәл ачыклан­маган. 1950 елларда татарлар очында 120ләп, руслар очында 135-140лап йорт исәп­ләнгән. 2002 елгы исәп буенча, авылда 960 кеше яши. 1952 елда өч колхоз: «Игенчеләр», «Горняк», «Долина» берләшкәч, «Победа» артеле хасил була. Ул зур хуҗалыкның җитәкчеләре исемлегендә ике милләт вәкилләре дә бар. Уртак авыл советы рәисе буларак чирек гасыр чамасы Габделхак Сөбханкулов эшли. 1919 елдан авылда 7 сыйныфлы ике мәктәп була. Хрущев чорында милли мәктәпләр язмышына кагылышлы карар кабул ителгәч, алар 1963тә бергә кушыла һәм рус телендә укыта торган урта мәктәпкә әверелдерелә. 1989 елгача ул мәктәп директоры вазифасын Миңнеәхмәт Сөбханкулов башкара.
Татар очындагы мәчет Х1Х гасыр башыннан эшли. Мөселманнар зиратында бу авылда 40 һәм 26 ел мулла булган ике шәхеснең каберләре сакланган. Бер үк вакытта алар 7 сыйныфлы мәдрәсә мөдәррисе вазифаларын да үтәгәннәр. Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында өч авыл, шул исәптән «казачий Бакайка» балалары да укыганнар. 1926 елда вафат булган, ике кияве дә мәдрәсәдә хәлфә вазифаларын үтәгән Габдулла мулла нәселе авылда әле дә бар. Шул хәлфәләрнең берсенең оныгы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлек­лесе Роберт Шакир улы Шәмгунов - күпләребезгә таныш шәхес.
1880 елларда авылда зур мәчет төзелә. Аны төзүне оештыручы, иганә кылучы Фәхретдин бабабызның атасы, авылның абруйлы кешесе Бакый бай Рәхмәтуллин булган. Аның байлыгы тырыш игенче булуыннан килә - ике хатыннан туган тугыз ул аңа зур чәчү мәйданнарын биләргә мөмкинлек биргән.
Бабабыз төзегән мәчет һәм аның биләмәсендәге элекке мәдрәсә биналарында 1920-1963 елларда татар мәктәбе эшли. 1964 елда авыл уртасында яңа мәктәп бинасы төзелгәндә элекке мәчет бүрәнәләре дә кулланыла. Ә 1996 елда авылда яңа мәчет ачылды.
1930 еллардан Актау акбуры, районда урнашкан промкомбинат тарафыннан эшкәртелеп, бөтен илгә таратыла башлый. Ләкин ул эштә авыл халкы катнашмый диярлек. 1980 елларда Татарстаннан килгән нефть чыгару белгечләре авыл тирәләрендә зур эзләнү эшләре башкара. Хәзер бу район биләмәсендә уннан артык нефть скважиналары эшли. Шуларның берсе - Иске Актау җирендә.
Бу төбәк археологик хәзи­нәләргә дә бай. 1950 елларда Иске һәм Яңа авыллар аралыгында сармат кабиләләренә караган ике курган тикшерелә. Авылдан утыз биш чакрымнардагы бер урында табылган кыпчак бабалар балбалы һәм башка истәлекле тарихи әйберләр хәзер музейларда саклана.
Бу авылда әтием, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе Лирон Хәмидуллинның яшүсмер еллары узган. Бабабыз Хәйдәр Бөек Ватан сугышында 1943 елда һәлак булгач, әбиебез Бибиҗиһан, өч улын ияртеп, туган авылына кайта. Арада иң өлкәне әтием була...
Иске Актау зиратында
Сәхифәне Татар энциклопедиясе
һәм төбәкне өйрәнү институты әзерли.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: