16+

Июль башында "Кыр көне - 2020" күргәзмәсе узачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмәсе узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмәсе узачак.

Яңа коронавирус инфекциясен таралуны булдырмау максатында, әлеге чара Роспотребнадзор күрсәтмәләренә таянып үтәчәк.

“Кыр көне – 2020” Лаеш районында ачык һавада узачак. Биредә авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән турыдан-туры танышырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге чарада шулай ук «Үсемлекчелек», «Агросәнәгать комплексын инженер-техник яктан тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АСКын цифрлаштыру» буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтеләчәк.

Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексын үстерүдә актуаль мәсьәләләр буенча күргәзмәдә катнашучыларның эшләре бәян ителәчәк, мастер-класслар уздырылачак.

 «Кыр көне - 2020» күргәзмәсенең  максаты авыл хуҗалыгы тармагындагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, хезмәтчәннәрнең эшлекле багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтә урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерүдән гыйбарәт.

Бу чара Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында) үтәчәк.

Күргәзмәдә катнашу өчен 8(843)221-77-91 телефоны яки expo.racin@tatar.ru электрон почтасы аша белешмә алырга була.

Фото:http://agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading