16+

Кайсы районда яңа бәрәңге авыз итеп карадылар икән: «Ел саен 5 июльдә яңа бәрәңге казып карыйм»

Узган атнада бөртекле культураларны суктырырга керештеләр. Аларын төгәлләгәч икенче икмәк уңышын җыеп алу турында уйланырлар.

Кайсы районда яңа бәрәңге авыз итеп карадылар икән: «Ел саен 5 июльдә яңа бәрәңге казып карыйм»

Узган атнада бөртекле культураларны суктырырга керештеләр. Аларын төгәлләгәч икенче икмәк уңышын җыеп алу турында уйланырлар.

Быелгысы елда анысы сынатмасмы? Яңгырларга тансыклаган районнар да юк түгел. Артык кыздыра, корты котыра, дигәндәй, ә менә яңгыры зарыктыра... Кайсы районда яңа бәрәңге авыз итеп карадылар икән, укучыларыбыздан шуны белештек. 

Мөхәррәм Мөхәмәтҗанов, бакчачы-блогер, Буа:
– Быел мин 22 апрельдә 15 буразна бәрәңге утырттым, һәрберсенең озынлыгы – 20 метр. Ажур, Лидер, Королева Анна – бакчамдагы яңа сортлы бәрәңгеләр. Өлгерешләре бер чама – 80-95 көн, утыртып 40 көн үткәч ашый башларга да була. Миндәге сортлар бер төптән 16шар бәрәңге бирсә, яңаларында 26шар бүлбе ярала. Алар крахмаллырак, ягъни эрмеклерәк. Фитофторозга бирешмиләр, сакланышлары әйбәт. Королева Анна орлыгын бер метрга өч кенә бүлбе салдык. Бәрәңгене туфрак 12-15 градус җылынмый торып, утыртырга ярамый диләр дә, минем моңа ышанычлы нигез тапканым юк. Бәрәңге туфракта 4-5 градуста үсә башлый. Нәкъ менә салкын туфракта көчле тамыр системасын формалаштыра ул. Өске сабакларын кирәк кадәр тамыр суммасы җыйгач кына чыгара башлый. Яхшылап бүрттереп утыртылган булбе күп сабак чыгаруга хәзерләнә. Әгәр дә бәрәңге тишелеп, беренче сабакларны кырау суга икән, борчылырга кирәкми, аста чыгып җитмәгәннәре көтә. Яшермим, орлыкны агулап утыртам, үстергәндә тиешле ашламасын да кулланам. Ел саен 5 июльдә яңа бәрәңге казып карыйм. Быелгы уңыш та әйбәт. Зарланырлык түгел. Бер төптән 16шар бүлбе яралган. Арасында каз йомыркасы кадәрлеләре дә бар. Төрле зурлыктагы бүлбеләрнең өлгереп җитәргә вакыт бар әле. Кайберәүләр бәрәңге уңышы мулрак була дип, аның чәчәген өзеп азаплана. Юк эш! Аптыратмагыз үсемлекне, өстәмә яра салмагыз. Бәрәңге арасын таптап йөргәч, анда бер әйбер дә үсмәячәк. Аңа йомшак туфрак, үсәр өчен кислород кирәк. Бәрәңге арасын бер таптап үтү дә уңышны 5-10 процентка киметәчәк.

Хөрия Җиһаншина, Буа, Яңа Чәчкаб авылы:
– Быел бәрәңгеләрне, су төшә дип, баздан иртә чыгардык, теплицага куеп торган идек, шул сәбәпле үрделәр. Үргәч, иртә утырттык. Ике төрле сорт үстерәбез, исемнәрен белмим, берсенең күзләре бик күп, тирән күзле дип йөртәбез. Иртә өлгерә. Икенчесен шома күз дип атыйм, күзләре сирәк, тирән дә түгел. Бездә берничә көн элек кенә әйбәтләп яңгыр яуды, Аллаһыга мең шөкер! Бәрәңге уңышы уртача, ләкин ваграк әле. Тәме тәмле үзенең! Яралышы күп – шунысы сөендерә. Тагын хәерле яңгырлар яуса, үсәрләр дигән өмет бар. Әле менә бу яңгырлар яумаса, нихәлләр булыр иде...

Тәнзилә Насырова, Арча, Шура авылы: 
– Ел да бәрәңгене августларда гына казып карыйбыз. Быел да ашыкмадык. Өч төрле сорт утыртабыз, елына карап, берсе уңмаса, берәрсе уңа аның. Кортын җыеп хәлдән тайгач, агуладык, болай агу белән эш итәсе килмәгән иде дә. Бәрәңге шау чәчәктә, моңаешып утыралар. Яңгыр юк бит, дымга тилмерәләр, безнең яшьтә су сибеп йөреп булмый. 

Илсөяр, Яңа Чишмә, Чаллы Башы авылы:
– Бәрәңгене алып караганым юк әле, алабуталарын йолкыганда гына тамырларына ияреп берничә бәрәңге килеп чыкты – тавык йомыркасы кадәр. Авыл халкыннан да шундый сүз ишеткәч, бер безнеке генә вак түгел икән, дидем. Яралган вак бәрәңгеләр күп ди, авылдашлар. Аларына үсәр өчен яңгыр кирәк. 

Әлфия Галиуллина, Кукмара, Олыяз авылы:
- Бәрәңге шау чәчәктә. Соң утыртылды быел, шуңа соң өлгерер дә инде. Казып карамадык. Гала сортлы бәрәңге үстерәбез, еллар ничек килсә дә сынатмый иде, быел менә нишләр.

Алсу Сабирова, Аксубай:
- Без быел бәрәңгене өч срокта утырттык. 20 апрель тирәсендәрәк беренчесен утырттык. 20 төпләп иде алары. Әйбәт кенә булып чыкты, июнь ахырында алып, ашый да башладык. Һәр төптән 8-12 бәрәңге чыкты. Гади голланд сорты ул. Шуннан Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗановтан алган Ажур сортын утырттык, май бәйрәмнәре алдыннан. Чәчәкләре күптән коелса да, ямь-яшел булып утыра әле, казып карадык, уңышы әйбәт күренә. 10 майда үзебезнең сортларны һәм башкалардан алган тавык йомыркасы формасындагы (овал) кызыл һәм сары орлыклар утырттык. Алары да матур гына өлгереп килә. Кызылы күп түгел, ләкин эре. Сарысының төбеннән 15шәр бәрәңге чыкты. Берничә төп банан сорты да утырттык, әле ачып карамадык, чөнки авырлык белән, соң гына чыкты. Яңгырлар күп булмады, ләкин вакытында булды дип саныйм.

Гөлнур Шәрәфиева әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading